|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2016 Шоу-бизнес
Айдар Галимов: "Дима Билан янында "разогрев"та чыгыш ясармын дип беркайчан да уйламаган идем" (ФОТО, ВИДЕО)Бердәм сайлау көне Әлмәттә зур концерт белән тәмамланды. Нефтьчеләр мәйданы көн дәвамында ярминкә, төрле спорт уеннары, күңел ачу чаралары белән гөрләп торса, кичен биредә шәһәр үзешчәннәре, “Голос. Дети” проектында катнашкан Тимур Мусин, Дамир Нуретдинов чыгыш ясады. Һәр чыгыш телеэкран аша күрсәтелгән Әлмәт турындагы фильмнар белән аралашып барды. Нефтьчеләр башкаласы калган калаларга үрнәк булып, ел әйләнәсе кайнап яши, әледән-әле зур проектлар гамәлгә ашырыла, җиңүләр яулана. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов да моны ассызыкламый калмады. Аның дәртле җырларын әлмәтлеләр яратып кабул итте, кушылып җырлады һәм алкышларга күмде. “Я никогда не думал, что буду выступать на разогреве у Димы Билана”, “Озакламый сәхнәдән төшәбез, Дима, бераз сабыр ит” кебек сүзләре белән җырчы юморга бай булуын күрсәтте һәм тамашачылар да моны бәяләми калмады. Һәр җырын, фикерен сәхнәдән русча сөйләп аңлаткан Айдар ахырга таба: “Даже русские начали понимать песни, в переводе не нуждаются, это приятно”, – дип дуслыкка чикләр юклыгын исбатлады.
--- |
Иң күп укылган
|