поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2016 Мәгариф

“Бишле” тормышта булышамы? (СОРАШТЫРУ)

Яхшы укы! Укымасаң, әнә урам себерерсең яки тирес түгәрсең... Әти-әниләр арасында балаларында уку теләген шулай уятырга теләүчеләр дә бар. Ниндидер дәрәҗәләр яулау, ягъни танылган шәхес булу өчен мәктәптә яхшы итеп укырга кирәкме? Аларның сәләтләре мәктәп елларында ук ачылганмы? Исемнәре республикага билгеле булган шәхесләрдән шул хакта белештек.

 
 
 
 
 
 
 
Гамил Әсгадулла, “Мунча ташы”  юмор-сатира театрының җитәкчесе һәм артисты:
 
 
– Мәктәпкә яшь укытучы Сә­вия апа килгәч,  химия белән кызыксынып киттем. Түгәрәккә йөр­­дем, төрле тәҗрибәләр үткә­рә идек. Шулар­ның берсендә битем корымга буялып  бетте. Гуманитар фәннәр ошый иде. Кыш көне окоп казып, салам түшәп, шунда шәм яндырып, яшьтәшләрем белән китап укый, төрле хәлләр турында сөй­ләшеп утыра идек. Миндә ул чакта ук кешене авызга каратып тору осталыгы бар иде. Тәртибем начар булмады. Әмма 6-7 нче сыйныфта укыганда, арттагы партада сөйләшеп утырган өчен, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гариф Заманович директорга алып керергә булды. Коридордан директор бүлмәсенә барабыз. Ул укыту­чының йөрәге авырта иде. Борчылмагыз, сезнең йөрәгегез авырта бит, дим аңа. Ә директор кабинеты янына килеп җиткәч, хәзер анда керсәгез, тагын да катырак авырта башлый бит инде, бәлкем, кереп тормабыз, дим. Үземнең гаепсез икәнлегемне аңлаттым. Директорга кереп тормадык. 10 нчы сыйныфны бетер­гәнче Гариф Заманович белән дус булдык. Җәй көннәрендә комбайнда эшләп баян сатып алдым. Җырчы Рафаэль Сәхәбиев  мәк­тәптә лаборант булып эшли иде. Тәнәфес вакытында гармунда уйнап, балаларны җырлата идем. 

Хәмдүнә Тимергалиева, Татар­станның халык артисты:
 
 
– Мин Башкортстандагы Бо­­рай райо­ны­ның Котлыяр авы­­лында башлангыч сый­ныф­та белем алдым. Анда ике сыйныфны бергә кушып укыттылар. Иртән Хаҗәр апа белем бирсә, төштән соң Зөлфия апа дигәндәй. Хаҗәр апа бик яхшы укытучы булса да, аның җыр дәресендә математика укытуын бер дә яратмый идем. Математика тормышта һәр­вакыт кирәк, аның артыгы юк, дип әйтә иде ул. Хәзер менә Хаҗәр апа бик дөрес әйткән икән бит дип уйлап куям. Тарих дәресләрен ярата идем. Әле дә тарихи әсәрләр уку белән мавыгам. Уйдырма романнарга исем китми.
 
2 нче сыйныфта укыган чакта кылган бер гөнаһымны һич тә оныта алмыйм. Сыйныф тактасы өс­тендә  мәче рәсеме төшкән сәгать эленеп тора иде. Теле йөргәндә күзләре дә селкенә иде аның. Шул мәче күзәтеп торган кебек тоела иде миңа. Аптырагач, сәгатьнең телен кәкрәйтергә булдым. Билгеле, моның өчен  укытучым әрләде. Мәктәпкә әтине чакырттылар. Бу кырын эшем өчен  ул мине ачуланмады. Бары кеше әйберенә кагылмаска гына кушты. Икенче көнне районга барып,  мәктәпкә яңа сәгать алып кайтты.
 
Башлангыч сыйныфны тә­мам­лагач, 12 чакрым ераклыктагы Йомакай авылы мәктәбенә җәяү йөреп укыдык. Бураннарда адашып, хәтта икенче авылга  килеп чыккан чаклар да булды. Мәк­тәптә “аһ” дип әйтерлек укымадым. “Икеле”, хәтта “берле”ләр дә эләкте. Дөрес, аларны икенче көнне үк төзәтә идем. Җәяү йөргәч, өйгә арып кайтыла. Югары сыйныфларда район мәк­тәбендә укыдым. Әгәр чөгендердә эшләмәсәгез, аттестат бирмибез, дип куркыттылар. Мин бармадым. “Колхозда эшләгән өчен акча түләнә, акча түләсәгез, барам”, – дип линейкада бөтен халыкны үземә каратуым хәтердә. Эшләп үстек. Мәктәп елларында миләш, имән кайрысы, кычыткан җыеп сатып, шуңа  дәфтәр, китаплар сатып ала идек. Әти белән бергәләп мунчала әзер­лә­дек, чыпта  суктык. Мәктәптә укыганда “кулак баласы” дип концертларда катнаштырмадылар. Китап­ханәче булып Мәү­ләви абый кил­гәч кенә җыр­ларга чакыра башлады. Укыганда башкалардан аерылып тордым, бер сүз белән әйткәндә, “вожак” идем.

Дилбәр Фәиз,  “Болгар” радиосы алып баручысы:
 
 
– Мин Арча районының Алан башлангыч мәктәбендә, аннан  күрше авылдагы Югары Курса мәктә­бен­дә ин­тернатта торып укыдым. Бик әйбәт укыдым дип мактана алмыйм. Бил­геләрем – “өчле” һәм “дүртле” иде. Интернатта яшә­гәч, тырышу дигән нәрсә булмады. Көндәлек­тәге билге­ләрне күрсәтергә әти-әни юк бит. Өйгә атна ахырында гына кайтасы. Әти-әниләрне сагынып, интернаттан качып кайткан чаклар да булгалады. Укытучылар шундук өйгә менеп җитә иде. Аның каравы тормышка өйрәндек.  Бигрәк тә физкультура, җыр, химия дәрес­ләрен яраттым. Математиканы  өнә­мә­дем, әле дә исәпләргә яратмыйм. Хезмәт хакымны да чутлап тормыйм, акча бармы бар – шул җитә. Югыйсә әни кибетче иде, аннан бу сәләт күчмәгән, күрәсең. Очучы булырга хыялландым. Холкым буенча экстремаль әй­бер­ләрне яратам. Әмма хыял тормышка ашмады. Концертларда катнаша идек. Сигезенче сыйныфтан соң иптәш кызым белән театр училищесына укырга киттек. Диплом алгач, башкалабыз театрларында, Филар­мониядә эшләдем. КДУның татфагын тәмамладым. Кастинг үтеп, “Дулкын” радиосына  эләк­тем. Менә шуннан соң радиода карьерам башланды.

Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе:
 
 
– Миңа Казан шәһәренең 5 нче татар гимна­зия­сендә уку бәхете тәтеде. Аның ачылган көнен­нән башлап. Демократия, милли күтәрелеш һәм урам криминалы чәчәк аткан 1990 еллар иде бу. Гимназиядә уку күңелле булды. Укудан тыш чаралар бик күп иде. Гимназист көне, Гаилә бәйрәме, төрле дискотекалар, музей ачулар, күп тиражлы газета чыгарулар дисеңме – гимназия гөрләп торды! Гимназияне ачкан кеше, аның беренче директоры Фарис Фахразович Харисовның тырышлыкларын күрептер, аны Татарстан мәгариф министры итеп билгеләделәр. Хәзер Мәскәүдә эшли дип беләм. Һәр мәктәптә, һәр сыйныфта иң мөһим әйбер ул  – уку яки билгеләр түгел, ә мохит! Фарис Фахразович гимназиядә бик үзенчәлекле, креатив (ул вакытта бу сүз кулланылышта юк иде әле) мохит тудырды. Үземә килгәндә, мин ялкаурак идем. Укырга букча тотып йөрү модада түгел иде. Бер универсаль дәфтәр белән йөрдем. Ярты ел буе “дүртле”ләр, “өчле”ләр, кайвакыт хәтта “икеле”ләр дә алына иде. Шуннан соң сыйныф җи­тәкчебез: “Сәфәров, сиңа ярты еллыкка “өчле” чыга бит, син шуны белә­сеңме?” – дип шелтә бел­дергәч, соңгы атна-ун көндә тизрәк “бишле”ләр ала идем дә, ахырдан уртача билге булып “дүртле” чыга иде.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»