поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.10.2009 Фаҗига

ГҮРГӘ ИЛТКӘН ЮЛ

Ике ай элек Казанның Мәскәү базары янында булган коточкыч аварияне ишеттегезме? 170 км/сәг белән баручы “Киа Рио” машинасы эвакуатор астына килеп керә. Нәтиҗәсе – алты студент үлеме! Яшьләрнең иртәнге 4кә кадәр туган көн бәйрәм итүе шундый фаҗига белән тәмамлана. Машина йөртүченең 53 метр буена тормозга басып баруы да коткара алмый. Ике егет һәм өч кыз шундук җан бирсә, бер кыз атна буе комада ята... Кызганычка, дусларыннан берничә көн аерма белән аны да җир куенына тапшыралар. Әлеге юл һәлакәтенең фотоларын интернеттан карап утырганда да тәннәр чемерди. Белгечләр әйтүенчә, бу – соңгы ярты елда Татарстанда булган иң куркыныч авария.

Нигә яшьләр?

 

Дөньякүләм статистика буенча, ДТП нәтиҗәсендә һәлак булганнарның 40%ы - 25 яшен дә тутырырга өлгермәүчеләр. Ни өчен шундый шау-шу куптарырлык юл һәлакәтенең күбесенә яшьләр гаепле? Әйе, тизлек яратабыз, ашыгабыз, кемнедер шаккаттырырга телибез... Татарстандагы барлык аварияләрнең өчтән бере тизлекне арттыру аркасында килеп чыга икән. Юлның мизгел эчендә юк итәргә сәләтле икәнен генә онытып җибәрәбез шул. 7 ай эчендә (гыйнвар – июль, 2009 ел) Русиядә 105 меңнән артык авария теркәлгән. Шуның 6 меңе исерек йөртүчеләр гаебе белән. ДТП нәтиҗәсендә үлүчеләр – 13 мең тирәсе. Димәк, җиде ай саен кечкенә бер шәһәр халкы машинада бәрелеп үлә дигән сүз. Куркынычмы? Ул аварияләрнең эчендә кайнап, якыннарының өзгәләнүен күрсәң, тагын да куркынычрак. Ике әнинең суд бинасының ике ягында елавы, бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җитүе... Хәзер сезгә дә шул җанөшеткеч хәлләр турында сөйлим.

 

Әкияттәге бала кебек...

 

Игорь белән Станислав Герасимовлар – игезәк. Кызганычка, әтиләре улларының үскәнен күрә алмыйча, алар кечкенә вакытта ук гүр иясе була. Әни белән әбисенең куанычы һәм юанычы булып үсә Игорь һәм Стас. Исем-фамилияләре русныкы булса да (әтиләре керәшен татары – Л.З.), егетләр Казанның Идел буе районындагы 10нчы мәктәбе татар классында укый, шартлатып татарча сөйләшә. Хәтта газетада да: “Әкияттәге ике малай кебек”, – дип мактап язалар үзләрен. “Сабантуй” газетасында 12 ел элек басылып чыккан язмада:

 

“Иртән пардан киенеп, пар сумкалар асып мәктәпкә китәләр дә “5”леләр тутырып кайталар. Алар белән очрашып сөйләшергә яратам, ниндидер бер нур, җылы бөркелә үзләреннән.

 

– Укытучыларыгыз бутамыймы соң сезне? Дәрескә кем әзерләнгән, шул җавап бирәдер инде, чиратлашып әзерләнеп йөрисездер? – дим хәйләкәр елмаеп.

 

– Ялганнарга ярамый бит, әби гөнаһ була ди, – ди Игорь.

 

Әйе, алар беренче карашка гына бер-берсенә бер тамчы судай охшаган кебек. Якыннанрак танышсаң, Игорь сөйләшергә ярата, ягымлырак. Стасик җитдирәк, Игорь математиканы ярата, Стасик – әй, буталдым инде... Икесе дә әниләрен, әбиләрен ярата, монысы бәхәссез”, – ди Й.Шәрапова.

