поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.09.2016 Матбугат

Рәмис Латыйпов: «Татарның тулы көчтә эшли торган мәгълүмат агентлыгы булсын дип тырыштык»

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татарча версиясе мөстәкыйль сайт буларак .tatar доменында эшли башлады. Хәзер аның эчтәлеге дә, яңалыкларның бирелеше дә башка. Үзгәрешләр хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары - татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов белән сөйләштек.

- Рәмис, tatar-inform.tatar - татар доменында беренче яңалыклар сайты.  Нинди максатларны күздә тотып татар доменында теркәлдегез?
- tatar-inform.tatar адресында сайт эшли башлау - татар интернет кулланучылары өчен чынлап та яңалык. Әлеге адрес буенча кереп, тәүлек әйләсендә барлык төр темаларга – сәясәт, икътисад, мәдәният, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәгариф, спорт, татарлар тормышы турында татар телендә мәгълүмат укырга була. Монда районнар тормышы да, чит төбәкләр, чит илләрдән яңалыклар да бар. Бу сайтка кергән татар кешесе, яшь аермасына, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, туган телендә үзенә кирәкле мәгълүматны ала.

“Татар-информ”ның .tatar доменында теркәлүенең ике сәбәбе бар. Татар җәмәгатьчелеге Татарстанны, татарларны билгели алучы беренче дәрәҗәдәге домен булырга тиешлеген гел әйтә иде. Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән ул булдырылды, булган ресурс эшләргә һәм татарларны аерып торган домен  булырга тиеш. Без үз сайтыбыз ярдәмендә .tatar домены исемен тагын да популярлаштыра алырбыз дип уйлыйбыз. Бу татар сайтларына аудитория җәлеп итәргә дә булышыр. Икенчедән, “Татар-информ” - татар телендәге бердәнбер мәгълүмат агентлыгы, ул исеменнән үк татар телле булуын әйтеп торырга тиеш.

- Яңартылган сайтта нәрсәләргә игътибар бирелде? 

- Татар халкы бер өлкәдә дә башкалардан калышмаска тиеш. Татарның тулы көчтә эшли торган мәгълүмат агентлыгы булсын дип тырыштык. Сайт техник яктан да, эчтәлеге ягыннан да кулланучы өчен уңайлы булсын дип эшләнде.   Яңартылган сайтта, беренче чиратта, мәгълүматның аңлаешлы, тулы һәм уникаль булуына игътибар бирелә. Тагын бер юнәлеш – мультимедиа. Ул – видеорепортажлар, видеоәңгәмәләр, татар телендәге матбугат конференцияләре.

- “Татар-информ” журналистларының оперативлыгына сокланырлык. Казан яңалыклары гына түгел, Татарстанның күп кенә районнарыннан кызыклы хәбәрләр дә еш басыла сездә. Оперативлык артыннан куып, иҗади киңлеккә, аналитик мәкаләләр язарга вакыт каламы? Татар сайтларында бу жанрда да язмалар булырга тиештер?

- Массакүләм мәгълүмат чарасы – ул, беренче чиратта, журналистлар. Мин телеканалларда һәм газеталарда да эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам – иң тырыш һәм иң оператив журналистлар “Татар-информ”да. Һәр журналистның үз темасы, күп еллар буе тупланган тәҗрибәсе бар. Шул ук вакытта, журналист кеше универсаль булырга, теләсә кайсы темаларга яза алырга тиеш. Безнең журналистлар шулай эшли дә. Күпчелек мәгълүмат, билгеле, көндәлек оператив хәбәрләрдән гыйбарәт. Әмма аларын да мөмкин кадәр тулы итеп бирү – безнең төп максатыбыз. Моннан тыш журналистлар репортажлар, әңгәмәләр, аналитик язмалар да әзерли. Журналист өчен иң мөһиме – мәгълүмати сылтама – «инфоповод»ны күрә алу һәм тиз, дөрес җөмләләр белән яза алу, дип саныйм.

Казан - ул төрле төбәкләрдән җыелган халыкларның чын казаны, шуңа да районнардагы яңалыклар Казан укучысына да кызыклы, чөнки алар безнең сайт аша үзләренең туган төбәкләре турындагы яңалыклар белән танышып бара ала.

- Татар доменында беренче яңалыклар сайты чит төбәктә яшәүче миләттәшләребез өчен көтелгән вакыйгадыр, мөгаен.

- “Татар-информ»ны   бөтен дөньяда яшәүче миләттәшләребезгә татар телендә мәгълүмат бирүче сайт итеп күрәбез. “Татар дөньясы” дип аталган махсус рубрикада без чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарлар турында язабыз, алар белән даими элемтәгә кереп торабыз. Тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтеп була – бөтен эш шәхескә килеп төртелә. Кайбер төбәкләрдә бик актив кешеләр эшли, кайдадыр эш сүлпәнрәк бара. Чит төбәкләрдә татар теле югалу бару проблемасы аеруча кискен тора, бу хакта төбәк лидерлары үзләре дә даими әйтә. Безнең сайт татарларны берләштерер, .tatar доменын популярлаштырыр, дигән өметебез бар.

- Татар телендә яза торган сайтлардан tatar-inform.tatar нәрсәсе белән аерылып торачак?
- Яңалыклар сайтларының барысында да оперативлык - төп күрсәткеч. Бездә дә иң мөһим әйберләрнең берсе – профессиональ журналистлар әзерләгән уникаль яңалыкларның оператив бирелеп баруы. Әмма моның белән генә заман укучысын кәнәгатьләндереп булмый. Шуңа да сайтта татар укучысы нәрсә белән кызыксына, шуны яктыртырга тырышабыз - видеоәңгәмәләр, әңгәмәләр, татар матбугатындагы актуаль язмалар, укучы өчен файдалы мәгълүмат урнаштырабыз.

- Сайт җәй көне үк яңартыла башлаган иде. Шул вакыт эчендә укучыларыгызның саны үзгәргәнен сиздегезме?

- Быелның өч аенда гына да сайтка керүчеләр саны алты тапкыр артты. Бүген «Татар-информ» - татар телле электрон мәгълүмат чаралары арасында иң күп укылучы сайт булып тора.

- Уңышлар сезгә!


tatar-inform.tatar сайтының мобиль версиясе дә эшли. Шулай ук ул – Facebook,  Вконтакте, Instagram, Twitter, Одноклассники социаль челтәрләрендә дә тәкъдим ителгән. Киләчәктә Telegram һәм WhatsApp мессенджерларында да “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыкларына язылырга мөмкин булачак.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 07.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»