• 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 25 Август Вәсим Әхмәтшин
  • 25 Август Равил Гайнетдин
  • 25 Август Корбан Бердыев
  • 25 Август Фәрит Солтанов
  • 25 Август Туфан Миңнуллин (1935-2012)
  • 25 Август Евгений Богачев
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

08.10.2009 Милләт

ХӘТЕР КӨНЕНӘ РӨХСӘТ АЛЫНДЫ

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Казан шәһәренең эчке эшләр идарәсе тәртип бозулар булмасын дигән шарт куйган.

Быел Хәтер көне елдагыча Ирек мәйданында Сәйдәш исемендәге концерт залы каршында башланып китәчәк. Сөембикә манарасы янында намаз уку, 1552 елда шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл куелырга тиешле урынга чәчәкләр салу, татар зиратына бару каралган.

 

Шул ук көнне Кабан арты мәчете 12.30 сәгатьтә Казан кирмәненә мөселманнарны җыя. Ә сәгать икедә мәчеттә шәһитләрне искә алып Коръән мәҗлесе үткәрә.

 

Анда басма, монда бас

 

Хәзер пикет, митингларны мәхкәмә биналарыннан 250 метр ераклыкта үтәргә тиеш. Ә Татарстанның Конституцион мәхкәмәсе Хәтер көне үткәрелә торган Сәйдәш концертлар залы янында урнашкан. Шуңа 20-нче Хәтер җыены Муса Җәлил исмендәге опера һәм балет яки Камал театры янында үткәрелә дигән сүзләр дә йөрде.

 

Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт исә: “Канун нигезендә митинг үткәрү өчен рөхсәт алырга кирәкми. Без бу турыда алдан хәбәр бирергә генә тиеш”, – ди.

 

Башта шәһәр идарәсе Хәтер көнен Камал театры янында оештырырга кушкан. Милли хәрәкәт активистлары, без Хәтер көнен 19 ел Ирек мәйданында үткәрдек, 20-нчесендә башка җиргә күчмибез дигәннәр. Шуннан идарәдә рөхсәт бирәләр, тәртип бозмаска кушалар.

 

Тәртип бозу дигәндә, митингта катнашучылар, урамда йөрүчеләр бер-берсенә комачау итмәскә тиеш. Халык урамнан халык күрсәткән юлдан барырга тиеш. Шау-шу, сугыш чыкмаска тиеш, ди Нуриәхмәт.

 

Ирек мәйданы яшьләрне көтә

 

Галишан Нуриәхмәт Хәтер көненә яшьләр күбрәк чыгар дип өметләнә. Чөнки өлкән буын картайды, ди ул.

 

Галимнәр фикеренчә, Хәтер көненең төгәл көне 12 октябрьдә. Әмма аның  12, 13, 14, 15-дә дә үткәрелгәне бар.

 

“Үз-үзен хөрмәт иткән дәүләт, халык булса, Хәтер көне әллә кайчан рәсми рәвештә билгеләнер иде. Әрмәннәр үзләренең геноцид, американнар ирек көннәрен уздыра. Австралиянең хөкүмәт календаренә 15 октябрь – Казанның яулап алыну көне буларак кертелгән, кызыл төс белән әйләндереп алынган. 1552 елда шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл дә юк. Бу турыда да, Хәтер көнен рәсмиләштерү турында да Татарстан хөкүмәтенә ел саен хатлар язып торабыз, мөрәҗәгатьләр кабул итәбез, әмма бернәрсә дә эшләнми. Хәтер көне бер татар иҗтимагый үзәгенеке генә түгел. Ул бит бөтен татарның Хәтер көне, фаҗигасе”, – ди Галишан Нуриәхмәт.

Саша ДОЛГОВ
Азатлык
№ | 08.10.2009
Азатлык печать

Фикерләр

№69 (853469) / 22.09.2013 19:38:36

Хәтер көне кайгылы көн инде ул,аннан бәйрәм ясамаска кирәк. Бер зур кара флаг элеп куйсак ничек булыр икән. Аннары ул көн аккупантлар көне бит.Шул көнне дә искә алу булып чыга түгелме сың ?.АПТЫРАШ.

№68 (853468) / 22.09.2013 18:02:09

Нинди хәтер бусын инде.
Татар тарны ҡырған иш инде, без узебез генә ғәйепле.
Безнең татар Әтейсен сатар иш инде.

№67 (24863) / 20.10.2009 11:19:50

Иркә,рәхмәт.
Әгәр дә,Фәүзия Бәйрәмова китергән фактларны юкка чыгаручы дәлилләр булса,әллә кайчан дөмбәсләгән булырлар иде(дәлилләр белән)үзен.*Кыйнарга* тырышучылар табылмас,дип әйтеп тә булмый әле.

№66 (24860) / 20.10.2009 10:36:00

Кигәвен, 
берузе булса, мин бу тарихи фактны анын авызыннан эйттерер идемме?Икенче сэбэп тэ бар, мин монда бу фактны ачыклауларын сораган идем. Жавап бируче булмады.Буген таптым.Фэузия Бэйрамова 10.10 эйткэн, мин 12сендэ сораганмын икэн."Азатлык"ка керсэм дэ, комментлар укыганым юк иде.
90нчы елларда мине икенче Фэузия Бэйрамова дилэр иде.Мин монда керэ башлаганда узем очен ике мэсэлэм бар иде. Беренчесе ачыктан-ачык:"Мина Казанда татарча сойлэшу хокукын Фэузия Бэйрэмова алып бирде," - дип санавымны эйту. Икенчесе катлаулырак. Экрен,экрен барам эле шуна таба.Кычкырып эйтэсем килми.
Болай ирлэргэ кыенрак.Алар бит насмерть сугыша, сугыша башласа. Шунлыктан ирлэр куркаграк рухи яктан. Хатын-кыз чигенэ дэ белэ кирэ чакта, як-ягын карап эшли. Аннан янарак, иялэнелмэгэн суз хатын-кыз тарафыннан эйтелсэ, эй, баба дура, что с нее возьмешь, дип узенне дэ, башкаларны да тынычландырырга була.
Муса Жэлил белэн безне шул котэ.Бу мэсэлэдэ яна караш Гитлер яклы, яисэ Жэлилне хурлау тугел.Бу да безнен тарих. Без объектив, хислэрсез бэя бирергэ тиеш.Кабат шундый коточкыч сугышлар булмасын очен. Европа йотты, эшкэртте уз тарихын. Эз генэ атыша башласалар, йогерешеп йори башлыйлар.Э Россия бугенгэ кадэр сугышлардан туймаган. Аяндыргыч, шомлы факт менэ шул.

№65 (24856) / 20.10.2009 09:55:17

Фәүзия Бәйрәмованың,кайвакытта,кайбер фикерләре белән килешеп бетмәсәм дә,үзен ихтирам итүдән туктаганым юк
Фәүзия ханым язган тарихи фактларны күргәч,аның дошманнары тагын да артып китәчәк.Моны, Фәүзия ханым үзе дә,аңлый дип беләм.Шуңа да карамастан,бүген ни өчен шушындый хәлдә икәнлегебезнең сәбәпләрен ача-ача,кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтә-күрсәтә,маяк тотып(берүзе диярлек)алга баруын дәвам итә...Әллә,Фәүзия ханым,берүзе түгелме,дуслар?!...

№64 (24854) / 20.10.2009 09:03:22

Тик мине дэ Кол Шэрифкэ бэйлэнэ дип уйламагыз. Бу безнен тарих! Сатучылары да, сатылучылары да. Бу яктан кирмэн комплексынын бик символик мэгънэсе бар.Бугенге толерантлык - купме корэш, кан кою нэтижэсе, шуны искэ тотыйк. Остэ балкучыСоембикэ символын астан Кол ШЭриф Мэчете тотып тора кебек. Э менэ куклэрне жиргэ якынайтучы урыс чиркэве. Бу бугенге кон. Бу бугенге - тынлык.Алда - безнен килэчэк.Ул шул тынлыкта алга барыш булырга тиеш.