 

 Мәктәптән соң Стас техникум тәмамлый, аннары Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә, Игорь Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Шулай итеп, әниләре Галия апаның парлы сөенече үсеп тә җитә. Мәктәпне тәмамлауга биш ел узгач, классташлар очрашуга җыела.

 

– Анда әйткән тостлары бүген дә истә. “Урамда берәр классташны күрсәгез, башны иеп, күрмәмешкә салышып узып китмәгез. Ерактан ук исәнләшеп, килеп кочаклап, хәлләрне сорашыгыз. Шул очракта сезгә дә, классташыгызга да күңелле булыр”, – диде Игорь. Икесе дә шуклар иде. Күңелсезләнеп утырганны күрсәләр, кәефне күтәрергә, шаярырга тотыналар, – дип сөйләде классташлары Гөлназ Шәйхетдинова.

 

Егетләрнең йөргән кызлары да була. Стас гаилә корып җибәрү турында уйлый башлый, Игорь диплом эшен төгәлли... Яңа машина алу өчен искесен саталар. Кыскасы, гөрләп торган планнар белән яшиләр!

 

28 апрельдә тиз арада каядыр барып кайту өчен, иптәш егетенең “ундүртле” машинасын алып торалар. Әниләренә: “Борчылма, ике сәгатьтән кайтабыз”, – дип кичке җиделәр тирәсендә өйдән чыгып китәләр. Әйләнеп кайту гына язмаган икән шул.

 

Игезәк сыңарсыз яшиме?

 

ГАИның үзәк бинасы тирәсендә – коточкыч авария. Оренбург трактыннан 139 км/сәг белән баручы (соңыннан йөртүчесенең канында алкоголь табылган – Л.З.) “Хонда Цивик” машинасы яны белән “Киа Соренто”га ышкыла. Нәтиҗәдә, “Хонда” каршы як полосага “очып” чыгып, баштан “Калина”га, аннары “ундүртле”гә чәпәлә. Машиналар танымаслык хәлгә килә, әлеге бәрелешүдән янгын чыкмавын да могҗиза, дип атыйлар. “Ундүртле”дә булган 22 яшьлек Игорь шундук үлә, ә Стас белән “Калина” йөртүче кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. Игезәк сыңарының үлүен аңлаган Стас нишләргә белми. Игорьның гәүдәсе янына утырып: “Абыем, тор, тор инде!” – дип өзгәләнүче егетне хәтта “Ашыгыч ярдәм” машинасына да утырта алмыйча интегәләр. Карап торган кеше сау-сәламәт, дип уйлый аны. Ләкин больницада Стасның сап-сары төскә кергән тәнен күреп, табиблар җилкә сикертә. Эчке органнары җәрәхәтләнү, баш мие селкенү, кабыргалары сыну – болар аңа куелган диагнозның чәчәге генә. Операция өстәленә ятканда әйткән соңгы сүзе йөргән кызына була: “Елама, сөйгәнем. Больницадан чыгам да өйләнешәбез”. Аннары өч сәгатьлек операция, ике тапкыр йөрәге туктап алу, баш миенә кан саву... Тиздән реанимациядә Стас та бертуганы янына китә.

 

Игезәкләр бер-берсеннән башка яши алмый, диләр. Әллә, чыннан да, дөрес микән? Кайда егылачакны белсәк, салам җәеп куяр идек тә бит...

 

Егетләрне җирләргә килгән халыкның хисабы, машинаның иге-чиге булмый. Каберләр чәчәккә күмелә. Игорь белән Стасның туганнары гына 100 мең сумнан артык акча җыеп бирә. Ә гаепләнүче як – Гарифуллинның күңеле тынычлык таба алганмы икән?

 

– Гаепләнүче як килеп, гафу да үтенмәде, ичмасам. Фаҗигадән соң ике ай үткәч кенә гаепләнүченең әтисе шалтыратты. Хәлем начар булганлыктан, адвокатым белән сөйләшергә куштым. Шуннан соң шалтырату да, хәл белешү дә, ярдәм тәкъдим итүче дә булмады. Ярый әле малайларның классташлары, дуслары, туганнар матди һәм рухи яктан булышты, аларга рәхмәт. Судның беренче утырышларында да Гарифуллиннар канат җәеп, безне гаепле итеп калдырмакчы иде, - ди Галия апа, күз яшьләрен тыя алмыйча.

