поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2009 Милләт

92 ЕЛ ЭЛЕК ТАТАР ӘСИРЛӘРЕ НИ ДИП ҖЫРЛАГАН?

Дөньяда татар кешесе эз калдырмаган бер урын да юк. Алманиядә яшәүче милләттәшебез Нәсүр Юрушбаев моңа тагын бер кат инанган. Пермь өлкәсенең Барда районында туып-үсеп, Казанда журналистика белеме алган егет күптән түгел башкалада булып китте. Бу юлы да буш кул белән кайтмаган – ул тапкан байлыкларның һәрберсе милләт тарихында яңа сәхифә ачарлык әһәмияткә ия. Сүзебез әнә шул хакта.

– Яшьрәк чакта чит илдә яшәрмен дип күз алдына да китермәгән идем, – дип искә ала Нәсүр. – Әмма язмыш бөтенләй башкача булып чыкты. Казанда, университетта укыганда ГДРдан килгән алман кызы белән таныштык. Өйләнештек, биредә яшәрбез дип хыялландык. Ләкин тормышлар үзгәреп китте – Берлин дивары җимерелде. Хатынымны алырга барган җиремнән мин дә Германиядә калдым. Тел белмәвем аркасында төрле урыннарда эшләргә туры килде. Ахырдан телевидениегә оператор булып урнаштым. Ә аннары документаль фильмнар төшерү эшенә керештем. Архивларда эшләгән вакытта исә татар милләтенең Германиядә дә зур эз калдыруына инандым. Бу да язмыштыр, күрәсең.

 

"АЛАЙ ДИМӘГӘН ИДЕМ..."

 

– Безне дә инандыру өчен бу байлыкны Казанга алып кайттыгыз...

 

– Әйе. Бу юлы Казанга тугыз документ алып кайттым. Берсе – беренче татар китабының күчермәсе. Моннан тыш, Дрезден шәһәренең үзәк архивыннан каталог эзләп таптым. Анда татар-төрки дөньясына караган 400ләп борынгы китапның исемлеге кертелгән. Моннан тыш, Алманиядә ике татар сугышчысының каберен таптык. Ә Берлиндагы архивларда Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән татар егетләренең тавышлары яздырылган пластинкалар саклана. Бер өлешенең күчермәсен кулга төшерү мөмкин булды. Соңгылары аеруча зур кызыксыну уятты.

 

– Димәк, болар гади пластинка гына түгел?

 

– Мин күргәннәренә әсирләрнең тавышы язылган. 43 пластинкага җырлар, бәетләр, сүзләрнең әйтелеше язылган. Тукайның биографиясе, милли бәйрәмнәрнең ничек уздырылуы, татарның милли гореф-гадәтләре дә телгә алына. Аңлавымча, алманнар безнең милләтнең көнкүрешен, аның ничек яшәвен ачыкларга тырышкан. Төгәллеге белән дан казанган алманнар һәр татар егетенә аерым документ төзегән. Анда әсирләр турында барлык мәгълүмат та тупланган. Менә, мәсәлән, 705нче номерлы акт диелгән. 1917 нче елның 31 апрелендә иртәнге сәгать алтыда яздырылган пластинканың диаметры 27 сантиметр. Уфа татары, Бәләбәй өязенең Кара көчек авылыннан 42 яшьлек Солтан Вәлиәхмәтов башкаруында өч җыр яздырылган. Бу кеше 27 яшенә кадәр авылда яшәгән, мәдрәсәдә укыган. Әти-әнисенең авылда гомер кичерүе, бераз урысча сөйләшүе, укый-яза белүе, Ислам дине тотуы язылган. Комиссия аның башкару осталыгын яхшы бәяләгән – документта әсирнең ачык, яңгырашлы тавышка ия булуы әйтелә.

 

– Ә телләре ничегрәк?

