|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2016 Мәдәният
Казанда К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивален ябу тантанасы уздыФестивальдә барлыгы 8 театр катнашты, 9 спектакль тәкъдим ителде. Тинчурин театрының «Шашкан бабай» абсурд комедиясе фестивальдән тыш күрсәтелде. Дөньякүләм театраль форумда катнашучыларның гомуми саны 130дан артып китте, тамашачылар 3,5 меңләп кеше тәшкил итте. Фестиваль татар, рус, кыргыз, даргин, адыгея, мари халыкларының милли театр сәнгате үрнәкләре белән таныштырды. Тантанада катнашучыларны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде. Ул Казанда үткәрелә торган фестивальләрнең күплеген, төрлелеген билгеләп, шулар арасында милли драматургия театр фестивале аерым урын тота, театр әһелләре, бигрәк тә яшьләр өчен чын мәгънәсендә иҗади лаборатория булып хезмәт итә, диде. Бу тагын бер кат фестивальнең социаль әһәмиятенә дәлил булып тора, дип ассызыклады мәдәният министрының беренче урынбасары.
--- |
Иң күп укылган
|