• 11.04 "Рәвешләр". Казан. Филармония.
  • 21.05 "Казанский марафон". 10.00.
Туган көннәр
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Нурмөхәммәт Хисамов
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • 24 Март Мөхәммәт Гали (1893-1952)
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 25 Март Гөлсем Камская (1901-1975)
  • 25 Март Мөнир Якупов
  • Казан. Карбышева урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирга, егет яисә кыз кертәм. Бер бүлмәсендә үзем яшим. Фатирда бөтен уңайлыклар да бар. Шалтыратыгыз. 89534953558.
  • Яз киеп йөри торган капюшонлы кожаный куртка сатам. Үлчәме - 44. Өр-яңа, бер дә киелмәгән. "Арас" кибетеннән алган идек. Бәясе - 3000 сум. Шалтыратыгыз: 89600509620
  • Казан шәһәре Б.Касыймовлар урамында яхшы хәлдәге бер бүлмәле фатир яшәү өчен апрель аеннан арендага бирелә. Риелтор түгел. Тел.: 89196255266
  • Продаю баян "Мелодия" в хорошом состоянии. 7000 руб. Возможен торг Звонить по номеру:89276750389
  • Кама-Тамагы. Авылда йорт сатыла. 89520421225
  • Кама-Тамагы. Авылда йорт сатыла. 89520421225
  • Апрель аеннан Ямашев урамы,25 адресы буенча 2 бүлмәле фатир мөселман гаиләсенә арендага бирелә. Риелторлар, зинһар, борчымагыз!!! Тел.: 89274398340
  • Актаныш. Үзәктә 3 булмәле фатир сатыла. 89274812143.
  • Тәртипле татар гаиләсен Залесныйга йортка кертәм. Өйдә җылы су, газ, ут. Мунча, бакча бар. 7000 мен. тел.89047645487.
  • АТТ(Актанышский Технологический Техникумга) га повар кирэк

 

 

 
 
Архив
 

               

15.09.2016 Милләт

Ижау гимназиясенә Тукай кайтты! (ФОТО)

Ижауда татар халкы өчен мөһим тарихи вакыйга булды: Габдулла Тукай исемендәге гимназиядә аның һәйкәле куелды. Һәйкәлне ачу тантанасында Ленин районы башлыгы урынбасары Венер Баһаутдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Валерий Бузилов, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги, язучы-шагыйрь Гыймран Сафин, гимназия җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәтова, укучылар, укытучылар, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар.

Әлеге чара һәрбер кешенең кү­ңелендә дулкынландыру тудыргандыр. Безнең дә хәзер Габдулла Тукайның туган көнендә шигырьләр сөйли торган урыныбыз булды. Иманым камил, һәйкәл татарларның гына түгел, бөтен шигърият сөючеләрнең яраткан урынына әйләнер!

Әлеге һәйкәл Санкт-Петербург шәһә­рендә урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәленең ике тапкыр кечерәйтелгән күчермәсе. Аның скульпторы — Әхнәф Зыякаев. Татар­стан Рес­публикасының Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов: “Гимназия миңа бик якын, чөнки ике улым монда укыды, бүгенге көндә бертуганымның балалары биредә белем алалар. Без әлеге һәйкәлне ясау өчен Санкт-Петербургта яшәүче скульпторга мөрәҗәгать иттек. Аңа Ижау шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге гимназия барлыгы һәм бу һәйкәл­нең укучылар өчен мөһим икәнлеген аңлаттык. Безнең гаилә, Татарстан Республикасы, Удмуртия Хөкүмәте исеменнәң Габдулла Тукай һәйкәлен бүләк итеп алыгыз”, — диде ул үзенең чыгышында һәм Валерий Бузиловка рәхмәт белдерде.

Укучылар, килгән кунаклар, язучы-шагыйрьләр, Тукайга һәм бу истәлекле көнгә багышлап, ялкынлы шигырьләр сөйләделәр, мәгънәле матур сүзләр, фикерләр әйттеләр. Удмурт халык язучысы Вячеслав Ар-Серги Тукай шигырен удмурт телендә укыса, Ирек Шәрипов исә татар телендә яңгыратты. Әйе, Тукай безне, милләтләрне берләштерә. Тукайны татарлар гына түгел, башка халыклар да милләт өчен янып яшәгән кешенең символы, байрагы итеп кабул итә. Әлеге һәйкәл — татарның милли символы. Ул — безгә һәм киләчәк буыннарга кирәк.

 

Рәфилә РӘСҮЛЕВА
Яңарыш
№ --- | 15.09.2016
Яңарыш печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Интертат.ру
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Gong-TV