|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2016 Фаҗига
Чистай районында биш тәүлек элек югалган балыкчыны тапканнарДәүләт кече судно инспекциясе инспекторлары биш тәүлек элек югалган балыкчының үле гәүдәсен Змиево авылы тирәсендә Прость елгасында Ветляное күлендә тапканнар, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: 1 сентябрьдә 40 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм берникадәр вакыттан соң телефонын алмаган. Ир-атның бикле машинасы яр буенда булган, ә бер тәүлектән камышлар арасында әйберләре салынган көймәсе табылган. Әмма әлегә ир-атның үзен таба алмаганнар.
Балыкчы юкка чыккан көннән алып коткаручылар 54 кв.метр су өслеген һәм 3-6 метр тирәнлектә 19 кв.метрны тикшергән.
Ир-атның үле гәүдәсе кичә, 5 сентябрьдә Ветляное күлендә табылган. Дәүләт кече судно инспекциясе инспекторлары балыкчының үле гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә һәм туганнарына тапшырган. Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|