поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.09.2016 Дин

Олуг бәйрәм бар җиһанда, Корбан гаете безнең урамда (ФОТО)

Корбан бәйрәме көнне без мөмкин кадәр күбрәк авылларда булып, андагы гает намазларында катнашырга һәм күркәм дини йолабыз мизгелләрен фотога төшерергә тырыштык. Бу иҗади проектыбыз, кадерле укучыларыбыз, сезгә ошармы, юкмы – монысы сезнең ихтыярда, әмма без тырыштык, таң йокыларыбызны калдырып, Сафаҗай белән Петрякста, Кече һәм Зур Рбишчада булдык, Печә белән Кочко-Пожарга кагылып уздык, Грибан белән Камкага кереп чыктык һәм Актук белән Семочкида да эшләдек.

Алла боерса, киләсе дини бәйрәмнәребездә бүтән авылларны да күрсәтәчәкбез һәм хыялыбызда булган башка төбәктәге милләттәшләребезгә барып кайтуыбыз да чынга ашыр дип ышанабыз. Хикмәт – транспортта, чөнки ерак юлга чыгарга яраклы автомобилебез юк әле... Ә Корбан гаетләреннән фоторепортаж белән «Классташлар» соц. челтәрендәге «Туган як» битендә дә таныша аласыз.

Петряксның нәкъ үзәгендә басып торган күренекле вә истәлекле мәчет киләсе елда үзенең 15 еллыгын билгеләячәк. Бәйрәм көнне Мидихат хәзрәт Хайретдинов Корбан гаетенең тарихына кагылып үтте, корбан чалу кагыйдәләре турында сөйләде, рухи бәйрәмнәрнең тормышыбызда тоткан урыны һәм мөһим роле хакында искәртеп үтте, лаеклы ялга чыкканны көтмичә, авылдашларын дин юлына басарга өндәде. Шуннан соң җирле мәхәллә адресына килгән котлау хатлары белән таныштырып үтте һәм бәйрәм намазын уку турында аңлатма бирде. Ә Гает тәмамланганнан соң, барча авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен ирештерде.
 
- Чалган корбаннарыбызның ите түгел, хәтта бер бөртек йоны да Аллаһы Тәгаләгә кирәк түгел, бу йола бары тик безнең өчен, мохтаҗларның хәленә керешеп, аларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудырыр өчен, мәрхүмнәребезнең рухларын хәтем-дога белән шатландырыр өчен кирәк. Корбан итеннән мохтаҗларга өлеш чыгарып, аларның көнкүрешләрен бераз җиңеләйтсәк, мәҗлесләр корып туган-тумачалар арасындагы дуслыкны саклыйбыз һәм ныгытабыз, - диде Мидихат хәзрәт.
 
Соңыннан петрякслылар, гомерлек традиция буенча, мәчеттән туры каберлекләргә юл тоттылар, аннары барысы да аерым-аерым каен әниләрендә очрашып, Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.
 
Грибанда да барлык мөселман халкы өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете күтәренке рухта билгеләнеп үтте. Гадәттәгечә, авыл халкы, шәһәрдән килгән кунаклар иртәнге сәгать биштә авылның Школьная урамының ике очына җыелыштылар. Аннары рәт-рәт тезелеп, тәкбир әйтеп авылның нәкъ уртасында урнашкан изге йорт - мәчеткә капма-каршы килделәр. Шушы изге гамәлне карарга һәр йорт капкасы төбенә хатын-кыз, бала-чага чыккан иде. 
 
Бер сәгатьтән мәчетнең гыйбадәт кылу залы шыгрым тулы иде инде. Түрдә урнаштырылган ике садака тартмаларының берсе төп мәчет, ә икенчесе авылда яңа гына төзеләчәк “Бергәлек” иман йорты өчен куел¬ган иде. Җыелган халык шуларга үз өлешләреннән ярдәм итеп садака бирде. 
 
