|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2016 Мәгариф
Татарстан мәктәпләрендә гауга чыкканТатарстандагы берничә мәктәптә әти-әниләрнең шәхси мәгълүматлары дөньяга фаш булган. Бу хакта Life.ru язып чыкты. Әти-әниләрнең тулы исем фамилияләре, ИНН мәгълүматлары, туу турында таныклык, пенсия иминият таныклыгы, яшәү һәм эш урыны турындагы тулы мәгълүмат интернет челтәренә килеп эләккән. Бу хакта әти-әниләр үзләре белеп алган. Әлеге хәл белән прокуратура да кызыксынган, дип яза әлеге чыганак. Шәхси мәгълүматны саклау канунындагы таләпләр үтәлмәү буенча тикшерү эше башланган, диелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләрнең шәхси мәгълүматлары электрон мәгариф сайтына эленми, дип аңлатма биргән. Фаразлар буенча, укучының социаль паспорты өчен мәгълүмат җыю белән шөгыльләнгән кайбер укытучыларның ваемсызлыгы аркасында әлеге мәгълүматлар интернет челтәренә эләккән.
--- |
Иң күп укылган
|