|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2016 Мәдәният
Рамил Хәйретдиновтан өр-яңа клип (ВИДЕО)“Манзара” музыкаль премиясе лауреаты Рамил Хәйретдиновның “Яшәү рәхәт” җырына төшерелгән тылсымлы, әкияти клибы әзер. PIXELFILMS production ширкәте эшләгән әлеге клипта баш рольләрне Г.Камал театры актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм К.Тинчурин театры актрисасы Гүзәл Галиуллина башкара. Тиздән GongTV каналында чыгачак “Йолдызлы алачык” тапшыруында клипның тарихы, төшерү мизгелләре һәм Рамилнең үзен күреп булачак. Тапшыруның алып баручылары исә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артём Пискунов һәм Резедә Сәләхова.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|