|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2016 Шоу-бизнес
Зәйнәб белән Зөфәр ни сәбәпле җәен ял итми калганнар?Үзе көз айларын яраткангамы, Зәйнәб яңа концерт программаларын казанлылар өчен нәкъ шушы ел фасылына әзерләргә ярата. Күптән түгел профессиональ сәхнә эшчәнлегенә 25 ел тулу уңаеннан, Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның “Синең өчен” дигән альбомнары дөнья күрде. – Быел җәй көне ял итмичә, яңа программаны әзерләдек. Аерым үзем генә башкара торган җырлардан туплаган программа белән республика районнарында чыгыш ясадым, – ди Зәйнәб.
8–9 октябрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә алар Казан тамашачысы хозурына яңа программаларын тәкъдим итәргә җыена. Аннары аларны Әлмәт, Чаллы, Ижау тамашачысы көтә.
Люция ГАЛИМҖАНОВА |
Иң күп укылган
|