№63 (24853) / 20.10.2009 08:49:26

Бу "азатлыкта Фэузия Бэйрамавадан.Беренче укуым тугел, расланган тарихи фактлар дип белэм.
Уйланыгыз ,дуслар!

"Сөембикә-ханбикәгә типкәләүне дә туктатырга вакыт инде! Нигә ул коллык билгесе булсын, Сөембикә татар дәүләте белән идарә иткәндә, Мәскәү урыслары Казанны ала алмаган, 1549 һәм 1550 елларда борылып кайтып китәргә мәҗбүр булганнар. Ә 1551 елның 6 июлендә исә, Свияжскида Мәскәү ягыннан - Шаһ Гали, Казан ягыннан Кол Шәриф һәм Бибарс Растов кул куйган Килешү нигезендә, Сөембикә-ханбикә улы белән Мәскәүгә әсир итеп бирелә һәм шул елның 10 августында урыс арасына әсирлеккә озатыла. Бу - Казан алынуга бер ел кала! Шушы ук килешү нигезендә Кол Шәриф хәзрәтләре һәм Бибарс Растов Шаһ Галине Казанга хан итеп чакыралар. Әлбәттә, моны төрлечә аңлатырга була - татар ирләре дәүләтне саклап калу өчен патшабикәләрен коллыкка озаткан, дип әйтергә була, әмма аклап булмый! Татарның гасырларга сузылган бу фаҗигасе 1552 елдан түгел, Казан алынудан түгел, бер елга алдын - мөселман хатын-кызын, ханбикәне кяфер кулына биреп җибәрүдән башлана! Монда Сөембикәнең гаебе бармы? Бүген мәчете Казанда "бәйсезлек" символы булып торган Кол Шәрифнең дә катнашы булган бит бу татар фаҗигасендә! "

№62 (24655) / 16.10.2009 16:06:14

ауыл агае, 20ел гына сөйлисез /сойлибез түгел/шул,мин 50 ел шулай йазам.

менэ шул язабыз/сойлибез генэ шул.

\"Татфилфакта икелегә укыдыңмы,татарча белмисең.
Тел өлкәсендә белемем 10 гына класс шул минем.\"
сез бу урында уз узегез белэн сойлештегезме ул, минем белэнме?

№61 (24651) / 16.10.2009 15:29:25

бүре.Сез татар сүзен сәпсим "чәпчеттегез,кеше аңламаслык иттегез..",дип йазган иде Һ.Такташ,безнең йәш чакта.Ул шигер,бүген дә актуаллеген йугалтмады әле.

20ел гына сөйлисез /сойлибез түгел/шул,мин 50 ел шулай йазам.Татфилфакта икелегә укыдыңмы,татарча белмисең.Тел өлкәсендә белемем 10 гына класс шул минем.

№60 (24644) / 16.10.2009 13:42:09

ауыл агае, \"Уйланыр уакыт,И.Шакиров җырлаган /уйан татар/җырын җырлага түгел,андагы мәгнәне тормышка ашырыр уакыт җитте.\"

шулай дип язмагыз эле, пажалысты? \"уйланыр вакыт\", \"тормышка ашырыра вакыт житте\" дип бер егерме ел сойлибез бит инде

№59 (24628) / 16.10.2009 10:40:57

Маякчы.
/..эчтән череп таркала башлаган була.Урыслар вагыйганы гына тизләткән.../Хәзерге уакытта шулай ук түгелме?Һаман сийәк ыргыталар,татарга.Чередек,таркалдык.Истиреклар/тарихчылар/ник узганнардан гыйбрәт алмыйбыз,ник татар халкын \"агартмыйбыз\",татарны бер берсе белән талаштырып,кем тегермәненә су койабыз.Уйланыр уакыт,И.Шакиров җырлаган /уйан татар/җырын җырлага түгел,андагы мәгнәне тормышка ашырыр уакыт җитте.Бердәмлек кирәк....Татар халык әкиәтләре онтылдылар,нәшер ителү йук...мескен татар...

Кигәвен,бик дөрес!

Сабира ханым,йара һаман төзәлмәгән әле.Һаман кан ага,йугалтулар күп...


Мин националист түгел,бары татарларның тату, бердәм булып ,йахшы йәшәүләрен теләүче.

№58 (24622) / 16.10.2009 08:58:39

Килешәм,Сабира,яраларны актарып, тоз сибү,яхшы эш түгел.Мин дә, алай эшләргә теләмәгән идем.
-Татар халкына нинди файда китерә алам соң?-дип уйлана башлаган һәрбер кеше үзеннән өлеш кертә ала.Хәтта иң гади,сәясәттән шактый ерак торган кешеләр дә.Татар:татарча сөйләшсә-язса,балалары-оныкларының ана телендә теле ачылуына ирешә алса:\"халкымның киләчәге өчен нигез ташлары хәзерләүдә катнаштым\",-дип горурлана ала.
Менә шушы *Матбугат.ру.*битләрендә генә дә,нинди матур уй-фикерләр әйтелә(языла).Тик бер нәрсә күңелне тырмап тора.Әгәр дә,*э*урынына*ә* һәм башка биш татар хәрефе үз урыннарында куелса,ничек рәхәт булыр иде ул язмаларны укуы.
Монда *утыручылар* да,ышанам,үзләреннән азмы-күпме өлеш кертәләр,дип,киләчәгебезне булдыруда.

№57 (24516) / 14.10.2009 16:17:50

Белмим , Кигәвен, инде куптэн тезэлгэн яраны янадан актарып, остенэ мул итеп тоз сибудэн эллэ ни куп мэгънэ курмим. минемчэ милли мэдэниятне,мэгърифэт системаларын кутэру ,гореф-гадэтлэрне пропагандалау(Аулак ой белэн,каз омэсен оставим в покое),балалар очен татар телендэ китаплар,уеннар,мультфильмнар чыгару,яшьлэр культурасын устеру(салаватнын яшь жырчыларыннан тыш- надоели)кубрэк файда китерер иде. Бездэ бик куп яшь талантлы спортсменнар,инструменталистлар - аларны кем белэ? Алар Мэскэугэ китеп ботен доньяга танылгач кына без горурланып \"ул да татар бит\"- диеп кычкырып йори башлыйбыз. Кем белгэн. бэлки ул шулай тиешледер дэ. НО,былтыр кысканны быел кычкырып йору мина сэер булып тоела.

№56 (24514) / 14.10.2009 16:03:19

Соң әлбәттә урысның сабагын укытып җибәреп, яңадан үзләре теләгәнчә тарткалашып-таралышса бөтенләй башкача булыр иде... Бәлки...

№55 (24512) / 14.10.2009 15:58:25

Монда хикмәт саннарда түгел.Казан ханлыгы "бөек"лекнең чигенә җитеп ,эчтән череп таркала башлаган була.Урыслар вакыйганы гана тизләткән,Казан ханлыгы инде бу вакыйгага дучар ителгән булган.Бу тарих тәгәрмәче таләбе,ул аны исбатлап бара.

№54 (24511) / 14.10.2009 14:49:08

бүре.
Килешәм,уйлану өчен,Сез дә этәргеч бирәсез.

