поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.09.2016 Медицина

Якын киләчәктә яман шешне җиңеп булачак (КИҢӘШЛӘР)

Татарстанда онкология хезмәтенең эшли башлавына 70 ел. Шул уңайдан “Корстон” сәүдә үзәгендә “Яман шешне диагностикалау һәм дәвалау эволюциясе” темасына конференция узды. Әлеге чарага төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән галимнәр, табиблар онкологик авыруларны кисәтү, әлеге өлкәдә мөһим мәсьәләләр хакында сөйләште.

Бүген Татарстанда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш авыруы белән онкодиспансерда исәптә тора. Бу 91 меңнән артык авыру кеше дигән сүз. Әле кайчан гына бу авыру дәвалап булмаслык чир булып тоелса, ул диагнозның исемен әйтергә дә шүрләсәләр, хәзерге заманча медицина авыруны җиңүнең төрле юлларын эзли. Югары технологияле җайланмалар авыруның беренчел билгеләрен ачыклап, пациентларны вакытында дәваларга, терелтергә ярдәм итә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев: “Бөтен дөньяда рак белән авыру очраклары XXI гасыр башында теркәлә. Яман шешене дәвалауда бөтен дөнья галимнәре тырышлык куя. Якын киләчәктә бу чирне җиңеп булыр дип ышанам”, - ди.
 
Онкологик диспансер эшли башлаган 1946 елларда анда бары 5 койка урын исәпләнгән. Бүген Республика клиник онкологик диспансеры Идел буе Федераль  округында зур дәрәҗәгә ия. Анда 1115 ятак исәпләнә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да чыгышында искәртеп узды.
 
Без бүген онкология хезмәтендә заманча диагностик алымнар арсеналына ия. Без алдынгы халыкара тәҗрибәгә таянып, кыска вакыт эчендә иң заманча технологияләрне үзләштерәбез. Бүген онкология хезмәтендә кадрлар потенциалы да куәтле. Радиохимиклар, радиофармацевтлар, радиофизиклар кебек белгечләр дә бездә бар. Быел онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителде. Диспансеризация дә уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Яман шешне ачыклау 17 процентка артты. 735 авыруның 75,4 процентында ачыкланган яман шеш – 1, 2 стадиядәге рак. Димәк, без бу авыруларны коткарып кала алачакбыз дигән өмет бар, - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.
 
Сәламәтлек саклау министры Адел Вафиннан рактан саклану өчен 10 киңәш:  
 
1. Тәмәке тартма.
 
2. Алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланма.
 
3. Кояш нурларыннан саклан, солярийлар киңәш ителми.
 
4. Эш урынында куркынычсызлык таләпләрен үтә.
 
5. Дөрес туклан: яшелчә, җиләк-җимеш аша.
 
6. Артык гәүдә авырлыгыннан саклан (көненә 40 минут булса да физик активлык кирәк).
 
7. Канлы бүлендекләр, шешләр, төерләр тойсаң, хастаханәгә мөрәҗәгать ит.
 
8. Ир-атларга: 45 яшьтән соң медицина тикшерүе узарга кирәк.
 
9. Хатын-кызларга: 35-45 яшьтә - ике елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң, ел саен күкрәкне УЗИга төшерү, маммография ясату мөһим. (өч һәм аннан да күбрәк баланы имезгән анада күкрәк рагы очрагы кимрәк күзәтелә)
 
10. 20 яшьтән соң һәр хатын-кыз гинекологта тикшерү узарга тиеш.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»