 

Сөргенгә!!!

 

“Хонда Цивик” машинасы Артур Гарифуллинныкы була. КДУда укучы әлеге егетнең шушы көнне түгәрәк дөньясы кителеп төшә. Артур авариядән соң ук кулга алына, аңа карата җинаять эше кузгатыла. Канында алкоголь табылуның да сәбәбе гади икән. Ул 27се көнне, ягъни фаҗигагә бер көн кала, 21 яшен тутырган. Бәйрәм итү дә озаккарак сузылган, күрәсең.

 

Артурга тикшерү изоляторында биш ай утырырга туры килә. Эшне Казанның Идел буе район суды тикшерә. Гарифуллиннар әлеге эшне махсус тәртиптә тикшерергә ниятли. Ягъни суд шаһитләр белән адвокатлардан тыш үтә һәм андый очракта җәза да күпкә йомшаграк була. Ләкин игезәкләрнең әнисе Галия Герасимова мондый ысулдан баш тартып: “Гаепле тиешле җәзасын алсын”, – дип кырт кисә. Айлар буена күчерелеп килүче судның карарын, ниһаять, 1 октябрьдә ишеттек. Артур Гарифуллинны Җинаять кодексының 264 маддәсе нигезендә хөкем иттеләр (“Исерек килеш юл кагыйдәләрен бозып һәм транспортны эксплуатацияләп, саксызлык нәтиҗәсендә ике һәм аннан да артыграк кешенең үлеменә китерү”). Ә җәза – 8 ел сөрген!

 

Иң гаҗәбе – ике як та суд карарыннан канәгать калмады. Гарифуллиннар коточкыч күп дисә, Герасимова сөргенне азсынды. Икесе белән дә аерым-аерым сөйләштем, ләкин суд хакындагы фикерләре тәңгәл килде. “Теге як бөтенесен сатып алган, шуңа шундый нәтиҗә чыгардылар”, – дип бер-берсен гаепләделәр. Һәркем өчен үзенеке үзәктә инде.

 

Әлбәттә, сөргенне төрмә белән чагыштырып булмый, гаепле күпкә яхшырак шартларда яшәячәк. Ләкин закон буенча авария сәбәпчесенә катгый җәза бирделәр. Чөнки әлеге маддә нигезендә максималь срок – 9 ел сөрген. Бу карар турында юрист Фидрат Мәҗитов та фикерен белдерде:

 

– Минемчә, бу гадел хөкем. 8 ел буена “кармакта” утырып, күзәтү астында яшәү бер дә җиңел түгел. Аз гына кыек адым рәшәткә артына илтәчәк, дигән сүз. Яшь кешенең төзәлергә мөмкинлеге булырга тиеш.

 

Артур үтерүчеме?

 

– Шундый фаҗигадән соң ни өчен Галия Герасимованың хәлен белергә бармадыгыз? – дип сорыйм Артурның әнисе Татьяна Гарифуллинадан.

 

– Шалтыраткач, адвокат аша аралашырга кушты. Аннары, судны махсус тәртиптә уздыру өчен, 200 мең сум тәкъдим иттек. Әмма ул аны азсынып, 400 мең сорады. Ул кадәрен таба алмадык. Статистиканы карагыз, моның ише аварияләр Казанда буа буарлык. Тик ни өчендер безнеке белән генә журналистлар кызыксына, шулкадәр матбугат чарасы яктырта, – дип тезеп китте ул, күз яшен сөртеп.

 

– Ләкин улыгыз исерек килеш рульгә утырган, бер ананың ике баласын юк иткән. Артур берничә елдан сөргеннән кайтыр, ә Стас белән Игорьның әнисе берүзе калды. Балагызны гаепсез дип саныйсызмы әллә?