№53 (24510) / 14.10.2009 14:15:21

Кигәвен, "Кол Шәриф җитәкчелегендәге утыз меңлек гаскәр 150 меңлек Явыз Иван гаскәренә каршы торган.Явыз Иван ягында утыз мең шаһгаличе татар да булган."
Кол шэриф житекчелегенде утыз оч мен татар, шэхэр читенде Япанча житекчелегенде 30 мен татарны гел оныталар. 33+30=63 мен татар. жину очен хожум итучелернен оч тапкыр артык булуы кирек ди, димек, жину очен иван грозныйга 189 менлек гаскер кирек булган. сорау - татарлар ни очен жинелген?

№52 (24509) / 14.10.2009 14:10:15

сабира,
рафис фазилжанов - Горбатый-Шуйский или курбский. алардан ботен ачуны, ботен учне алабыз шулай итеп.

иван грозныйга 22 яшь булган
бу кешелер барамы?

салават миннеханов
tatsong.ru/news/?id=399
исхак хан
http://www.matbugat.ru/news/?id=145
или эпсилон
http://www.matbugat.ru/news/?id=965
(1)
руслан
http://www.matbugat.ru/news/?id=768
(17)
или мансур кашапов

№51 (24508) / 14.10.2009 14:09:35

*Хәтер Көне*нә карата фикер алышуда катнашырга алданрак мөмкинлегем булмады.Соң булса да...
/-Бармыйм,анда бабайлар*Азатлык*,һ.б-ны кычкыра,кеше куркыта/.Фикер.
Ул бабайларның изелеп,инде,хәле беткән,шул чаралардан башкага көче дә акылы да калмагандыр,бәлки.Ә син:яшь,гайрәтле,акыллы икәнсең,күрсәт-татарны нинди юллар белән алга(тәрәкъкыятькә,-диләрме соң?)әйдәп булганын.Дөрес юл күрсәтә алсаң,күпләр,хәтта сине һ.б-ларны куркыткан бабайлар да сиңа иярәчәк.
1552нче елда,Казаныбызны бирмәс өчен,Кол Шәриф җитәкчелегендәге утыз меңлек гаскәр 150 меңлек Явыз Иван гаскәренә каршы торган.Явыз Иван ягында утыз мең шаһгаличе татар да булган.
Татар һәм урыс тарихын дөрес яктыртучы ике(бары тик ике)урыс кешесе дә булган.Аның берсе-Гумилёв,икенчесе-гафу...оятыма каршы,хәтеремнән чыккан...
Бүгенге көндә кысылып,кечерәеп баручы*Азатлык*ны алуда:Фәүзия Бәйрәмова,Фәндәс Сафиуллин,Туфан Миңнуллин...,*Азатлык*,-дип кычкырып йөрүче әби-бабайлар һ.б,һ.б-ларның да өлеше бар.
Гасырлар буена:татарин-поганый,хуже татарина,только-незваный гость һ.б.шундый әшәке уй-фикерләрне урысның канына,җанына сеңдереп килсәләр дә,татарны ихтирам итүче урыслар да бар.
Татарны изеп-сытып бетерергә теләүче:Явыз Иван,Сталин,Жириновский һ.б.явызлар булган һәм бар.
Бүген:татарның азатлыгын,дәүләтен торгызу өчен гөмерен багышлаучылар да,болганчык суда балык тотып-байлык туплаучылар да,шаһгаличеләр дә бар.
Хәтерләребезне яңартып:татар халкына нинди файда китерә алам икән?-дип уйлана гына башласак та,халкыбызның якты киләчәген якынайту*Тегермәне куласасы*на берәр тамчы су тамызган кебек булыр идек.Ә бит,тамчылардан-күл җыела!

№50 (24506) / 14.10.2009 13:19:58

OK,буре. Кстати,Соембикэ бэлэкэй борынлы булган диеп, бер кайда да язылмаган. ничева Эбелханованын шундый матур борннарын бозып операциялэр белэн бэлэкэйлэтеп (или турайтып мы ?)йорергэ! Шул килеш уйнасын!Ой,э казанны алганда Грозныйга ничэ яшь иде сон,15-16 тирэлэре,бугай?Юк,Рафис Фазылжановлар отметаются. Яна кандидатура эзлик.

№49 (24504) / 14.10.2009 11:38:54

Сабира, алайса ул йомшак кахартерлы Ядегэр хан булыр. салаватны утерик беренче сериядэ

№48 (24497) / 14.10.2009 10:25:32

буре, массовкага барыс жырчылары бармый,алар сугыша белми."дорога из города" биючелэрен генэ алсак инде, тегендэ монда сикергэлэп алырлар,сугышкан булып:))))))А в остальном ваш выбор одобряем полностью, кроме....Эйдэле, галимовны беренче сериясендэ ук улеп китэсе Казан ханы иттермик эле. Все таки он такая прелесть! Эйдэле, ул ханнын берэр нинди кинэшчесе булсын,ди. хэм сериалнын ахырына кадэр(все 550 серий)торле-торле эпизодларда тегеннэн-моннан куренгэлэп,узенен йомшак тавышы белэн матур-матур сузлэрдэн торган репликалар эйтеп торсын.

№47 (24488) / 13.10.2009 22:36:25

Хөппи, 
борын турайту авыр эшмени?? орбакайте Казанда турайткан дип сойлилэр)))))Хэния фэрхинен йозе - башкортныкы.Кырым, хажи тархан тирэлэрендэ кэкрелэре дэ бар бугай анын)))))))

№46 (24487) / 13.10.2009 21:55:38

Иркэ, 
ты что инде, крючок борынлы хан кызы буламыни...

№45 (24486) / 13.10.2009 21:50:47

болай кунелле ижат)))))
царская особага эбельханова туры килэдер могаен. иркэ, ландышлар -скорее фавориткалар)))))

тарих ике тапкыр кабатлана ди бит.

чынлап, сатылмам дип эйтэ алмыйм, тик урыска тугел))))

Но чынлыкта безнен як халкы золэйха язмышыннан качып кызыл балчыкта иген иккэн кешелэр.чынлап та, ни эшлэр идем икэн пычак терэсэлэр))))

№44 (24469) / 13.10.2009 13:59:31

Иркэ, "для профилактики арбидол по 1 капсуле 2 раза в день"

нерсеге ул? матбугатта утыручыларга Дигидро одинметилоксо пропилпиразоло пиримидин илэтоксифенил сульфонил пиперазина цитрат кирэк

№43 (24466) / 13.10.2009 12:19:16

Сабира, тозэтэм
казан ханы - салават яки айдар галимов
колшэриф - илнар сэйфиев яки илназ сафиуллин (гитарасын асып, сугышчыларнын боевой духын кутереп йори)
соембикэ - иркэ яки ландыш
ханнын беренче хатыны - хэния яки зэйнэп
иван грозный - эпсилон яки рафис фазылжанов

массовкага барыс жырчылары да бара

№42 (24465) / 13.10.2009 11:50:18

Кстати,соемибкэ ханнын икенче хатыны булган,бугай. Димэк,беренче хатыны турында онытмагска кирэк! Анын да ир баласы булган булса, Анын да,могэен, тэхеткэ уз улын утыртасы килер иде!соембикэнен поддержкасы - крым ханлыгы булса,беренче хатын узенен союзнигы итеп кемнэрне сайлар иде дисезме? Э яннарында понталогиядэн сбивать итеп йоруче торле-торле морзалар ботерелеп йорсэ....эле любовь-морковьларын да кушып жибэрсэн,мм-м...покруче любого мексиканского сериала!

№41 (24464) / 13.10.2009 11:37:23

Нух, Невозможно-возможно. андый \"текэ\" актерлар катнашкан кинога спонсорлар да бик тиз генэ табылыр иде. Предлагаю в качестве массовки в роли обороняющих крепость - \"РУБИН\" болельщикларын, э явыз Иваннын гаскэрлэре булып ОМОН йорсен.

№40 (24460) / 13.10.2009 08:42:57

Буре, алар төшсә, клип кына дип атала ул. )
Невозможное - невозможно.

