|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2016 Милләт
Милләтебез хәзинәсеГабдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романындагы Юматша исемле персонаж дустына: “Мин, Мансур дус, акыллы кешеләр белән гәпләшергә яратам”, - ди. Менә минем дә, хөрмәтле укучым, шундый гөнаһым бар – бигрәк яратам акыллы, белемле кешеләр белән әңгәмә корырга. “Туган як”та эшләү деверемдә андыйлар белән күп очрашырга, танышырга туры килде. Шуларның берсе – Уразавылда яшәүче күренекле якташ-милләттәшебез, иҗтимагый фәннәр кандидаты, доцент Чингиз Азизов (фотода хатыны Венера ханым белән). Әле педучилищеда укыткан чагында танышып, беренче тапкыр сөйләшкәндә үк ул миндә зур кызыксыну уяткан иде. Интеллигентлы, белемле, бар өлкәдән дә хәбәрдар булган Чингиз әфәнде белән гәпләшүе үзе бер рәхәт. Әле шунда ук аның турында материал язу теләге туган иде. Ниһаять, Алладан вакыт җитте күрәсең, юбилее уңаеннан язып чыгарга булдым. Әйе, агымдагы атнада, 20 сентябрь көнне хөрмәтле аксакалыбыз 85 яшен тутырды. Әлбәттә, олы юбилей, бу яшьтә инде узган гомергә бертөрле йомгак ясарга була. Ә Чингиз аганың ул йомгагы зур, аңарга бик күп вакыйгалар чорналган һәм без аны язма герое белән бераз сүттек. Грибан җидееллык мәктәбен бишлегә генә тәмамлап, Кочко-Пожар педучилищесында дәвам итә ул укуын, аны да гел бишлегә генә бетереп, Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Әлбәттә, анда да гел бишлегә генә укый һәм, әлегечә әйткәндә, кызыл дипломга тәмамлый югары уку йортын. “Белем күпме укысаң да күп булмый. 18нче гасырда Англиядә яшәгән бөек фәлсәфәче Спенсер: “Белем алырга омтылыгыз, белемле кеше җиңелмәс”, - дигән. Безнең татарда да: “Таза кеше берне егар, белемле кеше меңне егар”, - дигән әйтем бар. Шуңа да мин гомер буе белем алырга, булганын арттырырга тырышып яшәдем”, - ди Чингиз абый. Югары белемле укытучыны Киов өлкәсендәге татар авылына җибәрәләр, әмма ул анда ике генә ай эшли һәм армия сафларына алына. Ә инде хәрби хезмәтен намус белән үткәннән соң туган якларына кайтып, Кызыл Октябрь районы Уразавылда эшли башлый. Ул елларда “Знание” җәмгыятьләре була, менә шуның җаваплы секретаре итеп билгеләнә һәм мәктәптә тарих фәнен укыта. Бер елдан яшь белгечне район партия комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп билгелиләр. “Мин һәрвакыт югары уку йортында студентлар укытырга хыялландым, шул хыялымны тормышка ашыру нияте белән Горький педагогия институтына аспирантурага укырга кердем һәм кандидатлык минимумын уңышлы тапшырып, анда укыта башладым”, - ди ул. Әмма яшь, перспективалы белгечне Саров шәһәреннән обкомга килгән зур абзилар – Мәскәү инженер-физика институты (МИФИ) филиалы директоры һәм кадрлар җитәкчесе күреп алалар һәм үзләренә өлкән укытучы кирәклеген әйтеп, бу урынны Чингиз Абдулазиз улына тәкъдим итәләр. Ул ризалаша һәм ике ай бар яктан да тикшерелгәннән соң, анда китә. Саров шәһәре СССРның атом үзәге булганга, ябык, яшерен шәһәр була. Дөресрәге, тарихи исеме 1991 елда гына кайтарыла аңа, ә анда тикле “Москва-центр 300”, соңрак “Арзамас-75”, аннары “Арзамас-16” дип йөртелә бу шәһәр. Шуңа да Чингиз абый турында тулы белешмә туплап, тулаем