Касыйм хәзрәт авылдашларына район җитәкчеләре, авыл башлыгы, өлкә “Туган як” газетасыннан килгән котлау хатларын җиткерде. Аннары мәчет казначее Ренат Хамзин халык алдында отчет тотты. Бәйрәм вәгазеннән соң, грибанлылар тәкбир әйтеп, Гает намазы укыдылар, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылдылар. Аннары барысы да оешкан төстә зиратларга барып, әби-бабайлары, әти-әниләре, туган-тумачаларының каберләрен зиярәт кылдылар, нәселләрендә булган мәетләр рухына хәтем-дога багышладылар.
 
Камкада Корбан гаете көнне өч мәчеттә дә бәйрәм намазы укылды. Бәйрәмгә ашыккан кешеләр арасында картлар белән яшьләрне күреп, баласын җитәкләгән аталарны очратып сөендек. Димәк, халкыбыз иман юлыннан атлый, тәүбәгә килә, нәселен дәвам итүчеләргә дин тәрбиясе бирергә тырыша.
 
1994 елда академик Рәшит Баязитов инициативасы һәм тырышлыгы белән төзелгән һәм аның әтисе исеме белән билгеләнгән өченче Абдул-Җаббар җәмигъ мәчетендә Гает намазын яңа гына билгеләнгән Шәмил хәзрәт Садретдинов уздырды. Бу көнне әлеге иман йорты ике дистәдән артык камкалыны һәм кунакларны сыйдырган иде. 
 
Вәгазь белән башланып киткән бәйрәм Гает намазы белән дәвам итте. Аннан соң җәмәгать тәсбих тартты һәм мәрхүм булган якыннарының рухларына дога кылды.
 
Печәдә бу көнне һәр кеше бәйрәм хисләре белән уянды. Таң атканда Печә авылы мөселманнары сафларга басып, Аллаһы хакына тәкбир әйтеп мәчеткә юнәлде. Беренче мәчет мәхәлләсе мөселманнарын имам Ну¬риман хәзрәт Айзатуллин җитәкләде. Мәчеттә хөрмәтле имам авылдашларын бәйрәм белән котлады, корбан чалуның тарихы, тәртибе, савабы турында вәгазь сөйләде, ислам кануннарын искә төшерде, хәер-садака бирүчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук Мәскәүдән, Түбән Новгородтан, “Туган як” редакциясеннән, район җитәкчеләреннән килгән котлау хатларын һәм телеграммаларын халыкка җиткерде.
 
Кояш чыгып, горизонттан бераз күтәрелгәч, печәлеләр намазга басты. Мәчеттән чыккач, авылдашлар берсен-берсе изге Корбан гаете белән тәбрикләп, мәрхүмнәрне яд итәргә каберлекләргә ашыкты. 
 
Печәнең яңа мәчетендә Алимҗан хәзрәт Салахетдинов җитәкчелегендә ике дистәдән артык мөселман гыйбадәт кылды. Ә бәйрәм вәгазен Наил Фатехов сөйләде. 
 
Зур Рбишчада изге Корбан бәйрәме көнне Абдулхамит мәчетенә ике йөздән артык кеше җыелды. Шушы Аллаһы йортының тарихына килгәндә, мәчет төзү - күренекле шәхесебез, мәрхүм Абдулхамит Садековның зур проектларыннан булып саналган, ләкин гомере фаҗигале рәвештә өзелгәнгә күрә, гамәлгә ашмыйча калган якты хыялы иде. “Абдулхамит һәлак булганнан ярты ел үткәч, улым Мансур абыйсының күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру нияте уңаеннан, аның якты истәлегенә мәчет төзү инициативасы белән чыкты.
 
Архитектурасына кагылышлы мәсьәләләр буенча Төркиядән махсус белгечләр чакыртты һәм кыска вакыт эчендә, төзелеш эшләрен кызу тотканга, бу мәчет 1998 елның 29 августында, Абдулхамитның туган көненә туры китереп ишекләрен ачты. Аллага шөкер, гыйбадәт кылучылар күпләп йөри – җомга көннәрендә алты-җиде дистә ир-ат һәм дүрт дистә чамасы хатын-кыз җыела, ә олы бәйрәмнәребездә халык саны берничә йөз була. Безнең өчен иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү һәм яшьли дөнья-дан үткән улыбызның рухын шатландыру”, - ди Абдулхамитның әтисе Сәит ага Садеков. 
 