№39 (24459) / 13.10.2009 08:33:35

Тарихчы, барыбер нурания жамалины чакырмый булмый. Менэ ул тошерсен иде кина казан алынуы турында. Соембикэ ролендэ- хэния фэрхи, кол шэриф-салават, иван грозный-равил шэрэфиев

№38 (24457) / 13.10.2009 05:40:42

Иркә, дөреслекне бик азлар гына белә, дип уйлыйм. Безгә аны беркем дә сөйләмәс. Шунысы гына бик яхшы аңлашыла: Казан дәүләтенең язмышы 1552 елдан күпкә алданрак хәл ителгән булган. Бу дәүләтнең югалу сәбәбе - комсызлык, хирыслык.
Рәсми тарихчыларга ышанма. Алар безнең кәкре борынлы "туганнарыбыз" иҗат иткән уйдырмаларны һәм әкиятләрне генә кабатлыйлар. Дөреслекне без белмибез.

№37 (24456) / 13.10.2009 00:15:44

тарихчы, дурдом ясама инде, кызык канишны, но тем не менее...

№36 (24450) / 12.10.2009 22:06:56

КАзан. Ирек мэйданы. Хэтер коне.
Фирдус Гыймалтдинов:
"1552 елнын 12 октябре... сэгать 12.30....
казан кирмэне очен канлы сугыш бара. Урыс илбасарлары аяусыз рэвештэ татарларны кыра, суя... уле гэудэлэр аша кирмэнгэ, патша казнасына ач кыргый эт кебек ыргыла...
татарнын байлыгына хужа булу телэге аларны вэхшилэргэ эверелдерэ... казан канга бата...

бу вакытта хан сараенда казна очен жаваплы булган Иркэбану исемле ханэкэ интернетта Матбугат.ру сайтында мавыгып, виртуаль мэхэббэт кызык эйбер икэн дип уйлап, Нух белэн аул агаен куз алдына китереп, хыял дингезендэ йозэ, Илфат дэдэ исемле вэзиргэ акыл ойрэтэ... хэм шул мизгелдэ ул урыс вэхши илбасарларына казнанын паролен эйтеп бирэ...
Иркэбану ханэкэсе: "ой, мальчики, вы пришли что ли!? Вауууу русиш фантастиш! Ключи и пароли вооон там возьмите, а мне не мешайте, ок?! Аааа да кстати, как там Сююмбика в москве поживает? Чего то ее в аське не видать... ну чмок чмок, бай-бай".

12.30 сэгать... татар тарихынын бер канлы бите


№35 (24449) / 12.10.2009 21:54:09

Фәһим, 
тормышта узен булып кала алсан, яшэу беркайчан да туйдырмый.Монын очен эти-энисе балачакта балаларын гел яратып, гел мактап торырга тиеш. Э эни безне ярата иде. тэрэзэ янындагы голлэре янына килэ дэ:"шьлек, яшеллек, голлэр, кызлар - шулардан да матур эйбер юк!" - дип кабатлап кына тора иде мэрхум.кырыс хатын булса да, яхшы, матур сузлэрен безгэ жэллэмэде, ямьсез, начар суз эйтмэде.Кемнэр кайчандыр кемнедер саткан очен мин яшэудэн туктасы килсен инде, Фэхим абзый я! Сез лутчы доресрэк датасын эйтегез. Мин кайдадыр,"Казан утларында" ахыры укыган идем. 1552 елга хэтле бер-ике ел алдан сатып жибэрэлэр Соембикэне дип.

№34 (24447) / 12.10.2009 18:44:45

Иркә, бу хактагы төгәл чыганаклар һәм ялган "чыганаклар" барысы да игълан ителә калса, синең бу дөньяда яшисең дә килмәс иде, бәлки...

№33 (24446) / 12.10.2009 17:56:28

Корт, минем белуемчэ, Соембикэ бу датадан купкэ алда Мэскэугэ сатып жибэрелэ. кем тогэл эйтэ ала оздереп, чыганаклырга таянып, ярдэм итегез зинхар!

№32 (24445) / 12.10.2009 17:36:30

Илфат эфэгде,
хэзер стандартлар белэн дэвалыйсы, алар урынына мэтрушкэле чэй язып, берэрсенэ пневмония дигэн зыян салсан, несоотвествие дип кенэ калсалар ярый.Кстати, сезнен гэжиттэ укыдым ахры жэйге ялда.Сабадагы акушер-гинеколог Луиза ханым турында уголовный эш кузгалуын.ул элеккеге буын врачларыннан эле. Бездэ бит бер кырыйдан икенчесенэ тайпылалар.Аны бер хатыннын уле бала табуында гаеплилэр ахрысы.Сэлэмэт бала туу - ул хэрвакыт ходай кулындагы эйбер.Хэзерге физик тэрбия курмэгэн, 13яшьтэн 12 сантиметр каблуктагы кызлар турында суз барганда тем более.Ничек булып беткэндер ул эш, эйтэ алмыйм. Мисал очен китердем.

№31 (24437) / 12.10.2009 15:27:08

Илфат дэдэ, жырлардан башка чыгышларны тынламаган очракта Хэтер коне яхшы утте бит! кеше куп иде, яшьлэр)) байракны кем тотар дип егетлэрне эзлэргэ туры килмэде, алда басып торучы егетлэрне "бу безнен урын" дип бабай-эбилэр кумады ))))))))))) алгы сафта яшьлэр торды. Урыс матбагасы да колеп язмаган, кстати. Яшьлэр адекват иде дип язган Яна Амелина)))))

эчтэлегенэ килгэндэ, фикерлэремне эйттем))
фирдус белэн илфат абый кор тавышлары белэн сойлэу яхшы булды.
аннары бер тэкъдим бар иде. аны берничэ ел элек ук озвучили, оештыручылар арасында колакларына элгэн кеше генэ юк)))
Хэтер коне барган вакытта (митинг олеше кирэкми) 1552 елда булган вакыйгаларны искэ тошерергэ кирэк.
мэсэлэн,
Илфат абый тынлык урнаштыра хэм кор тавышы белэн эйтэ: 10.30 Явыз иван гаскэре Казан капкасын бэреп керэ... Без хэтерлибез дип эйтэ
аннары вакыт узгач Фирдус абсолютный тынлыкта эйтэ:
11.00 бу мизгеллэрдэ Кол Шэриф ханжэр кадап утерелэ...
урыннарын жэннэтэ булсын, соекле сэит!
12.00 Соембикэ кулга алына...
и.т.д.
ул коннен хронографиясе бар дилэр бит

короче типа так)

№30 (24429) / 12.10.2009 14:36:51

Иркэ, мин медицинадан ерак кеше булганга (заманында чуттан гына врач булмый калган идем њзем), химиягэ мљкиббђн тњгел. Ахыр чиктђ генђ ашыйм ул даруларны. Башка ысуллар да ќитђрлек. Рђхмђт, кићђшегезгђ. Сезгђ дђ врачлык принциббын читкђ куеп, пациентларга, беренче чиратта, зыянсызрак ысулларны тђкъдим итђргђ кићђш итђм.
Сез никтер кешегђ эш кушарга яратасыз. Минем кебек њк кеше буларак, сез дђ њз тђкъдимнђрегезне телђсђ кемгђ тапшыра аласыз. Мин шуны гына искђртергђ телђгђн идем. Аннан сезнећ фикер буенча, "БГ" негатив газета буларак, главаларнын, хакимияттэгелрнен коры отчетларын беркайчан да басмый. Чын эш књрсђтњ гамђле булса урын тњрдђн ђлбђттђ. Лђкин ул инде отчет дигэн жанрга керми.
Тагын бер кат рђхмђт. Минем персонама битараф булмаучыларга. минем љчен, мине кабул итмђњчелђрнећ дђ булуы, књп булуы мљџим. Алайса, тормыш кызыксыз булыр иде. сине яратмаучылар књп булган саен њзећнећ дђрђќђћнећ тњбђн булмавын аћлыйсћ...
ШУНЫСЫ КЫЗГАНЫЧ, ХЂТЕР КЉНЕ ЊТТЕ, АНЫН ФОРМАСЫ ТУРЫНДА КОНСТРУКТИВ СОЙЛЂШЊ БУЛМАДЫ. УЛ ОНЫТЫЛЫР ДА, КИЛЂСЕ ЕЛДА ТАГЫН КАБАТЛАНЫРЫБЫЗ, БОЕРГАН БУЛСА, ОЕШТЫРУЧЫЛАРНЫ СЊГЕП ЉЕБЕЗДЂ УТЫРЫРБЫЗ....