тикшергәннән соң гына эшкә алалар үзен. Бу инде 1964 елның февраль ае була, ул чакта аның хатыны, ике баласы була инде. Башта ул тулай торакта яши, озакламый бар уңайлыклары булган өч бүлмәле фатир бирәләр һәм ул гаиләсен, әнкәсен дә янына ала. “Әни бездә бәхетле картлык кичерде, яшьли тол калып, күргән михнәтләре өчендер Ходай Тәгалә аңа бу бәхетне бүләк иткәндер. Ул 95 яшендә вафат булды”, - ди Чингиз абый. Саровта ул төрле җирләрдә хезмәт итә - МИФИда укыта, шәһәр партия комитетының агитация-пропаганда бүлеген алты ел җитәкли, дүрт ел шәһәр советы рәисенең урынбасары була, берничә ел мәктәп директоры булып эшли, марксизм-ленинизм университетының директоры була. “Анда эшләгән чакта Мәскәүдән, Горькийдан лекцияләр укырга профессорлар чакыра идек”, - ди Чингиз абый. Шулай ук ул берничә тапкыр шәһәр советы депутаты һәм әгъзасы булып сайлана. Шәһәр партия комитетының беренче секретаре үтенече буенча, партия оешмасы, тулаем шәһәр турында язган китабы әле дә яшерен архивларда саклана. Кая гына эшләсә дә, үз вазифаларын намус белән башкара, бар тырышлыгын куеп эшли. Җитәкчеләр аның хезмәтен һәрчак югары бәяли, күп санлы грамоталары, Рәхмәт хатлары моңа дәлил. 1981 елда Горький шәһәре университетында диссертация яклагач, иҗтимагый фәннәр кандидаты исемен ала, ә ике елдан доцент исеме бирелә үзенә һәм 1995 елга чаклы Саров шәһәрендә институтта доцент булып эшли. Анда яшәгәндә Азизовлар гаиләсе шәһәрдә яшәүче татар диаспорасы белән тыгыз элемтәдә булып, аралашып, кунак йөрешеп яши. “Без, кырыкка якын татар, йөрешеп тора идек. елга бер тапкыр булса да без барысын да җыеп, мәҗлес үткәрә идек. Иң якын дусларыбыз булган Илдус Исмагилов һәм аның гаиләсе белән бергә гомер иттек, хәзер дә аралашып яшибез. 23 сентябрь көнне ул да үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, без дә барып кайттык анарга”, - ди Чингиз ага. Олыгая барган саен туган яклар күбрәк сагындыра бит һәм Азизовлар да картлыкларын туган якта уздырырга карар кылып, 2001 елда Уразавылга килеп төпләнәләр. Кайтуларының тагы бер сәбәбе – Венера ханымның туганы варис итеп калдырган йортны багып-карап тору. “Без бик бәхетле булдык, күп кенә зур укымышлы кешеләр белән аралашып, вакыйгаларга бай тормыш кичердек һәм мин язмышыма рәхмәтлемен”, - ди Чингиз ага. Венера ханым да аның сүзенә кушылып: “Мин Чингиз белән тагы алтмыш ел гомер итәргә риза, без хәтта бер тапкыр да кычкырып орышмадык”, - диде. Мондый сүзләрне бергә гомер иткән һәрбер пар әйтә алмый торгандыр миңа калса, шуңа да алар үз эченә күпне сыйдырган. Бу сүзләрдә гомер буе сүрелмәгән мәхәббәт тә, бер-берсенә ихтирам да, бер-берсен ярты сүздән түгел, бер караштан аңлау да бар. Ә бит ничек әйтмешли, “нәчәл хатыны” булу бер дә җиңел түгелдер, ул үзенә карата аерым бер вазифа һәм Венера апа ул вазифаны үти белгән. Аларның балалары – аерым горурлыклары. Кызлары Алсу белән уллары Ансар гаиләләре белән Саровта яшиләр. Икесе дә әти-әниләре үрнәгендә тәртипле, тырыш булып үскәннәр, мәктәптә яхшы укып, югары белем алганнар, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Кияүләре Искәндәр белән киленнәре Динараны да гел мактыйлар. Ә инде оныклары