поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2016 Мәдәният

К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән ачыла

15 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале башлана. Аны татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек артист, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган спектакль белән ачу традициягә әверелде.

Әйтик, 2014 елда узган фестиваль программасына К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Назлы кияү” спектакле старт биргән иде. Бу күркәм гадәт быел да үтәләчәк: фестивальне ачу тантанасыннан соң тинчуринлылар тамашачыларга “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итәргә ниятли. 
 
Әлеге спектакльнең премьерасы театр сөючеләрне 2013 елның 12 апрелендә сөендергән иде. Аның режиссеры – Резидә Гарипова. Ул театрның баш режиссеры, бу спектакльне берничә тапкыр сәхнәгә куйган Рәшит Заһидуллинның шәкерте. Иҗат юлында Рәшит Заһидуллин да “Сүнгән йолдызлар” әсәренә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә. Аның тарафыннан пьеса беренче тапкыр 1999 елда К.Тинчурин театрында, аннан соң 2011 елның 12 апрелендә Төркиянең Әнкара дәүләт театрында төрек телендә сәхнәләштерә. 
 
К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасы, әдипнең башка әсәрләре кебек үк, бүген дә актуальлеген югалтмый. Әдәбиятта бер-берсен өзелеп сөйгән ике ярның бергә була алмау фаҗигасен сурәтләгән әсәрләр халыкта һәрвакыт зур кызыксыну уята. Ромео-Джульетта, Фәрхәд-Ширин, Таһир-Зөһрә мәхәббәте кебек К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ындагы Сәрвәр белән Исмәгыйль мәхәббәте дә күптән инде халык күңелендә яши. Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге сәхнәдә профессиональ музыкантлардан торган төркем булуга бәйле. Сәхнәдә яңгыраган һәрбер җыр, контрабас, барабан, скрипка, баян, флейта моңнарына кушылып, тамаша залына күчәчәк.
 
Спектакльдә төп рольләрне театр сөючеләр күптән инде яратып өлгергән яшь артистлар Резедә Сәләхова, Булат Зиннәтуллин башкара. Надир мәхдүм ролен Зөлфәт Закиров уйный. Фатыйма роле Гүзәл Галиуллинага ышанып тапшырылган. Спектакльдә шулай ук Лилия Мәхмүтова, Гүзәл Гарәпшина, Әнәс Галиуллин катнаша. Авыл яшьләре ролендә –  Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров, Камилә Галиева,  Диләрә Фәттәхова, Айсылу Мөсәлләмова, Гөлнара Гыймранова, Салават Хәбибуллин.
 
Куелышның хормейстеры – Алия Хәмзина. Хореографы – Мария Лазукова.

---
Тинчурин театры
№ --- | 06.09.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»