№29 (24391) / 11.10.2009 22:06:34

Илфат эфэнде, игътибарыгыз очен рэхмэт)))))))))Артык дорфалык курмэдем, мин кискенрэк коткэн идем)))))))Мина калса шушы дэрэжэдэ оппонентлар аралаша алса, без татарлар очен бик яхшы инде. эмоциялэрне тыя белергэ мин дэ бик куптэн ойрэндем эйтэ алмыйм. Тормыш кына ойрэтте.Чын аристократ баласы тугел бит))))Геннарда гына могаен))))

Юк, чынлап минем алдан белэсем килэ , мэсэлэн,Клинтон кем белэн очрашырга жыена рэсмилэрдэн башка. Белешеп, алайса шуларга тапшырыгыз.

Салкын тидерэ курмэгез.)))))для профилактики арбидол по 1 капсуле 2 раза в день.Или кайнар мунча.

№28 (24380) / 11.10.2009 14:55:51

Иркэ, мин Хэтер конен алып баруым турында хэбэрне махсус таратмадым. Инде болай да авызымны ачсам масая бу йолдыз, дип тенкэмне корыталар. Анда Илфат булды ни, Фирдус булды ни. Иван чыкты ни. Мине курергэ килэ торган Хэтер коне тугел бу. Бу кешенен идеологик дэрэќэсен билгели торган фал. Юбилеема чакырырмын яме. Озак калмады. 50не тутырып ятыш -)))

Семинар турында.
Бу форум мэгълумат чарасы тугел дип белэ идем. Ошаганны анлатып, мин монда мэкалэ дэ язарга бурычлы микэнни?! Анысын язып тормам инде, газетам да бар язарга. Кайсына олгерим. Шуннан укырсыз.

Анлап бетмэдем сез сойлэгэн ДТП, СФЕТОФОРнын Хэтер коне белэн арсындагы тэнгэллекне. Бу Хэтер конен тыярга кирэк, димэкчеме сез, я берэр ут чыгар дип куркасызмы? Аллага шокер анда монгарчы да тэртип булды, моннан сон да тэртип булыр. Оркетмэгез, болай да оркетэлэр. Бу Хэтер коненэ чыгып мине мэйданда курэ курмэсеннэр тагын дип кенэ куркып йоргэн кешелэр булганда, матбугат чараларынын кубесе дэшмэгэндэ, хэтта мулларыбыз да “Дэшми торыйм эле, Алла сакласын!” дип торганда Хэтер конен алып барырга ризалашунын ни икэнен анлатып тормыйм. Микрофонга сузылучыларны да тыю ничек авыр икэнен анлатмыйм. Артта нинди хэм кемнэр белэн сойлэшулэр булганын, булырга ихтималлыгын да эйтмим. Эле яшь кеше Фирдуснен дэ кыюлыгын анлатмыйм. Э менэ Сезнен кебек ойдэ акыл сатып утыручыларга сузем бар: мэйданга чакырмыйм, мин чакыручы тугел. Анда беркем беркемне чакырмый. Аны беркем оештырмый. Берничэ кеше чабып йори, алар, бу аларга кирэк очен чапмый. Мине дэ халык алдында микрофон тотасым килгэн очен чыкты дип уйлый курмэгез тагын. Хэтер конен искэ алу хэркемнен изге бурычы. Кол Шэриф бабаларыбыз, аларнын шэкертлэре алдында оят чонки. Бездэн башка да ялган, нахак хэбэрлэр таратучылар куп. Зинхар дэшми торыгыз. Сезлэр кебеклэрне жэлеп итэр очен анда чэй табыны кора алмыйбыз инде, гафу итегез. Тэкъдимнэрегез белэн рэхим итегез. Оешытырыйк башкача. Кешечэ.
Мэсэлэн, мин буген мэйданда кат-кат искэрттем, “Азатлык” сузен “Бердэмлек” кэ алыштырыр вакыт ќитте. Ризалашуым да “Азатлык” сузе белэн кычкыршмасагыз гына иде. Лэкин, бер торкем очен хаман “Азатлык” мохим. Бердэмлексез ул булырмы? Бердэмлек бармы? Буген мин курдем, хэтта оештыру эшендэ дэ узара да аяк чалучылар булды. Ни очен??? Минем монга башым ќитми. Бу донья кайчак мин анлый алмаслык катлаулыга эйлэнэ. Гомер буе шуны уйлап яши торгач 50гэ ќителгэн.
Агрессияне онытып, аек акыл белэн эш итсэк, Ленин бабайнын “1 адым алга, 2 адым артка” хезмэтен олге итеп алсак, яхшырак булмасмы? Экстримизмны читкэ куеп, аны юкка чыгарып….

КЛИНТОН ТУРЫСЫНДА…
Белсэгез иде, мин гомер буе очрашулар очен списокта булмадым. Моннан сон да анда минга урын юк. Халык янындагы списоктан гына сызылмадым беркайчан да. Гомумэн президиумнарда кеше житэрлек, миннэн башка да. Гафу, сезнен гозерегезне ути алмам инде, Клинтонга да соравымны бирэ алмам. Уз гомеремдэ Мэскэудэ ул чактагы Премьер министр Черномырдиннан да олы кешегэ сорау биргэнем юк. Хэм бераз психланырга мэжбэур иткэн идем аны.
Э газетага язылу мэсьэлэсендэ бу мэжбури тугел. Угетлэмим берэуне дэ. Сату-алыш биреш итмим. Телефоннан да шалтыратучылар минга «менэ газетанга язылдым, син шуны эшлэргэ тиеш», дип шарт куя башласа, бэхиллэшэм башка элемтэгэ чыкмаска хэм язылмаска кушам. Шунга курэ шартыгызны кабул итмим. Э сез эйткэн тема анда кызыл жеп булып сан саен диярлек яктыртыла. Лэкин Путин белэн Медведев «Безнен гэжит»не укымый. Максатын ни алайса, дисэгез… Максатым узара уз аныгыбызны уяту. Узан булса, милли горурлык булса бар да була. Лэкин милли шовинизм белэн бутамагыз. Ул курыкыныч авыру. Авыручылар безгэ файдага тугел.

Гафу, сузем озын булды, кыска язарга вакыт юк. Китэсем бар. Хэтер коне эшемне калдырды. Бакчамда.
Дорфалык очен гафу утенэм. Бик тунгып кайттым.

№27 (24379) / 11.10.2009 14:25:26

Иркэгэ, http://matbugat.ru/news/?id=1611

барсы да хэбэр ителде алдан, эллэ ничэ рассылка ясалды

№26 (24378) / 11.10.2009 14:19:18

Иркэ, Сез журналист та, язучы да тугел, шунга хата очен оялу урынсыз, гэрчэ бу кешене бизэмэсэ дэ. Аннан форумда язучылардан хата эзлэп утыруны ыштан тобеннэн бет эзлэњгэ тинлим мин. Лэкин, гафу њтенэм, эш хатада гына тњгел, мин сезнен язганны авыррак анлыйм. Гыйлем, кругозор дэрэжэм ќитми сезнен белэн чагытырганда. шуна тагын бер кат укып чыгыйм эле.

