|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2016 Мәгариф
Оптимальләштерү Илһам Шакиров укыган мәктәпне дә аямаганТукай районына баргач, Россиянең халык артисты Илһам Шакировның мәктәбенә сугылмыйча кала алмадык. Әлеге мәктәп элеккеге укучылары белән элемтәдә торамы? Ә Илһам абыйның үзенең мөнәсәбәте ничек икән? Дүрт авылга –32 бала!
Оптимальләштерү дигәннәре данлыклы шәхеснең мәктәбенә дә кагылмыйча калмаган. Моннан дүрт ел элек урта мәктәп тугызъеллыкка үзгәртелгән. Бүген анда дүрт авылдан 32 бала белем ала. Яңа уку елында 4 һәм 6 нчы сыйныфларда укучылар юк. Быел беренче сыйныфка 5 бала кабул иткәннәр, 9 нчы сыйныфны да шуның кадәр укучы тәмамлаган. Балалар бакчасына 16 сабый йөри. Бар өмет шул балаларда. Әмма авылда яшьләр бик аз төпләнеп кала икән. Мәктәпнең уку күрсәткечләре яхшы. Укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлап, көллиятләргә барырга тырыша. Тик алар арасында җырчы булырга теләүчеләр юк.
Илһам Шакиров исеме бирелерме?
Мәктәбе бүген башка булса да, Илһам абый башлангыч белемне нәкъ менә шушы авылда алган. Дөрес, ул чакта Сарман районы составында булган. Мәктәп елларына килгәндә, Илһам кечкенәдән бик зиһенле булган, укырга яраткан. Аеруча физика, математиканы үз иткән. Чаңгы ярышларында беренче урынны ала торган булган. Кечкенә Илһамны мәктәптә кичәләрдә җырлатканнар. Клубта узган Чыршы бәйрәмендә иптәшләре килеп: “Син җырлаганда әниләр елап утырды”, – дип килеп әйткәч, аңа уңайсыз булып китә. Әниләрне елатып дөрес эшләмәгән кебек тоела. Аннан укуын 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамак урта мәктәбендә дәвам итә. Бик күп җырлар өйрәнгән ул. Чөнки радио бар, Казаннан концерт бирәләр. Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов җырларын тыңлап илһамланган.
Кулына аттестат алгач, Алабуга педагогика институтына барып, имтиханнар тапшыра. Ләкин “халык дошманы” улына “2ле” куялар. Ләкин күңеле җырга, моңга тартылган егет Казанны сайлый. Музыка училищесының 1 нче курсын тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенә күчә.
Җырчының музее бар
Бүген мәктәптә Илһам Шакировның иҗаты, тормыш юлы турында кызыксынып торалар. Аңа махсус почмак булдырганнар. Ә янәшәдә генә авыл советы бинасында берничә ел элек музей ачканнар. Семинарлар узган вакытта укучылар кунакларны җырчының иҗаты белән таныштыра икән.
Бүген мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Шул ук вакытта балалар саны да аз. “Без Илһам абый исеменнән дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алган булыр идек. Әмма авылларның торгынлык кичерүендә Илһам аганың гаебе юк бит. Мәктәбебез Илһам Шакиров исемен йөртергә тиеш дип саныйбыз. Ләкин исем бирерләр дә аны ябып куйсалар? Илһам абый янында оятлы булуыбыз да бар”, – ди директор Сәлмән Әхмәтҗанов.
Мәктәпне саклап калуның башка юллары да бар. Моннан берничә ел элек авыл янәшәсендә 200 хуҗалыкка исәпләнгән бистә төзү турында да сүз булган. Хәтта аны Яңа Бүләк дип атарга да ризалашканнар. Тик ул хыялда гына калган. Авылдан Чаллы шәһәре дә ерак түгел, нибары 35 чакрым тирәсе. Әгәр кафелар, эш урыннары булса, авылның киләчәге дә булыр иде, ди яңабүләкләр.
Илһам авылы бит ул!
Узган ел авылда мәшһүр җырчының 80 яшен билгеләп үткәннәр. Соңгы тапкыр ул туган авылына 2013 елда чишмә ачарга кайткан. “Илһам чишмәсе” дип кушканнар аңа. Мәктәптә генә түгел, Илһам абыйны авылда да искә алалар. Аның 60 яшенә дип авыл урамнарына асфальт юл түшәгәннәр. 1972 елда мәктәпне дә, Илһам авылында салабыз, дип горурланып төзегәннәр. Мәдәният йортының беренче нигез ташын салуда ул үзе дә катнашкан. Аның дәрәҗәле исеменең файдасы авыл халкына да тигән, димәк.
– Бәлкем, Илһам аганың авылга мөнәсәбәте ике төрледер дә. Шәхес культы чорында авыл тимерчесе, әтисе Гыйльметдин абзыйны кулга алалар. Илһам аганың авылда бушлай концерт куйган чакларын хәтерлим әле. Тирә-як авыллардан җыелган халык клуб эченә генә сыймагач, ул яшел чирәмдә, ачык һавада җырлый иде. Аның татар халкына керткән өлеше авылда концерт куюга гына бәйле түгел. Татар дөньясында бердәнбер “Алтын Аполлон” халыкара премиясе белән бүләкләнгән кеше бит ул”, – дип сөйли директор.
Җырчының нәсел-нәсәбәсе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар да күп икән. Аның нигезе таркалмаган. Абыйсы Кыяметдиннең малайлары бик матур итеп, нараттан ике катлы йорт салганнар. “Илһам абый яшәгән нигез әнә тегендә”, – дип шатланып күрсәтә авылдашлары. “Халык аны зурлады, әмма ул тәкәбберләнмәде, байлык артыннан кумады, сарайлар салмады. Аның алтын сарайлары – халык күңелендә”, – ди алар.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|