|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2016 Фаҗига
Казанның күпкатлы йортында янгыннан соң хатын-кыз мәете табылган (ФОТО, ВИДЕО)Казанда Әмирхан урамындагы ун катлы 41нче йорт подъездында чыккан янгын сүндерелелгәннән соң, анда фатир ишеге янган иде, хатын-кыз мәете табылды, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Бүген 10 сәгать 25 минутта бишенче каттагы фатир ишеге яна дигән хәбәр алынган иде.
Подъездны куе төтен баскан булган. Янгын сүндерүчеләр өске каттан кешеләрне эвакуацияләгәннәр.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын-кыз үлемендә янгын сәбәпче булмаган, аның үлеме криминаль характерда булырга мөмкин. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.
«Татар-информ» агентлыгы корреспондентына биредә яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, фатирда өлкән яшьтәге хатын һәм аның спиртлы эчемлекләр кулланучы улы яшәгән.
Видеоны сылтама аша үтеп карый аласыз.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|