 

– Артур – бердәнбер балабыз. Суд аның үз гаебен тануын да, үкенүен дә, моңарчы хөкем ителмәвен дә исәпкә алмады. Безне ныграк интектереп, уллары барыбер кайтмый бит. Нишләтик соң инде? Артурның машинасы “Хонда” булмаса, ул да исән калмас иде. Улым укып эшләде, үзе машина алды. Хәзер 10 меңнән артык кредиты миңа килә, ничек түләп бетерермен...

 

– Бу – бәхетсез очрак, үтерү түгел. Суд карары да булмаган өстенә Артурны телевидениедән “үтерүче” дип атадылар. Моны ничек аңларга? Аның маддәсе дә 105 түгел, ә 264 бит. Биредә, гомумән, махсус үтерү турында сүз бармый, – дип сүзгә кушылды Артур Гарифуллинның дуслары.

 

 Ничек кенә хәленә керергә тырышсак та, күңел белән А.Гарифуллинны аклап булмый. Исерек машина йөртүче – ул инде җинаятьче дигән сүз. Тамагын да тыя алмасын, шул ук вакытта руль артыннан да чыкмасын, тизлеген дә киметмәсен... Артур сөргеннән кайтыр, тормыш корыр, әти-әнисенә олыгайган көннәрендә терәк булыр. Ә Галия апаны юатырлык сүз табылмый. Улларының купшы туе урынына купшы җеназа үткәрергә туры килде аңа. Хәзер ул ялгыз әнисен тәрбияли. Картлык көнемдә ышаныч булырлар, дип үстергән әзмәвердәй ике улы җир куенында. “Аларның үлеменә һаман ышанып булмый. Каядыр киткәннәр дә менә-менә кайтырлар төсле. Ләкин улларым – юк, кайтмыйлар да! Һәм моны берничек үзгәртеп булмый”, – дип өзгәләнә ана.

 

Сүз уңаеннан. Мондый фаҗигаләр, бердән, исерек йөртүчеләрне барласа, икенчедән, безнең юлларның дәрәҗәсен ачып сала. “Каршы як полосага чыгу – коточкыч нәтиҗәгә китерүче юл һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе”, – дип гел искәртеп торалар. Ләкин күп кенә машина йөртүчеләре моны колакларына да элми. Әгәр бер якка өч яки аннан да артык полоса булса, машиналар дүртәр, бишәр рәт булып тезелә. Шуннан китә инде каршы якка чыгып узулар, урын бирмәүләр... Әгәр ике як арасында асфальтта сызыклар да булмаса, кемнең территориясе кайда беткәнен күз үлчәме белән аңлап та булмый. Мәсәлән, Павлюхин, Чистай, Вишневский урамнарында даими булып торучы ДТПларның да сәбәбе – каршы як полосага чыгу. Әгәр ике арада металлдан эшләнгән чикләү торса, югарыдагы очраклар, бәлки, булмас иде дә. Чөнки яндагы машинаны узам дип, тимер өстенә берәү дә менмәячәк... Ни өчен куркыныч урыннарда андый чикләүләр юк соң?

 

– Юллар бөтен нормаларны күздә тотып төзелгән. Ә бүлү полосасы мәҗбүри элемент булып саналмый, – диде ЮХИДИның шәһәр эчендәге хәрәкәтен оештыру бүлеге җитәкчесе Глеб Мезин. – Шулай ук ике полосалы юлларда маңгайга-маңгай бәрелешү куркынычы зуррак. Ләкин машина йөртүче визуаль рәвештә юлны полосаларга бүлеп, кагыйдәне бозмаска тиеш.

 

Русиядә ике проблема: начар юллар һәм юләрләр, дигән мәзәк искә төште. Чит илгә барып, андагы юлларга “ах” итсәк, монда кайткач, юләрләребезнең җимерек юлларда йөргән тизлеге шаккаттыра. Юләрләр дим, чөнки шәһәр эчендә 139 км/сәг белән йөрү – кеше гомеренә төкереп карауга тиң. Юллары да, юләрләре дә “дәвалауга” мохтаҗ, нишлисең.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 41 | 14.10.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»