№25 (24377) / 11.10.2009 14:17:26

Митингка быел чыга алдым. Кубрэк яшьлэребез чыккан иде. микрофоннан ялкынлы сузлэр сойлэнде.Чын-чынлап татар миллэте очен хезмэт итучелэргэ рэхмэт. Нэрсэдер, кызык эзлэп кенэ йоргэн гамьсез кешелэрнедэ курергэ туры килде.Бердэмлек житми шул безгэ жэмэгать.

№24 (24376) / 11.10.2009 10:58:53

Казанга Хиллари Клинтон килэ дигэч, беренче сорау булып рэсмилэрдэн гэйре кемнэр белэн очраша икэн дигэн сорау башта кайнаган иде.
Уйлап-уйлап яткач, Илфат эфэнде, сез очрашучылар арасында шикелле. сезгэ миннэн, ягъни татар гражданнарыннан, беренче суз татарча урта хэм югары белем алу момкинлеге турында суз ин беренче кузгалырга тиеш. Гэжитегезгэ язылам шул очракта. Бэлки язгалармын да. туйдырдылар бмит инде чыктым аша купер язасын дип,менэ сезгэ татар белем купере аша чыктым дип язып жибэрермен.

№23 (24375) / 11.10.2009 10:28:04

Э-э, корт, аннары ни... нинди реквием, милли бул)))))Мин дэ бер нимеслэрдэ инде жиде ел белем остэуче жегет татарча реквиемнар уйнарга ойрэнеп кайтыр дип котэ идем дэ.....Хаман шул тубэтэй белэн гармун, саксофон остэлгэн икэн...анысын да бер-ике минут кына орэ.

Узебезнен Абязов кына уйнаса инде.

Дуслар, менэ монда берузем пикет ясап утырам эле))))))))))ботесе митингта ахры, или шашлыктамы)))))Как говорится по всем линиям фронта ))))))

№22 (24372) / 11.10.2009 09:27:35

Корт, чынлап та, аллея бик эйбэт идея.!!!!!!!!!!Тик хэзер оч квадрат метр саен "Эделвейс" бит. Ой каршында эз генэ буш урын бар иде, тагын эдельвейс. Икесе рэттэн терэлеп торалар. Эллэ эдельвейснын исемен алыштырыйкмы, Фучика урамына килеп карагыз эле, эдельвейс аллеясы!!!!!Менэ креативить хочется, пока застряло.

№21 (24371) / 11.10.2009 09:17:44

Илфат Файзрахманов,

бу сузегез берничэ кон элек булган булса, эйбэт булыр иде. Моны укыганда сез митингта ялкынлы сузегезне эйтэсездер.Фирдус тэ акыллы жегет куренэ.Безнен татар мэгълумэт чаралары мина гел йоклап ята шикелле. Ниндидер чара узгач, менэ шунда шул булды дип кенэ язалар ачу китереп. Э бит мин барган булыр идем, дим.
 "Менэ быел бик яхшы семинар оештырылган иде. Бик эшлекле сойлэшу утте" - гел шулай. Бу,гомумэн, профессионал информациясеме!? Мина кемнендер отчеты кирэкми беренчел, мине кызыксындырган эйбер турында мин узем укырга, белергэ, катнашырга тиеш.Мина конкрет кагылышлы нэрсэлэр турында гына кемдер отчетын тынлый алам. Мэсэлэн глава, мэр отчеты.Тик алардан да файда эз.Читкэ киту була инде, шулай да эйтеп узыйм, куп еллар шундый отчетларда халык Фучика урамы белэн Проспект победы кисешкэн жирдэ светофор сорый иде.Анын бер важный моменты бар - яшь балалы энилэр арбалары белэн Сыртлановадагы 12поликлиникага бару очен яртышар сэгать машина узганын котеп торалар иде. Жавап хэрвакыт бер була иде - трасса бу, светофор ярамый.Ике ел элек 18яшьлек кызны шул чатта машина бэрдереп яшь гомер озелгэч кенэ светофорлар, зебралар барлыкка килде.

Бу мисал читкэ киту кебек булса да, мин бутэн эйберне анлар очен китердем. Бездэ власть, кеше улмичэ бернигэ игътибар итми. Жыеннардан ул инстиктив кына курка.Тыныч акциялэр ин беренче чиратта узебез очен кирэк. Жыела, оеша алабызмы!? Оеша алган кеше белэн исэплэшергэ туры килэчэк.Хэтер коне ул, сэяси пробелеманы алып атсак, эмоциональ яктан бугенге конгэ бке ераклашкан эйбер.Эгэр кемнэрдер очен бу жыелырга сэбэп икэн - бик эйбэт.Э менэ мин шэхсэн яна стандартлар котэм мэгэрифтэ.Анда 10класс татарча белем, татарча керу имтиханы булмаса, берузем чыгарга эзер.Битлегемне салырга да эзер, кемдер минем чын исемемне белэн кызыксынса.
Болай сез эйткэн формалар ул бугенге кон яшьлэренэ анлаешлырак, бэлки массовый тос тэ алыр.Килешэм, мин дэ нэкъ шул турыда язам.
Э мин -пацифист.Нэфрэт тупламаска,сугышка барып житмэскэ кирэк. Шунлыктан минем Жэлилгэ дэ уз карашым бар. Э ул чордагы тарихка килсэк , мине икенче эйбер борчый. Халык узен эмоциональ яктан бик куркэм легенда- иллюзия белэн тынычландыра. Соембикэ турында эйтуем.Кайчан Соембикэ ханбикэне Мэскэугэ САТЫП жибэргэннэрен ачык, кычкырып, ачынып сойли башлыйбыз!? Узебезгэ узебез сорау куярга кирэк - без нинди халык!? Шул тарихый факттан сон ул яшэргэ ометлеме, хаклы идеме!? Эгэр без яшэп калганбыз икэн - димэк, яшэргэ сэлэтле кыйпылчыклар булган. Шул кыйпылчыкларны без устерэ алдыкмы!? Сорау менэ шул тирэдэ кайнарга тиеш. Бу минем шэхси фикер.

Пиэс. Алдан хэбэр булса, сезгэ лично кул болгарга барачак идем)))))))

№20 (24370) / 11.10.2009 03:48:21

Корт син ефэк корты мы эллэ?
яхшы гына фикерлэр сойлисен
икенче елга фикерлэрене (кай берлэрен ) тормышка ашырсак яхшы булыр иде, шахидлэр истэлегенэ Аллея утырту.х.б.