шулай ук әби-бабайның аерым шатлыгы, горурлыгы. Алсуның кызы Гөлнара әнисе кебек лингвистик университетны тәмамлап, тәрҗемәче булып эшли икән, ә улы Илдар авыл хуҗалыгы академиясендә эколог белгечлеге алган, хәзер Саровта инженер-эколог булып хезмәт итә. Икесе дә әби-бабайларына берәр оныкчык бүләк иткәннәр инде. Ансарның кызы Расула лицейда, ә улы Азар 1 класста укый. Чингиз ага бирегә кайткач та тик тормый әле – сигез ел педучилищеда укыта, бүгенгәчә җәмгыять эшендә актив катнаша, “Дети войны” район оешмасының рәисе булып тора. “Җиңү көне, бүтән бәйрәмнәр уңаеннан җыелышып чәйләр эчәбез, бу эштә безгә кибетләр, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе гел ярдәм итә. Җыелышканда җырлыйбыз да, елыйбыз да кайчак. Безнең бала¬чак бит бик авыр чорга туры килде, яшьлегебез дә җиңел булмады, шулай да тормыштан тәм табып яши белдек. Педучилищеда укыган еллар гына да мәңге онытылмый. Мин Мансур Хафизов, Әхмәт Аймасов кебек шәхесләр белән бергә укы-дым анда, гомер буе да аралашып яшәдек”, - дип сөйләде Чингиз ага. Аның тулы исеме Чингизхан, малай туса шул исемне бирегез дип әтисе әйтеп калдырган. “Ул бөек Чингизхан турында укып белә булган һәм миңа аның исемен бирүне васыять итеп әйтеп калдырган. Чингизхан яулап алучы, җимерүче буларак тасвирлана, әмма ул андый булмаган, бу тарихчылар исбатлаган факт”, - ди Чингиз ага күп гасырлар элек яшәгән адашы турында. Әңгәмәдәшем бигрәк күп кырлы шәхес, берничә ел элек ул кроссворд төзеп, “Поле чудес” тапшыруында да катнашкан иде, хәтта машина да отып килгән иде. Исегездә булса, без бу хакта язып та чыккан идек. Алар хәзер дә Венера ханым белән тик утырмыйлар – бар уңайлыклары булган өй эче чиста, матур, сиксән өстендәге кешеләр яши биредә димәссең. Күп итеп яшелчә үстерәләр, кышка төрле тозланмалар әзерлиләр, теплицалары да бар. Помидор үсентеләрен дә Венера апа үзе үстерә хәтта. Ул барча хатын-кыз кебек чәчәкләр ярата - өй алдында да ниндиләре генә үсеп утырмый, тәрәзә төпләре дә берсеннән-берсе матур гөлләр белән тулган. нәкъ менә «хәрәкәттә - бәрәкәт» инде була бу. Әлбәттә, дөнья хәлләре белән һәрдаим кызыксынып торалар, илдәге бүгенге хәлләр бигрәк борчый үзләрен. “Үзгәртеп коруга килгәндә, фикер дөрес иде, әмма тактикасы начар булганга бигүк яхшы килеп чыкмады. Нәтиҗәдә, хәзер илдә урлау, ришвәтчелек, җәзасызлык (безнаказанность) хөкем сөрә, халыкның күп өлеше хәерчелек чигендә. Бөек дип саналган артистлар үзләренең тәртибе белән ничә буын яшьләрне бозып бетерде. Ә инде мәгариф системасына килсәк, әйтергә сүз юк бу турыда. Бу БДИлары гына да нигә кирәк иде”, - дип ачынып сөйләде ветеран. Шулай шул, күпне күргән олы яшьтәге аксакалларыбызның дөрессезлектән йөрәкләре әрни, бала-оныклары, барлык яшь буын өчен борчылып яшиләр алар. Без Чингиз аганы чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз, пар канатлы булып, бала-оныкларыгызның кадер-хөрмә-тендә, исән-сау булып тагы да озын-озак кына яшәргә язсын сезгә Ходай. Сез һәм сезнең кебек бөек шәхесләр безнең милләтебезнең йөзек кашы, хәзинәсе, шуңа да тагы да юбилейларыгызны каршы алырга язсын.
Наилә ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|