|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Сәясәт
Кыргызстан Президентының төпчек кызы татар егетенә кияүгә чыккан (ФОТО)Кыргызстан Президенты Алмазбек Атамбаевның кызы – 19 яшьлек Алия Шаһиева кияүгә чыккан. Бу хакта ул социаль челтәрләр аша хәбәр иткән. 19 яшьлек Алия сәнгать училищесында белем ала. Ул – Президентның икенче никахтан туган кызы. Хәбәрдар булсагыз, беренче хатыны – Буажар Тенизбаевадан соң, Алмазбек Атамбаев 1988 елдан бирле татар милләтеннән булган Раиса Атамбаева белән гомер кичерә. Алия дүрт ел очрашып йөргән егете белән кавышкан. Президент киявенең исеме – Константин. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул – татар, ди.
"Милләт – бары тик формальлек кенә. Якты хисләр өчен чикләүләр юк!", – дип язган Алия.
--- |
Иң күп укылган
|