поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2016 Милләт

Әгерҗегә милли мәктәп кирәкме? (ФОТО)

Элек-электән авылдан район үзәге Әгерҗегә барган апа-әбиләрнең: “Шул Әгерҗенең поликлиникасына яки башка җиренә эш белән барсаң, гел русча сөйләшәләр, әйтерсең лә анда руслар гына яши!” — дип зарланганнары истә. Бу, чыннан да, шулай. Татарстанның Актаныш, Кукмара, Саба районнары белән чагыштырганда, Удмуртия белән чиктәш Әгерҗе — руслашкан шәһәр. Шуңадыр инде Әгерҗедә беркайчан да милли мәктәп булмаган.

Бүгенге көндә Әгерҗегә милли мәктәпнең кирәге бармы? Бу сорауга җавап эзләп Әгерҗе шәһәре мәктәпләренә сәяхәт кылдык. Фикерләр төрле…

Әгерҗе районы буенча 27 мәктәптә — 3824 укучы укый. Шул исәптән татар телендә 11 мәктәптә — 490, рус-татар телендә ике мәктәптә — 76, мари компоненты булган 4 мәктәптә — 244, удмурт компоненты булган 2 мәктәптә — 122 укучы укый. Әгерҗе шәһәрендә — 2250 укучы белем ала. Аларның 713е — татар, 1537се — рус, 86сы — удмурт, 43е-мари, 77се — башка милләтләр.

1нче гимназия
Гимназиядә төрле милләт балалары белем алса да, алты татар теле укытучысы тарафыннан барлык сыйныфларда да татар теле укытыла. Нәтиҗәләре дә сөенерлек: төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда укучылар югары урыннар алалар. Әнә агымдагы елда 9нчы сыйныф укучысы Каюм Шәймәрданов “Алтын каләм” фестивалендә катнашкан. “Хәзерге заман журналистикасы” номинациясендә төрле темаларга татар телендә үз фикерләрен язган. “Телне өйрәнү өчен, биредәге татар теле дәресе генә җитми, әлбәттә, гаиләдә сөйләшергә кирәк. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез, бик күп әдәби китаплар укыйм. Ләкин менә хәзерге заманда рус телен белмичә яшәп булмый. Югары белем алу өчен рус теле кирәк. Миңа хәзерге мәктәптә белем алу иң кулае, татар төркемнәрендә татар телен өйрәнәбез, башка фәннәрне русча укыйбыз”, — дип, саф, матур итеп, татарча җавап бирде Каюм. “Безнең рус мәктәпләрендә татар төркемнәренең программасы татар телен тулысынча яхшы итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә.
 
Нәтиҗәсе дә начар түгел, безнең балалар республикакүләм олимпиадаларда, төрле ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Безнең мәгариф системасы тулысынча мөстәкыйль түгел бит әле. Без теләсә кайда барып, татарча сөйләшә алмыйбыз. Бала БДИне дә рус телендә бирергә мәҗбүр. Туган телгә нигез өйдә салына бит. Ул баланың калебенә сеңеп кала. Минем ике балам шушы мәктәптә укыды. Ике телне дә тигез дәрәҗәдә беләләр. Шуңа күрә укытучы һәм әти-әни буларак бүгенге көннән чыгып әйтсәк, безнең мәктәптә уку сис­темасы иң кулаедыр”, — дип, үз фикере белән уртаклашты татар теле укытучысы Наилә Харисова. Үз фикерен татар теле укытучысы Гөлназ Закирова да җиткерде: “Минемчә, безнең мәктәптә татар һәм рус төркемендә балаларга татар теле бирү җитәрлек күләмдә, әти-әниләр дә канәгать. Һәр баланың, югарырак балл җыеп, яхшырак уку йортына керәсе килә. Терминнар белән эшләүгә күп вакыт таләп ителә, бу балалар өчен уңайлы түгел”. Әти-әниләр дә гимназиядәге укыту процесыннан канәгать. Биредә Лилия Әхмәтованың да баласы укый. Ул үзе дә шунда белем алган. Предметларны рус телендә уку, аңа Удмурт дәүләт университетында татар теле бүлеген тәмамларга комачауламаган.