№19 (24367) / 11.10.2009 00:43:30

формасын узгэртсэн, бабайларнын йорэге ярыла бит))) алар очен Мэскэу фэлэн-тогэн, бэйсезлек дип кычкырып,милли мазохизм белэн шогыльлэну кунеллэренэ якын, шуна да программага,хэтта яшь шагыйрьлэрне керттертмилэр бит алар)))
ХЭтер конен митинг тугел, э сыктау формасында эшлэргэ кирэк. реквием итеп. казан кремле тобендэ, татар бистэсендэ жанозгеч оркестр уйнасын... монэжэтлэр эйтелсен... елап шахит киткэннэргэ дога укылсын, ярминкэ мэйданында намаз укырга кирэк бергэлэп...
житте инде урыслар безне суйды, урыслар татарстаннан чыгып китсеннэр дип кычкырырга. Хэтер коне мэгънэсен башкача итеп урысларга житкерергэ кирэк, алар да безнен бергэ бу коннэрне искэ алсын, аларнын ягында да байтак кешелэр хэлак булган бит...
лозунглар искерде, жэмэгать, пар чыгарудан файда юк, башкача эшлэргэ кирэк.
хэйкэл дип тэ елау туйдырды. Чуртыма кирэкме ул хэйкэл?! Татар моселманнары хэйкэл куймаган. кирэк булмаган эш, купме нервы, энергия шуна сарыф ителэ. хотя чо нервы инде, ТОЦка жинел бит, ничего нового придумывать не надо, ел саен бер ук морэжэгать кабул ителэ, аны янадан бастырып та тормыйлар шикелле)))
Энэ шэхитлэр истэлегенэ паркка, урамга, мэйданга исем биру турында уйларга кирэк лучше. алайса бер эйберне забили себе в голову и все чиклэрдэн чыга алмый газапланалар. эйдэгез, КАзан ханлыгын яклап хэлак булганнар истэлегенэ казанда агачлар утыртабыз!? файдалы да, хакимияттэгелэр дэ каршы булмас дип уйлыйм

э чыгу-чыкмау хэр кешенен уз эше. ник теге яки бу чыкмады дип тикшермэгез. чакыра, жэлеп итэ белегез башта

№18 (24366) / 11.10.2009 00:12:46

Мине манкортлыкта гаепли курмэгез берук. Никтер минем комптан текст китми. Э монысыннан татар шрифтлары югала.
Админ, мине отключать итмэгэсендер бит-))))

№17 (24365) / 10.10.2009 23:59:45

Акылы гына тугел уз ангы томаланмаган кеше Хэтер конен торлэндерергэ тиеш тугел. Ничек инде, халкыбызнын, тарих битлэрендэ ин канлы вэхши сугыш булып кереп калган канлы фаќигасен шулай – тегелэй дип мыскылларга ќорьэт итэбез. Аны болай да тихо-мирно гына искэ алып, эле алай булса рэхмэт, хэтта Казаннын Россиягэ кушылуы, Џэм бу кушылудан татар халкынын мэдэнияте чэчэк аткан, бу халык грамотный булган, дип ышандырмакчылар да ќитэрлек. Бу хакта балачакта тарих дэресендэ белгэч мин бик хурланган идем.... Хэзер дэ бетмэде бит бу анлатма....
Монда кайберэулэр шулар тегермэненэ су коя. Мэйданга беркем беркемне мэжбури жыймый. чыкма, оендэ утыр. Тик син искэ ал, белгэннэренне укып дога кыл бабаларыбыз рухына. Моны мэчетлэребездэ искэ алып жомга вэгазьлэре укыйсы иде, џэр авылда, поселокта шулай билгелэп утэсе иде. лэкин бу куркыныч, чонки халыкнын узангы усэчэк. э болай тыелган, яисэ ялгыш курми калган, битараф матбугат, радио-ТВ бар.

Дорес, форма турында куптэн сойлэшергэ вакыт. ул тэмам искерде. Инде ул формадан доресен эйткэндэ сару кайный. Ул мэйданда "Азатлык" сузен мин 20 ел тынлыйм. Лэкин авызым џаман балланмый. Шулай да мин бу митингны быел алып барырга ризалаштым. Сценарийны да кордым. Ведущилыкка Фирдусне дэ чакырдым. Башка формасы уйланмаган икэн, монысын булса да уткэрергэ кирэк пока. Лэкин алга таба нишлэргэ ќитди итеп уйлыйсы иде. Монда тел-грамматика олкэсендэ, акыл дэрэќэсендэ ялтырау ярышы оештырмагыз, зинџар. Монысы ошамаса, эйткэнемчэ, минга да ошамый, тэкъдим итегез. Килэсе елда бэлкем искэ алып булыр, стереотипларны жингэ алырбыз. Э ќылы ойдэ акыл сатып утыру бик ќингел. Инде Хэтер конен дэ кабергэ атсак, ни булыр???
Менэ быел бик яхшы семинар оештырылган иде. Бик эшлекле сойлэшу утте. Мин узем дэ бик кызыклы мэгълуматлар алдым. “БГ”да зурлап язачакбыз. Ник анысына килмэдегез? Анысы бљтенлђй башкача иде бит. Мондый семинар, конференциялэрне берне генэ уткэрэсе тугел. Быелгы башлангыч авторларына мэдхия. Килэсе елда аны атналык итэргэдер. башка шэџэрлэр, авыллар, џэр мэктэп очен эзерлэргэдер. Монын очен чыгымнар артык кирэк тугел. галимнэребезнен хезмэтлэрен шушы ук интернет аша таратып була. Тикшерсеннэр, бэхэслэшсеннэр џэр мэктэптэ, мэсэлэн.
Мин узем элек тэ эйткэлэп карадым, Хэтер конен сэнгать фесивале итеп утэрергэ тэкъдим итэм. Кайберэулэр ирониялэштергэнчэ, бу дискотека тугел. Монэќэтлэр, шигырьлэр, татар халык ќырлары... Акыллы сценарий... Чакырыла узебезнен олкэн ќырчыларыбыз, шагыйрьлэребез... шунда кыска гына сузе дэ сойлэнэ, халык та ќэлеп ителэ. кайберэулэр уйлаганча, безнен халкыбыз гел елап кына утырмаган бит. Монлы ќырлар каян туган булыр иде, алайса...
Э бугенгедэй митинг та була икэн, булсын. Бу файдага гына. Лэкин анда "Азатлык" дип кычкырмый, акырмый, янамый, кеше куркытмый гына сойлэшергэ, бугенге проблемалар, уткэндэге сабаклар турында... 1552нче ел очен гаеплелэрне эзли башласак, урысларны гына гаеплисе юк....
Тэкъдимэрегезне рэхим итегез...
Иртэгэ син чык мин чык дип геройланып утырмагыз. Ин яхшысы дэшми кал, эгэр сузен юк икэн.
Гафу, дорфалык очен. Чонки минга Казан очен корбаннар бик кызганыч, ќитди нэрсэне мэсхэрэгэ бормавыгызны ялынып сорыйм. Бу темага гына булса да амбициялђрне, ирониялђрне онытып торыйк. Гљнаххка кермик.

№16 (24364) / 10.10.2009 22:21:34

Сез белэсезме турэлэр бу коннэн ничек шурлилэр! Тукайдагыча \"Мэскэулэр тотса якан\" алар очен ахырзаман, бигрэктэ министрдагылар. Дустым, Кол Шэриф мэчетен ачканда, 1552нче елны искэ алдыртмас очен З. Рэхимьяновнанын ничек судроглары булганын сойлэде! И чынлап та, остэн-остэн генэ узып киттелэр, для галочки. Хэтер конен дэ если честно, эгэр Аллам сакласын, остэге мэкалэ авторы сораганча рэсмилэштерелсэ будет просто ужас. Галочка заказано. Минем фикер, ул коннэр синен жанында, тэнен hэм телендэ булырга тиеш. Урысны кургэн саен ана утерэм дип ябышырга тугел, э бабан нэселе башындагы туганынын канын коючы миллэт вэкиле икэнен анлап, аларнын кутен ялаудан тыелып торырга кирэк. Эпэт теки минем фикер!

№15 (24363) / 10.10.2009 21:42:25

ауыл агае, 

Хэерле юллар!

№14 (24347) / 10.10.2009 10:38:31

Бәйләнмәгез ИЛгә.Ул үз исме белән йаза.Фамилиясе шундый.

Чыгу чыкмау, һәр кешенең үз эше.Тагын кабатлыйм,татар җанлы,татар акылы,үзен татар дип санаганнар,барырга тиеш мәйданга!

