|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2016 Матбугат
Берничә буынга таныш карикатурист Эрнест Дышаев юбилеен бәйрәм итәНәкъ 60 ел элек "Чаян" басмасында чаянчы-рәссам Эрнест Дышаевның тәүге карикатурасы дөнья күргән иде. Бу кеше турында, чын мәгънәсендә, тере классик, бренд-кеше, журнал тарихының тулы бер чоры дияргә мөмкин. Арчада туып-үскән Эрнест Дышаев кечкенәдән үк рәсем ясау белән мавыга. Мәктәп стенгазеталарына карикатуралар ясый. Шуларның берсен "Чаян"да бастыралар. Казанга күченеп килеп, фабрика, төзелештә, соңрак газета-журналларда эшли башлагач та мавыгуын онытмый - карикатуралар ясый. Тормышта бик гади, тыйнак, интеллигент Дышаевның бүгенге көнгә кадәр (!) рәсми исемнәре булмаса да, ул «Чаян»ның меңләгән укучысы яраткан иң атаклы рәссам-чаянчысы булып кала.
--- |
Иң күп укылган
|