|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2016 Шоу-бизнес
«Болгар кызлары»ның элекке составын күреп булачакАлар октябрь башында “Болгар кызлары”ның 25 еллык юбилее уңаеннан оештырылачак концертка киләчәкләр икән. Бәйрәм чарасында чирек гасыр дәвамында әлеге төркем башкарган популяр җырлар яңгыраячак. – Бәйрәм концертына «Болгар кызлары» төркеменең иң беренче солистлары Альбина Мусина белән Камилә Мифтахетдинова да килер дип көтелә. 2005 елда концерттан кайтканда явыз адәмнәр кулына эләгеп фаҗигале төстә вафат булган хезмәттәшебез Диләрә Мөбәрәкшинаны искә алып «Умырзая» җырын башкарачакбыз. Кыскасы, концертыбыз 25 ел дәвамында яңгыраган җырлар, үзенчәлекле биюләр, хатирәләр белән үрелеп барачак, – дип хәбәр иттеләр Intertat.ru хәбәрчесенә төркем кызлары.
--- |
Иң күп укылган
|