Бәйрәм иртәсендә мәчет имамы мөхтәсиб Харис хәзрәт Исмаилов, иң беренче, халыкка Россия һәм Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтләре рәисләре мөфти шәех Равил Гайнетдин белән Гаяз хәзрәт Закиров, Кызыл Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаил Ильясов, “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗановның котлауларын җиткерде, аннары бер сәгать чамасы вәгазь сөйләде.
 
Намазны башлар алдыннан, Харис хәзрәт барча рбишчалыларны Корбан бәйрәменең өченче көнендә мәчет абзарында махсус корылган чатырда үткәреләчәк мәҗлескә чакырды.
 
Халык бәйрәм намазы укып тәсбих тартты, салават һәм тәкбир әйтте. Аннары мәчет мөәзине Әдип Хөсәинов вакытсыз дөнья куйган Ирфан белән Абдулхамит Садековлар һәм барча мәрхүм авылдашлар рухына багышлап дога кылды. 
 
Сафаҗайда, белгәнегезчә, 5 мәчет эшләп килә. Корбан гаете уңаеннан без аның нәкъ бишенчесендә - Хабибулла Ишан исемен йөрткәнендә булып кайттык. Иртәнге дүрт сәгатьләр тирәсендә авылның һәр төшеннән Аллаһыны олылаган тәкбир тавышлары бер сихри көч булып безне әсир итте дә куйды. Әйе, чын могҗизага эләккәндәй хис иттек үзебезне. Шушы рухи әсирлектә булгангадыр, авылдагы үзәк урамга асфальт салынганны да кайтышлый гына сизеп һәм күреп алдык.
 
Дүрт тулып ярты сәгать үтүгә бишенче мәчет эче ир-атлар белән тулды. Җыелган халыкны җылы сәламләгәннән соң, яшь имам (22 яшь) Азат хәзрәт Алимов Коръән йөрәге булган Ясин сүрәсен бик матур укыды. Монысы, аның фикеренчә, халыкка рухи хис иңсен өчен кирәк. Шуннан соң бергәләп иртәнге намазны укыдылар һәм Азат хәзрәт Корбан гаете турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Кояш чыгу белән мәхәллә бәйрәм намазын укуга кереште һәм яшь хәзрәтләре башкаруында Гает хөтбәсен тыңлады. Ә күмәк намаз уку тәкбир белән тәмамланды һәм мәчеттән чыгу көе сафаҗайлылар бер-берсен бәйрәм белән котлады, аннары мәрхүмнәрне яд итәргә каберлекләргә атлады. Шуннан соң гына мөмкинлекләре булганнар корбан чалды һәм кунак дәште.
 
Әйтергә кирәк, бу мәчеттә хәер-садака өч урынга җыелды: мәчеткә, мәдрәсәгә һәм мохтаҗларга.
 
Юл уңаеннан Азат хәзрәт турында да берәр сүз әйтәсебез килә. Ул авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан Ислам университетына укырга керә. Хәзер яшь имам Ислам фәннәре факультетының 4 курс студенты. “Беренче остазларым Илдар һәм Ринат Аляутдиновларга зур рәхмәт. Алар мине хак юлга тарттылар, башлангыч дини сабак бирделәр”, - ди Азат хәзрәт. 
 
Семочкида таң ата башлагач халык Пашат белән ике арада урнашкан репрессия корбаннары мемориаль комплексы янына җыелды. Йөзгә якын семочкилы тәкбир әйтеп, мәчеткә таба кузгалды. Һәр тыкрыктан берничәшәр кеше кушыла барды, ә хатын-кызлар мәчет алдында ирләрне көтте. Халык күплеге хәйран калдырды, әйтерсең, бөтен авыл урамга чыккан. Димәк, ислам традицияләренә биредә зур игътибар бирелә.
 
Мәчеттә һәр мөселман садака салды. Намазга керешкәнче, Рәшит хәзрәт Хайретдинов мәхәллә исеменә юлланган котлау телеграммаларын укыды. 
 
