поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.10.2009 Юмор

АТЛАС КЫЗЫКЛАРЫ

Безнең редакция коридорында элмә такта бар. Маңгаена “Телисеңме-теләмисеңме, ә теләргә кирәк!” дигән лозунг чәпәлгән бу тактага белдерүләр, дежурлык графигы ише нәрсәләр эленә. Бу тактада әледән-әле редакция “Ералаш”ы да күренгәли. Нинди “Ералаш” дисәгез, ул редакция хезмәткәрләре үзара сөйләшкәндә ычкынган хәтәр сүзләр, кызык җөмләләр, мәзәккә тартым диалоглар. Кабул итү бүлмәсендә утыручы сәркатип буларак мин аларны еш ишетәм һәм онытылмасын өчен шунда ук кәгазьгә төртеп куям, бераз туплангач, башкалар да укып елмайсын өчен коридорга чыгарып эләм. Бүген сезнең игътибарга баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов авызыннан чыккан “кызык”ларның кайберләрен тәкъдим итәм.

Алсу – Атласка:

– Катып үләм бит инде!

Атлас:

– Ә минем күзлегем бар!!!

 

* * *

Эльза – Атласка:

– Соңгы арада син матурланып киттең әле...

– Ә синең минем малайны күргәнең бармы? Менә мин шуңа охшаган!

 

* * *

Атлас, тәрәзә янында озак уйланып торганнан соң:

– Уф! Алла сакласын!

Алсу:

– Нәрсәдән?

– Гомумән!!!

 

* * *

Атлас – Алсуга:

– Синең кызың ни исемле әле?

– Алия.

– Шулаймыни?! Кирәк бит, ә! Минем дә бит племянницам Алия исемле. Ә икенчесе – Венера. Вот так!

 

* * *

Алсу – Атласка:

– Син мунчага йөрисеңме соң?

– Юк, иртәгә барам.

 

* * *

Алсу – Атласка:

– Нигә минем тумбочкамны ваттың? Төзәт менә хәзер.

– Ничек төзәтим мин аны?! Аның өчен бит ни кирәк...

– Башмы?

– Юк! Отвертка!

 

* * *

Чулпан – Атласка:

– Синдә алай-болай Галимҗан Ибраһимов китабы юкмы?

– Нишләп миндә булырга тиеш ул?

 

* * *

Атлас – Алсуга:

– Кичә Назыймны күрдем хатыннары белән.

– Ник, аның хатыннары күпмени?

– Ну... хатыны, кызы, тагын бер кызы.

 

* * *

Айрат – Атласка:

– Бүген иртән яңгыр ява иде...

Атлас:

– Бүген дә иртән яуды бит!!!

 

* * *

Атлас Болгарга бару уңаеннан редакция диварында эленгән игъланга мөнәсәбәтен белдереп:

– Сез бит белдерүне дөрес язмагансыз. Нигә аны: “7.20 гә киләбез, 7.30 да китәбез” дип язарга. Сразы: “7.30 да киләбез дә китәбез”, – дип язарга булмыймыни! Башны бутыйсыз!

 

* * *

Атлас:

– Һәрбер кешедә бар нәрсә дә тигез булырга тиеш: акыл да, юләрлек тә. Миндәге кебек.

 

* * *

Атлас хатлар бүлегенең ишек төбендә телефон трубкасына кычкыра:

– Ач әле! Авторлар исемлеге кирәк! Ач!

Трубканың теге очында хатлар бүлеге мөхәррире Назилә:

– Ачар идем дә, мин бит баланың утреннигында!

 

* * *

Назилә – Атласка:

– Атна саен кул сәгатен алыштырып торасың, ә?

– Ә нишләргә? Хатынны алыштырып булмый ич!

 

* * *

Атлас – Халидәгә:

– Син хәтерлисеңме?.. Теге ни әле?.. Теге нәрсә әле ул?.. Нәрсә карыйсың соң син?!

 

* * *

Сәгать телләрен күчергән көннәр. Атлас – кызларга:

– Нигә сәгатегезне күчермәдегез?

– Буй җитми бит.

– Кая, алып бирегез стенадан сәгатегезне. Үзем күчереп бирәм!


Алсу САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 40 | 3.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»