|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2016 Дин
Мәчет каршында клип төшергән җырчыга карата җинаять эше кузгатылырга мөмкинТатар җырчысы Резидә Ганиуллинаның интернетта зур шау-шу тудырган клибы, дин әһелләрен генә түгел, тикшерү органнарын да игътибарсыз калдырмаган. "Мониторинг вакытында интернет челтәрендә җырчы Резидә Ганиуллинаның "Җаным" җырына төшерелгән клибы ачыкланды, – дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. – Анда җырчы Болгар шәһәрендәге Ак мәчет каршында ярым тонык кием белән шәрыкъ биюе башкара. Шул уңайдан, хатын-кызның әлеге гамәлләрендә җинаять билгеләре чагылыш табарга мөмкин".
Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 148 нче маддәсе турында сүз алып бара. Анда вөҗдан иреге һәм дин хокукларын бозу турында әйтелә. Тикшерү алды эше кузгатылган. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Сүз уңаеннан: РФ Җинаять кодексының 148 нче маддәсенең 1 бүлеге буенча 1 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Шулай ук укыгыз: Ак мәчет каршында биегән Резидә Ганиуллина стриптизёрлыкта гаепләүләргә үз җавабын бирде
--- |
Иң күп укылган
|