Рәшит хәзрәт елга якын инде биредә имам булып хезмәт итә. Аны бу вазифага өлкә Диния нәзарәте рәсми билгели һәм Семочки халкы да бу карарны хуплый. Алар тормыш иптәше, Пашат кызы Нәфисә белән шул сәбәпле Мәскәүдән махсус авылга күченгәннәр. Рәшит хәзрәт мулла нәселеннән. Карт әтисе Арибҗан һәм абыйсы Хәмзә үз вакытларында Семочки мәхәлләсен җитәкләгәннәр. 
 
Намаз тәмамлангач, мөселманнар мәрхүмнәрне искә алып хәтем-дога укырга каберлекләргә бардылар, аннары туган-дусларын бәйрәм белән котладылар. Ә кайберәүләрнең корбаннары бар иде. Рәшит хәзрәт белдерүенчә, авылда, егермегә якын сыер һәм дистәләп сарык Корбанга бугазланачак. 
 
Илдар һәм Алсу Хөсәиновлар йортында ике сыер чалынды бу көнне. Шулай ук Алсу Шамил кызы Сафина да тормыш иптәше Володя белән күптәннән инде Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен сыер ча¬лырга ниятләнгәннәр. Икенче көнне аларның йортында шул уңайдан зур мәҗлес тә узган.
 
Кочко-пожар мәчетенә халык тәкбир әйтеп иртәнге сәгать җидегә җыелды. Ә моңа кадәр азанчы Аманулла абый Аминов ике сәгать дәвамында манарадан бөтен авылга яңгыратып тәкбир әйтте, шул рәвешле авылдашларын һәм кунакларны гает намазына чакырып торды.
 
Күп санлы пожарлылар мәчетнең икенче катында җайланып уты¬рышкач, аларны ислам сәламнәре белән җирле имам Габделхәй хәзрәт Ибраһимов каршы алды, ә кирәкле хәтем-догасын башкаргач, сүзне авыл башлыгы Рөстәм Абдуллинга бирде. Ул, үз чиратында, район хакимияте һәм авыл Советы депутатлары исеменнән барча авылдашларын ихластан Корбан бәйрәме белән котлады, аннары Рафаил Хөсәинов белән күп еллар халыкның рухи ихтыяҗын кайгыртып һәм үтәп килгән имамга Россия мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән истәлекле медаль тапшырды. Шундый ук бүләккә мәчет торышын уңай якка шактый үзгәрткән Ирфан Шаипов белән Нәймә хаҗи Хафизова да лаек булдылар.
 
Мәчетне тутырып килгән халыктан дүрт тапкыр хәер-садака җыеп алгач һәм мәхәллә кассиры Мирза Айсин исәп-хисап тоткач, пожарлылар сафланып Гает намазын укыдылар.
 
Актукта да К.Октябрь районындагы татар авылларындагы гадәт буенча, Корбан гаете көнне халык иң баштан зиярәткә җыелды, шунда Коръән-Кәрим укыды һәм дога кылып сафланды да, тәкбир әйтеп мәчеткә кузгалды. Биредә аларны мәчет манарасыннан юллап һәм Гает бәйрәменә чакырып торган Зиннур хәзрәт Хасанов каршы алды, ул ук Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның тәбрикләү сүзләрен җәмәгатькә ирештерде.
 
Сәхифәне Олег ӘНДӘРҖАНОВ, Ринат СӨННӘТОВ, Илнар САДЕКОВ, Ришат РАМАЗАНОВ һәм Румия ХАМЗИНА әзерләделәр.
 
Редакциядән: Корбан гаете көнне регион башлыгы Валерий Шанцев Т.Новгородның “Тәүбә” мәчетенә килеп, өлкә мөселманнарын дини бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итте һәм җылы теләкләрен ирештерде.
 
- Туган ягыбыз мөселманнары үзләренең агарту эшчәнлекләре белән безнең культурабызны үстерүгә уникаль өлеш кертәләр, ә намуслы хезмәтләре белән өлкәбезнең социаль-экономик хәлен тазартуда мөһим роль уйныйлар, - дигән губернатор һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировка хохлома стилендә Т.Новгород өлкәсе гербы ясалган тәлинкә бүләк иткән.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Туган як
№ --- | 16.09.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»