|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда гөмбә җыйганда 3 яшьлек бала югалганГадәттән тыш хәл кичә, Федоровск урманында булган. Тәтеш районы Кушкуй авылыннан бер гаилә гөмбәгә барган. Бервакыт әти-әниләре баланы күз уңыннан югалта. Ярты сәгатьләп эзләү нәтиҗәсен бирмәгәч, коткару хезмәтенә хәбәр итәләр. Баланы этләр ярдәмендә Тәтеш, Буа районы коткаручылары, 10 урманчы, Тәтеш көллиятеннән кырыклап студент эзли. Кичке сәгать 5 тулганда малайны урман читендә табып алалар. Бәхеткә, аңа медицина ярдәме кирәк булмый.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
--- |
Иң күп укылган
|