Хәзерге көнгә кадәр исән калган татар,куркаклар нәселеннән булулары да ихтимал(сугышмайча качканнар турында әйтүем).Батыр татарлар сугышта кырылып беткәннәр.Шуңа күрә,батыр сугышчыларыбызны искә алыйк,качкан бабаларыбыз өчен,гафу үтеник...

Бу көнне,барыбыз да хәтреннән чыгармасын иде!!
Казанга җыенам,бүген чыгып китәм,иншаалла.

№13 (24346) / 10.10.2009 09:52:06

"ип" андый сузгэ синен хакын юктыр
уз исеменнэн дэ 0ялганзатнын Хэтер
конендэ булуы шикле..Экран артына
поскан бэндэ..майданда ? ?
"Мазох" ка килсэк..нигэ 65,..лэргэ
бэйлэнмисен..
Син табынган "дэу абзый" да да ЭДЭП Кеше Исем(фио)нэрен Зур(больш
Хэрефтэн башларга к у ш а..

№12 (24345) / 10.10.2009 09:39:19

ил, 
комплекс? - могаен. лэкин. "исеннернен кадерен бел, улгэннэрнен каберен бел" дигеннер. ул конне оныту дорес тугел дип уйлыйм.

еврейлар шул комплексны (холокостны куз алдында тотып эйтуем) донья масштабына кутереп, деулетле була алдылар. элегэ кадер эмоциональ елаулары дэвам итэ. башка торле формаларда - фильмнарда, китапларда хб.

"акыллы халыклар дәүләтле булгшан көннәрен билгеләргә тиеш бит, югыйсә."
э дэулэтен булмагач, нерсесен билгелисен инде анын? казан ханлыгы тозелген конне уйлап чыгарыпмы?

"ага. надоело. бер үк сүз. бер үк карт бабайлар. шул ук эмоциональ елаулар."
димек, элегрек узегез де "комплексовать" иткэнсез, хэтер коненэ чыккансыз икэн. Хэзер комплекслардан азат булгансыз. шулай килеп чыга тугелме?
аннары. сез узегез де берер яналык тэкъдим итэ аласыз. телэгегез булса.

№11 (24344) / 10.10.2009 09:27:20

марс, 
//\\\"образованиев не хватит\\\" - ну да, \\\"образованиев\\\" не хватит.//
это тонкая ирония. если чо.

//чыгарга тиеш тугел. тиеш эйберлер ул совет елларындагы демонстарция-митинглар гына иде. хэзер акциялэр ирекле.//
ну да. ә менә, типа \"милләтчеләр\" (типа, Фаннур) = тот же совок, но наоборот.

//уз дэулэтен югалткан, уз халкына зур кайгы килген конне барлык акыллы халыклар да билгелеп утэ.//
комплекс?
акыллы халыклар дәүләтле булгшан көннәрен билгеләргә тиеш бит, югыйсә.

//куп еллар мэгънэсе бар иде, хэзер мэгънэсе беттеме?//
ага. надоело. бер үк сүз. бер үк карт бабайлар. шул ук эмоциональ елаулар.

№10 (24343) / 10.10.2009 08:44:26

ил, мина булмаса да...

\"күп еллар чыктым.
хәзер мәгънәсен күрмим.\"
куп еллар мэгънэсе бар иде, хэзер мэгънэсе беттеме?

\"аңлатып карагыз әле, ни өчен чыгарга тиеш мин анда?\"
чыгарга тиеш тугел. тиеш эйберлер ул совет елларындагы демонстарция-митинглар гына иде. хэзер акциялэр ирекле.

\"образованиев не хватит\" - ну да, \"образованиев\" не хватит.

уз дэулэтен югалткан, уз халкына зур кайгы килген конне барлык акыллы халыклар да билгелеп утэ. шуна куре эченде жаны булган татар бу конне искэ алсын иде. урамга чыгу турында гына суз бармый.

Fannur, э сез почти казандагы почти ярты миллион татар хэтер коненэ курыкканга чыкмый дип уйлыйсызмыни? мин анын сэбэбен башкада курем.

№9 (24337) / 10.10.2009 07:17:57

Fannur, 
хэрбер акция эйбэт анысы.Лэкин хэрбер акциягэ эчтэлек салына.Бу акциянен мина сэяси тосмере бар шикелле.Дэулэт жимерелгэн кон бит, татар юкка чыккан кон тугел.Икенче тосмере, жыелып узебезне -узебез ышандыру - менэ без бар!Акциялэр бутэннэргэ курсэту очен эшлэнелэ. Элбэттэ, элегрэк, анын мэгънэсе бар, кочле иде. эйтик мина мэктэптэ Тасср егерменче елда тозелгэн дип ойрэтэлэр иде. Мин сразу без анарчы кайда булдык икэн дип баш вата башлый идем.Буген бик буталчык булса да, Россия тарихы- ул татар тарихы икэнен белэбез.Киев Русе калмагач, отец Тихон:" Россия и Украина едины," - дип йореп кенэ, доньяга бу урыс тарихы дип ышандырып булмый.Шунлыктан, мин ул яктан Равил хэзрэт сузлэрен якын кабул иттем. Ажины да ботен кеше укып бетергэч кенэ укыганмын икэн кызганычка каршы. Нинди генэ карашлар булмасын, бу торкилэрнен янадан тарих сэхнэсенэ кайтуы.Бу - башы гына.Менэ шуннан чыгып бу акциянен мэгънэсе тарайды шикелле.

Лэкин хэр акция файдалы!Эгэр дэ кемдер узенен волясын курсэтергэ тели, оеша ала, хэм курсэтэ икэн бу бик яхшы эйбер.Лэкин мин дэ, калганнар да узенэ актуаль булмаган эйберллэргэ бик исе китми.Эимма мин шундый сэяси телэк курсэтучелэр булуына шат.

№8 (24334) / 10.10.2009 01:46:30

Fannur, 
иманыгызны белмим.
куркмыйм.
күп еллар чыктым.
хәзер мәгънәсен күрмим.
при чём монда хатаскраю???

аңлатып карагыз әле, ни өчен чыгарга тиеш мин анда?
хотя... вряд ли. аңлата алырсыз. образованиев не хватит.

//хам 40 сабап-сылтау табачак//
ну да. хам.

№7 (24330) / 09.10.2009 23:32:27

Иманым камил, Ил куркачак чыгарга хам 40 сабап-сылтау табачак. Моя хата с краю.

№6 (24321) / 09.10.2009 20:43:11

Рафис Кашапов Чаллы Без Чаллыдан Алла боерса 50 ләп кеше килергә җыенабыз каршылык килеп чыкмаса, шулай ук Уфадан бер автобус халык килер дип ышандыралар...
http://www.azatliq.org/content/article/1846711.html

№5 (24295) / 09.10.2009 14:38:58

вот ведь здорово.
рәхәттер инде ул.
ел саен расковыривать рану.
мазохисты...

//Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт //
вот-вот. они сами запутались наверно уже.
кем кайсы рәис.
әле некто тәлгать бариев та рәис иде бит. бугай.
уже нет? профукали? в очередной раз?

№4 (24287) / 09.10.2009 13:17:24

алайса 30 августта уздырырга кирек хетер конен

№3 (24284) / 09.10.2009 13:01:25

Минемчә, Хәтер көнен октябрьнең икенче якшәмбесенә билгеләү дөрес булыр иде. 1552 елда Казан 30 августтан башлап камалышта торган, шуңа күрә Хәтер көненең төгәл датасы була алмый. Бу 34 көннең теләсә кайсысы - Хәтер көне...

№2 (24280) / 09.10.2009 09:47:54

http://www.intertat.ru/clauses/?pid=11922

Анкарада Хәтер көне узды

№1 (24260) / 08.10.2009 20:45:52

Шэхэр УВД сы белэн килешу эйбэт
булган..Аллаh телэсэ тыныч кунел белэн б а р а б ы з....

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом