|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2009 Шоу-бизнес
ВӘЛИ БЕЛӘН АЗАТ "КАЗАН ЕГЕТЛӘРЕ"ННӘН КИТТЕ
“Казан егетләре” төркемендә яңалык бар. Унбер ел дәвамында бергә уңышлы иҗат иткән состав таркала. Азат һәм Вәли төркемнән китәргә карар кылды, үзләрен башка юнәлештә сынап карарга телиләр.
Әмма бу “Казан егетләре” юкка чыга дигән сүз түгел, Марат белән Артурга Айдар Әгъләмов кушылды. Ул Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар эстрадасы актеры факультетында белем алган. Әлеге уку йортын быел гына тәмамлаган. Аның тавышы төркемнең “аксакалларыныкы" белән туры килә, алар тулысынча канәгать. Хәзер инде трио булып калган коллектив ике яңа җыр яздыру белән мәшгуль. Җырның берсенә клип төшерергә җыеналар. Шушы арада матбугат конференциясе дә оештырмакчылар. Күңелгә җыелган барлык сорауларны җырчыларга шулчак ирештерергә мөмкин булачак. Чараның кайда һәм кайчан уздырыласын хәбәр итәрбез.
Илдар ХӨСӘЕНОВ |
Иң күп укылган
|