|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2016 Шоу-бизнес
Резидә Шәрәфиева халык артисты булды (ФОТО)Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чыгышын ул ил икътисади, сәяси вакыйгалардан башлады. Татарстан икътисадына килгәндә, парламент җитәкчесе республикада Президентның социаль юнәлештәге 30 программасы гамәлдә булуын, район үзәкләре, авылларның үсеш кичерүен, авыл җирлекләрендә заманча җиһазландырылган медицина учреждениеләре булдырылуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин торак мәсьәләсен дә күтәрде. Аның әйтүенчә, республикада ел саен 400-450 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырыла һәм әлеге күрсәткечне алга таба да киметмәс өчен эш алып барылачак.
“Соңгы 5 елда Татарстанның төбәк тулаем продукты 16,6 %ка артты. Нефтьнең бәясе кимүгә карамастан, без ул шартларда да нефть чыгару чыганаклары белән эшлибез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук нефть эшкәртү заводлары төзелүен, аларның Татарстан икътисады һәм сәнәгате өчен әһәмияте ни дәрәҗәдә булуын да ассызыклады.Тантанага килгән кунаклар арасында мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт идарәсе, фән һәм мәдәният, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы кебек төрле өлкәгә караган белгечләр бар.
Фәрит Мөхәммәтшин күркәм гадәткә әверелгән әлеге чараның әһәмиятен дә билгеләп узды. “Мондый белгечләр булганда республиканың киләчәге өчен борчыласы да юк”, – диде ул.
Илкүләмендәге бүләк – “Ватан алдындагы хезмәте өчен” II дәрәҗә орден медален хезмәт ветераны Рашат Фәттаховка тапшырдылар. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга “Дуслык” ордены бирделәр. Бүләкләнүчеләр арасында җырчы Резидә Шәрәфиева да бар. Аңа “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде. Тантана барышында тырыш хезмәте белән үрнәк булган барлыгы 46 кеше бүләк алды, дип җиткерә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Фото: tat.gossov.tatarstan.ru
--- |
Иң күп укылган
|