|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2016 Мәдәният
Җырчы белән очрашуЧүмбәли авылы китапханәчесе Гөлнара Фатехова күренекле авылдашлары, Татарстанның атказанган артисты Роза Хабибуллина белән очрашу кичәсе оештырды. Дүрт дистә кеше авылның горурлыгы булып торган җырчы белән күрешеп аралашу мөмкинлеге тууга үзләрен иркен һәм бәхетле хис итте. Гөлнара Османовна, иң беренчедән, Чүмбәлидән чыккан танылган җырчылар Хәйдәр һәм Халидә Бигичевлар, чара сәбәпчесе Роза Хабибуллина, рәссам Кәрим Шакиров, социалистик хезмәт герое Шәмил Юсипов, язучы зәкия Хәбибуллина һәм башка күренекле шәхесләр турында сөйләп үтте һәм кичәнең хөрмәтле кунагы Роза Хабибуллинага сүзне тапшырды. Роза ханым, үз чиратында, Чүмбәлидә үткән бала чакларын, җирле мәктәптә укыган һәм аны алтын медаль белән тәмамлаган вакытларын искә алды. Мәктәптән соң Казанга укырга китүе, анда баргач, танылган авылдашы Хәйдәр Бигичевның гаиләсе аны җылы каршы алганы турында сөйләде. Атказанган җырчыбыз Мәскәүгә күченеп, “Айкай” исемле ансамбль оештыра. Аның җитәкчелегендә яшь артистлар Радик Яруллин, Айрат Сафин, Равил Исхаков, Камил Фәхретдинов һәм башка талантлар мәдәният үрләре буйлап күтәрелә. Чараның төп өлешендә Роза ханым Хәбибуллина үз репертуарыннан төрле җырлар белән халыкны сөендерде. Белгәнебезчә, Роза ханым көчле һәм искиткеч матур тавышлы җырчы. Аның җырлавын тыңлау үзе җанга ләззәт. Барча катнашучылар бу очрашудан күңелләренә шифа алдылар һәм бигрәк канәгать булдылар. Кунаклар Роза Хәбибуллинага бәйрәм бүләк иткәне, ә китапханәче Гөлнара Фатеховага шушы бәйрәмне оештырганы өчен рәхмәтләр юлладылар һәм изге теләкләр теләделәр. Болганчык заманга һәм демография аксаганга карамастан, Чүмбәлидә мәдәният учагын балкытуга көчләрен кызганмаган кешеләр булу киләчәккә якты өмет тудыра. Ә Гөлнара ханым нәкъ шундыйларның берсе.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|