поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2016 Мәдәният

Тикшерүче булырга хыялланган җырчы Диана Габдрахманова белән әңгәмә (ФОТО)

Марий Эл республикасының Бәрәңге районында иҗат итүче, профессиональ җырчы Диана Габдрахманова Казан белән якын бәйләнештә тора. Татарстаннан читтә яшәсә дә татар җырына мәхәббәтен исбатлаучы яшь башкаручы яңа профессиональ үрләр яулау өстендә эшли.

— Марий Элда яшәп, Казанда иҗат итү кыенлыклар тудырмыймы?
— Казанда җырлар яздырам, аранжировкалар ясатам, иҗатны, гомүмән, Казанда алып барам. Беренче клипны да нәкъ менә Татарстан башкаласында төшердем. Сентябрь аенда Зәйнәп Фәрхетдиновадан мастер-класс алырга килүем. Зәйнәп апаның иҗаты белән бәләкәйдән кызыксынам. Әнием кечкенә вакытта ук татар җырларын куя иде, мин үземчә шул көйләргә бии һәм җырлый идем. Әни ягыннан барлык туганнарым да бик матур җырлый, сәнгать белән кызыксынуыма  да әнием һәм әбием йогынты ясагандыр дип саныйм, аларның тавышлары бик моңлы.
— Җырга тарту көче сине музыкаль мәктәпкә дә китергәндер?
— Музыкаль мәктәпне тәмамлагач Йошкар-Оладагы мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем. Анда минем укытучым, Марий Элның атказанган артисты, Лариса Васильевна Кренёва тавышымны куйды, вокал өстендә эшләде. Татарлардан мин берүзем идем, шуңа концертларда да бертөрлелек булмасын өчен гел татарча җырларга сорыйлар иде. Мин ансамбльда марийча да, русча да җырладым. Алга таба да музыкаль юнәлеш буенча Казанга укырга керергә теләк бар.
— Үзеңнең карьераң өстендә эшли башладың, хәтта җырларыңа көйне дә үзең иҗат итәсең. Бу эшкә илһам каян килде?
-Кияүгә чыгып, декрет ялында булган чакта музыка башка керә башлады. Иң беренче җырымны үзебезнең татар теле укытучысы шигыренә иҗат иттем. “Гомер ике килми” дип атала. Көен иҗат иткәч, Казанда тавышны яздырдык, аранжировкасын ясаттым, шуннан башланып китте. Җырымны ишетеп, Татарстанда иҗат итүче Фәнәвис Дәүләтбаев шигырьләрен тәкъдим итте, бүгенге көндә аның белән берлектә иҗат итәбез.
— Кайсы чараларда чыгыш ясыйсың? Татарстаннан читтә яшәп, репертуарга бары татар җырларын гына җыеп кына да булмыйдыр?
— Русча да җырлыйм, күбесенчә Ирина Круг җырларын үз итәм, ләкин өстенлек татарча җырларда. Мин концертларда да чыгыш ясыйм, ләкин Татарстанда зур сәхнәгә чыкканым юк әлегә. Татар дискотекаларына чакырулар килә, анда бик теләп катнашам. Миңа милли атмосфера бик ошый. Хәзер күпчелек җырчылар мәҗлесләрдә чыгыш ясый, мин дә шулар рәтендә. Әлбәттә, киләчәктә популяр җырчы булу хыялы бар.
— Зәйнәп Фәрхетдинова җырларын тыңлап үстем дисең. Аны музыкаль өлгең итеп кабул итәсеңме?
— Ул минем өчен үрнәк. Аның барлык концертларын карап чыктым. Җыр осталыкларына Зәйнәп Фәрхетдиновадан өйрәнәсем килә. Аның иҗатына гашыйк кеше дип атасам да була үземне, барлык җырлары ошый. Ул бигрәк тә халык җырларын яхшы башкара.
— Ә үзең баянга кушылып халык җырларын башкарасыңмы?
— Әйе, башкарам, ләкин бу формат һәрбер чыгышларда да урынлы түгел. Баянны исә һәрбер аранжировкага кушырга тырышам, ул музыкаль уен коралларыннан минем иң яратканы. Үзем дә музыкаль мәктәптә баян классын бетердем. Беренче теләгем фортепианога уку иде, тик, урын булмау сәбәпле, баянга ризалаштым. Дөрес, ул вакытта мин баянны аккордеон белән бутаганмын. Укуымны тәмамладым, бәлки шуңа баян күңелгә якындыр. Колледжта шулай ук флейтада, фортепианода уйнарга өйрәндем, бары гитара белән генә минем килеп чыкмады. 
—  Бүгенге көндә чит илгә, рус эстрадасына тартылу бар. Синең иҗатыңда мондый алымнар чагылыш табамы?
— Татарча җырлау миңа күпкә ныграк ошый, ләкин беренче җырны иҗат иткәч әтием тыңлап карауга “монда рус музыкасы мотивлары чагыла” — дип әйткәне бар. Минем музыка бераз шансонга да тартылган дисәк була.
— Син беренче клибыңны инде төшердең, киләсе клипны көтәргәме?
— Беренче клипны төшергәндә сценарий бөтенләй үзгәреп бетте. Ничек килдем, шулай төшерә башладык. Табигать, Казан күренешләре керде ул видеога. Икенче клипны мәхәббәт темасына багышлап бина эчендә төшерәсе килә. Җырны яза башладым инде, киләчәктә әлеге максатны тормышка ашырырга исәп.
— Башка җырчыларга да көйләр иҗат итәсеңме?
— Башка җырчыларга язарга тырышмыйм. Дөрес, сорап киләләр, ләкин минем репертуардагы җырлар кабатланыр сыман тоела. Акча эшләү дип кумыйм, иҗатны өстен чыгарам.
— Үзеңне сәхнәдә нинди образда күрәсең? Нинди киемгә өстенлек бирәсең?
— Миңа озын күлмәкләр ошый, ачык киемнәр, кыска итәкләр кияргә яратмыйм. Әлбәттә, барлык өлешләрне каплап бетермим. Сәхнә костюмнарын үзем уйлап табам, тукымаларын сайлыйм. Күбрәк шәрык стиленә тартылам.
— Үзеңне тәлапчән дисең. Бу иҗатка, эшкә карата чагыламы яисә тормыштадамы?
— Тәлапчәнлек иҗатка гына кагыла. Үземә карата мин тәлапчән дия алмыйм. Тавышны яздырганда, аранжировканы ясатканда үземә ошаган нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр тырышам. Бәхеткә каршы, минем белән эшләүче авторлар  белән дә, аранжировканы ясаучы Филүс Беркет белән дә без бер дулкында.
— Бары бер авторлар белән генә эшлисеңме?Бертөрлелек барлыкка килер дип курыкмыйсыңмы?
— Бераз курку бар, соңгы арада андый уйлар килә башлады. Бертөсле килеп чыга сыман. Башка авторларга да игътибарны юнәлдерәм, моңарчы яздырылган җырларны бер кеше белән генә эшләдем, хәзер исә башкалар белән дә иҗатташлык итәсе килә. Көйләрне бары үзем язарга телим.
— Үзеңне башка һөнәрдә күрәсеңме? Алга таба музыкаль белем бирәсең килмиме?
— Юридик юнәлешне сайлар идем. Мине детективлар кызыксындыра, үземне тикшерүче итеп күрәм, тик бу күзаллаулар бары хыялда гына калыр. Музыкага килгәндә, укытасы килми, бу һөнәр күңелгә ятмый ничектер. Үземне бары җырчы итеп танытасым килә.
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 06.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»