Таҗи Гыйззәт исемендәге 3нче мәктәп
Атаклы драматург, режиссер исемен йөрткән мәктәпкә аяк басабыз. Биредә 674 бала, шуның 200е — татар. Югары сыйныф укучылары Эрик белән Адилә беренче сыйныф укучыларын Таҗи Гыйззәт музеенда аның тормышы, иҗат юлы белән таныштырдылар. Мин дә экскурсоводларның татар телен камил белүләренә сокландым. Беренче сыйныф укучылары да үзләрен кызыксындырган сорауларын татар телендә бирделәр. Ә менә милли мәктәп турында сорау биргәч, Эрик белән Адиләнең фикерләре аерылды. Эрик: “Мин рәхәтләнеп барлык фәннәрне татар телендә укыр идем, ул миңа бер дә кыен бирелмәс иде”, — ди. Адилә исә: “Мин хәзерге мәктәптә укыр идем, чөнки БДИ куркыта”, — дип җавап бирде.

2нче рус мәктәбе
Әлеге мәктәптә агымдагы елда 3 беренче сыйныф туплаганнар. Без барып кергәндә уен рәвешендә аларның телне никадәр белүләрен ачыклыйлар иде. Нәтиҗәләргә карап, аларны рус һәм татар төркемнәренә бүләчәкләр. Мәктәпнең директор урынбасары Раилә Галиева әйтүенчә, Әгерҗедә катнаш гаиләләр саны арта икән, өйдә русча сөйләшәбез, татар телен яхшы белмибез диючеләр булса да, алар татар телен өйрәтүгә четерекле карыйлар, әти-әниләр белән сөйләшү алып баралар. Нәтиҗәсе дә бар: каршы килүче әти-әниләр кими икән.

“Бәләкәч” 7нче балалар бакчасы
Балалар бакчасы янына килеп туктау белән ерактан ук кечкенәләрнең шатлыклы аваз белән “Исәнмесез!” дигәннәре күңелләргә сары май булып ятты. 2011 елда әлеге бакча Татарстан Республикасының “Бәләкәч” программасы кысаларында ачыла. Шул ук елны биредә татар төркеме ачыла. Киләсе елга инде татарча сөйләшә, җырлый, бии торган балалар мәктәпкә бара.
 
Сорауга ноктаны Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина куйды. “Әгерҗе шәһәренә татар мәктәбе кирәкме? Бу сорауга мин болай җавап бирәм. Милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында 48 район арасында без 9 нчы урында торабыз. Бу татар мәктәбе булудан яки булмаудан түгел, димәк, бездә тәрбия-укыту процессы һәр мәктәптә системалы алып барыла дигән сүз. Бәйгеләрдә, олимпиадаларда баллар югары. Моның нәтиҗәсен әлеге рейтинг күрсәтә дә инде. Шуны да искәртеп үтәм: Татарстан Республикасының 100 яхшы мәктәбе арасына безнең районнан бер татар һәм бер мари мәктәбе керде. Бүген шәһәрнең дүрт мәктәбендә балалар саны норматив кысаларыннан уза. Республика программасы нигезендә төзелгән “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ике елдан мәктәпкә килә башлый. Бүгенге көндә Әгерҗенең үзенә 560-580 урынлы яңа мәктәп кирәк. Бу сорау­ны инде без күптәннән күтәрәбез, ләкин безгә: сездә әлегә икенче сменада укучы юк дип, җавап бирәләр. Татар мәктәбе булгач, химия, физика, математика фәннәрен татар телендә укыта торган укытучылар тәрбияләргә дә тиеш бит без. Без Президент программасына рәхмәтле. Әлеге программа нигезендә агымдагы елда безнең районнан алты 11нче сыйныфны тәмамлаган укучы педагогика факультетларына керде. Аларның берничәсе татар телендә фәннәр укытачак.
 
Безнең бурычыбыз — ата-аналарга аңлату эше алып бару, чөнки шәһәребездә катнаш гаиләләр күп. Аларда телебезгә карата хөрмәт уяту. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәм: безгә бүгенге көндә яңа мәктәп кирәк. Шул яңа мәктәптә татар сыйныфлары ачарбыз дигән өметтә калам!”
Ата-аналар да, татар теле укытучылары да туган телне фән буларак өйрәнү җитә дип саный Әгерҗедә. Алга таба балаларына татар теле киртә булыр, дип уйлаучылар да бар. Шунысы куанычлы, мәктәпләрдә балалар саф татар телендә сөйләшәләр. Димәк, татар теле җитәрлек дәрәҗәдә укытыла. Бер уйлап карасаң, без дә авылда татар мәктәбен тәмамладык. Рус телендә сөйләшүебез, чыннан да, аксый, ләкин шунысы сөенечле: без үз туган телебездә суда йөзгән кебек йөзәбез! Мәкаләмне Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү — тиеш!”
 
 
 
 
 
 

Рәфилә РӘСҮЛЕВА
Яңарыш
№ --- | 15.09.2016
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»