|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2016 Сәясәт
Татарстанның авыл хуҗалыгы министры итеп кем билгеләнер? (ФОТО)Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләячәкләре хакында хәбәр итә "Вечерняя Казань". Ул сайлау нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасына киткән Марат Әхмәтов урынына килә. Рәхмәтуллинга 39 яшь, ул Кайбыч ягында туып-үскән, ветеринар медицина академиясен тәмамлаган, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Берничә ел һөнәре буенча ветеринария табибы булып эшләгән, аннан соң Кайбыч районының ветеринария оешмасын җитәкләгән, 2012 елдан Кайбыч районы башлыгы вазифасын алып барды. Шулай ук укыгыз: Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовның Дәүләт думасына китүен раслады
--- |
Иң күп укылган
|