 

– Беләсезме, мине аларның татарча чиста сөйләшүе гаҗәпләндерде. Әйтерсең, бүгенге телдә сөйләшәләр. Җырлары да шундый – саф татарча. Әлбәттә, мишәр, башкорт элементлары сизелә. Әмма барысы да аңлашыла. Андагы җырларны күз яшеннән башка тыңлап та булмый. Борынгы көйләр яздырылган. Ә сүзләре бүген дә елата. "Алай димәгән идем, болай димәгән идем. Яшь гомерем зәңгәр чәчәк – үтәр димәгән идем" дигән сүзләр бар. Җырлары кызганыч, тавышлары моңлы.

 

– Алманнар бу пластинкаларны татарның мәдәниятен саклап калу өчен яздырмагандыр инде...

 

– Миңа калса, аларның берничә максаты булган. Беренчедән, чит илдә яшәүче халыкларның тормышын фәнни максатлардан чыгып өйрәнгәннәр. Монысы, әлбәттә, игътибарга һәм мактауга лаек нәрсә. Шул ук вакытта алманнарның астыртын ниятләре дә булгандыр дип уйлыйм. Миңа калса, татарларны һәм башка мөселман халыкларының тормышын руслар һәм инглизләргә каршы үз мәнфәгатьләрендә файдалану өчен өйрәнгәннәр. Анда Һиндстан һәм Африка мөселманнары да булган. Болай уйлавымның сәбәбе шунда, чөнки бу әсирләр аерым бер лагерьда тотылган, ашау-эчүләре зарланырлык булмаган, менюларын күрдем – бүгенге студентлардан күпкә яхшырак ашаган алар. Мәчетләре булган, хәтта эшләгән өчен акча да түләгәннәр, ял итү мөмкинлеге тудырылган.

 

АЛМАННАР ҖАВАП КӨТӘ

 

– Ә андый кешеләрнең күпме булуы турында мәгълүмат бармы?

 

– Төгәл әйтә алмыйм. Шулай да мин тавышлары пластинкага яздырылганнар якынча 30 кеше дип чамалыйм. Әлегә очына чыга алмадым, әмма тагын бер архив барлыгы билгеле. Анысында татар әсирләренең музыка уен коралларында башкарган көйләре яздырылган.

 

– Сер түгел, Алманиядә күп вакыйгалар була. Ә архивлар ничек сакланып кала алган соң?

 

– Алманнар бик төгәл халык. Гетеның биографиясен, мәсәлән, минутына кадәр беләләр. Һәр нәрсәгә фәнни яктан карыйлар. Алар алман халкына хезмәт иткән кешеләрне дә юкка чыгармыйлар. Менә шуңа күрә бу байлык сакланып калган да инде. 1930 елларны бер алман галиме бу пластинкаларны табып, андагы җырларны, текстларны китапка керткән. Мин башта менә шул басманы таптым. Аннары шушы китап аша пластинкаларны эзләргә керештем. Басманы русчага тәрҗемә иттем, бераздан басылып чыгар дип өметләнәм. Ә пластинкалар турында документаль кино төшерә башладык. Аларның кайберләрен яңадан яздырып, үзем белән алып кайттым.

 

– Тыңладылармы?

 

– Татарстанның Баш архив идарәсендә бу пластинкаларга зур игътибар бирделәр. Җитәкчесе Данил абый Ибраһимов белән очраштык. Аның белән уртак тел таптык – ярдәм итәргә сүз бирде. Бергәләп бу архивларны Татарстанга алып кайтырга өметләнәм. Әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка булмаячак. Мин аны үзем генә башкарып чыга алмыйм. Акча да кирәк бит әле. Архив Берлинда саклана. Хәзер менә шуларны Татарстанга алып кайту өчен тиешле документлар әзерләнә. Ә аннары Алманиядә рәсми очрашулар булачак. Алманнар архивларны тапшыруга каршы түгел. Хәтта бу эшне быел ук башкарып чыгу мөмкинлеге бар.

 

– Тавышлары кайтасына без дә өметләнәбез. Ә бу әсирләр үзләре туган җирләренә әйләнеп кайткан булырга мөмкинме?

