поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.09.2016 Җәмгыять

30 яшькә кадәр ике бала тапкан хатын-кызларга өстәмә акча түләячәкләр имеш

Утыз яшькә кадәр ике бала тапкан хатын-кызларга өстәмә акча түләмәкчеләр. Илнең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әнә шулай дип белдерде. Яшь әниләр акчасы Ана капиталыннан тыш биреләчәк. Берәүләр яңалыкны хупласа, икенчеләр исә министрны сүгеп үк ташлаган. Бала табаргамы, юкмы?

Бүген Россиядә беренче баласын табучы хатын-кызларның уртача яше 26-27гә җиткән. Министрны әнә шул борчуга салган, күрәсең. Ул яшьләрне тизрәк бәби алып кайтырга өндәү юлын эзләп тапкан. Булачак әниләрне акча белән кызыктырмакчылар. “Утыздан соң бала табу ул – начар түгел, әлбәттә, – дип тә өстәгән Максим Топилин. – Тик әнинең сәламәт­ле­ге, алга таба өченче, дүртенче бала алып кайту күзлегеннән чыгып караганда, хатын-кызга утыз яшь­кә кадәр ике бала тапса, күпкә яхшырак”. Дөрес, министр ике бала әнисенә тәгаен күпме акча түләргә җыенулары турында әйтмәгән. Аның каравы, яңа төр матди яр­дәм Ана капиталын алмаштырмаячак, дип искәрткән. Яңалык алдагы ике-өч елда ук гамәлгә керергә мөмкин. Хәзер исә икенче һәм аннан соңгы бала алып кайткан гаиләләргә Ана капиталы сертификаты бирелә. Әлеге закон илдә 2007 елда гамәлгә керде. Быел акчалата ярдәмнең күләме 453 мең сум тәшкил итә. Аны сабыйга өч яшь тулгач, торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга яки әнинең булачак пенсиясенә тотарга рөхсәт ителә. Закон 2018 елның 31 декабренә кадәр га­мәлдә.
 
Топилинның тәкъдимен Россия Дәүләт Думасында да хуплаганнар. Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет рәисе Ольга Епифанова сүзләренә караганда, яшь гаилә­ләргә матди ярдәм күрсәтү – балалар санын тагын да арттырачак. Акчага өстәп, ташламалы ипотека программасы да кирәк, дип бел­дергән ул. “Гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә бәйле тәкъ­дим­нәр­нең барысын да хуп­лыйм. Ана капиталы яхшы, әл­бәттә. Тик ул яшь гаи­лә­ләрнең торак мәсьә­ләсен хәл итми”, – дигән депутат. Ул эш урынында үсешкә ирешергә теләүче хатын-кызларны да кайгырткан. Ольга Епифанова балалар бакчаларында нәниләр өчен төркем­нәр­не кире кайтару мәсьә­ләсен кү­тәргән. “Совет чорында нарасыйны өч айдан ук яс­легә алалар иде”, – дигән депутат. Сайлау алдыннан ниләр генә ишет­мәссең, билләһи.
 
Югары икътисад мәктәбенең социаль сәясәт һәм социаль-икътисадый программалар институты директоры Сергей Смирнов исә үзгә фикердә. Аның сүзләренә караганда, 30га кадәр ике бала табарга җөрьәт иткән гаиләләр болай да аякта нык басып тора. “Аларга өстәмә рәвештә матди ярдәм күрсәтүнең әллә ни кирәге юк. Өстәвенә казнада болай да акча җитми. 30 яшьне каян алганнар? Ә ник 25 түгел? Бу 30дан соң бала табучыларны кимсетә дип саныйм”, – дигән ул. Мәсьәләдән чыгу юлын да тәкъдим иткән: хатын-кыз 30га кадәр ике бала таба икән, Ана капиталы акчасын тиешле вакытыннан алда файдаланырга рөхсәт итсеннәр.
 
Хатын-кызлар ник бала табарга ашыкмый? Психолог Алисә Закамская әйтүенчә, бүген гүзәл затлар гаилә учагы турында гына түгел, ә карьера хакында да уйлана. “Бала үз бәхете белән туа дип фикер йөр­түчеләр дә бермә-бер кимеде. Бәби тапканчы, иң элек аның килә­чәген кайгыртып куярга тырышалар: бишек белән бергә нарасыйга фатир да сатып алалар хәтта. Әнә шуңа күрә 40 яшьтә бала табу гадәти кү­ренешкә әй­ләнде”, – ди белгеч.
 
Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА, 30 яшь­кә кадәр өч бала тапкан яшь әни:
 
– Дәүләттән мондый “рәхмәт” яңа гына аякка басып килә торган яшь гаиләгә сизелерлек ярдәм булыр иде. Бездә бит университет тәмамлагач ук яхшы, керемле эшкә урнашып калмасаң, соңрак: “Сез безгә яшь буенча туры килмисез”, – дип кире борып җибә­рәләр. Шуңа күрә яшьләр карьера төзергә омтыла, кесә ягын кайгырта. Берничә танышымнан: “Икене, өчне дә табар идек, ул балаларны кая алып кайтыйк соң? Үз торагыбыз юк, кеше фатирында яшәгән өчен акча түләп торабыз. Баланы матур киендерәсе дә килә. Хәерче үрчетүдән файда юк”, – дигән сүз­ләр ишетергә туры килде. Өстәмә матди ярдәмне мин акча өчен бала табу түгел, ә бала табарга мөмкинлекләр тудыру чарасы дип атар идем. Дәүләт Ана капиталын түли башлагач, туучылар саны шактый артты. Дөрес, әлеге проектны кабул итү белән бер­рәттән яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү программалары да гамәлгә керсен иде.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»