 

– Андыйлар булган дип уйлыйм. Әмма ул вакытта биредә гражданнар сугышы башланган. Шуңа күрә кемнең нинди язмышка дучар булуы билгесез. Әйткәнемчә, алар турында мәгълүмат күп. Миңа калса, тикшерү уздырып, туганнарын да табарга мөмкин.

 

– Кайту дигәннән, татар сугышчыларының кабере табылу турында әйткән идегез...

 

– Аларның берсе – Мостафа улы Йосыф 1813 елны Александр I гаскәрендә сугышкан татар егете. Ул Лейпциг шәһәреннән 30 чакрым ераклыкта күмелгән. Егетнең яраланып, тифтан үлүе билгеле, аны аты белән бергә күмгәннәр. Әлеге кабер җирле кешеләр җыела торган урынга әйләнгән. Мостафа улы Йосыфның өстендәге туфракны Казанга алып кайтып, Кол Шәриф мәчете янына сиптем. Тагын бер кабер Мостафа Зулькович исемле кешенеке. Ул Польша патша гаскәренең премьер-лейтенанты булган, 1762 елда үлгән. Шведларга каршы сугышта катнашкан бу кеше Польша татары булгандыр дип уйлыйм.

 

ДҮРТ ГАСЫРЛЫК КИТАП

 

– Димәк, Алманиядә татарлар өч гасыр элек үк булган?

 

– Милләтебезнең бу илдә калдырган эзен тагын да элеккерәк чорлардан табарга мөмкин. Беренче басма татар китабының кайчан чыгуы турында, мәсәлән, төрле фикерләр бар. Күренекле галим Әбрар Кәримуллинның бер хезмәтен укыганда, татар китабының беренчесе Алманиядәге Саксония якларында булырга тиеш, дигән мәгълүматка тап булдым. Рим Империясе заказы буенча сүзлек төзегән булганнар. Хәзер бу юнәлештә Казан дәүләт университеты галимнәре эшли. Озакламый бу китапның чыгуына 400 ел тула. Басманы хәрби максаттан эшләгәннәр. Анда ачылмаган бик күп нәрсәләр бар. Оригиналын табып, күчермәсен Казанга алып кайттым. Кечкенә генә китап Лейпцигта саклана. Аны тәрҗемә итәләр. Басма буенча документаль фильм төшерү эшенә дә керештем. Китап киштәдә ятса – бер нәрсә, ә аның барлыгын барыбыз да белсәк, бу – татар халкында горурлык уятачак. Дүрт гасыр элек басылган китап бит бу!

 

– Ә ни өчен нәкъ менә Алмания, Лейпциг?

 

– Чөнки бу шәһәр ул чорда китап басучылар үзәгенең берсе булган. Әле хәзер дә биредә халыкара китап ярминкәсе уза. Ә Дрезден шәһәренең үзәк архивыннан каталог алып кайттым. Анда татар-төрки дөньясына караган 400ләп борынгы китапның исемлеге кертелгән. Миңа калса, әлеге китаплар Алманиягә бу илнең Ислам диненә карата мөнәсәбәте әйбәт булу аркасында килеп эләккән. Аннары Россиядәге революциядән соң Алманиягә бездән бик күп зыялыларның китүе дә билгеле. Алар алып киткән булырга мөмкин.

 

– Ә хәзер бу байлыкны кире кайтарыр вакыт...

 

– Әйе. Галимнәр бу басмалар белән кызыксынды инде. Чөнки бу искиткеч зур байлык – аларның берсен генә тикшерү өчен дә дистәләгән белгеч кирәк булачак. Әгәр телгә алынган 400ләп әсәрнең өчесен генә тикшерсәң дә, зур ачышлар ясап булачак, минемчә. Ә әсирләр башкарган җырлар шул ук композиторлар, гомумән, татар мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен кызык булачак. Халык исә үз ядкарьләрен күрергә, аның белән горурланырга тиеш. Әмма бу эшне соңга калдырырга ярамый. Чөнки байлыкны бөтенләй башка максатларда файдаланырга теләүчеләр дә табылырга мөмкин.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 205-206 | 09.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»