поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2016 Мәгариф

Биш көнлек укуга күчәбез?!

Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң?

Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә?
 
–Белем көненә бала­лар­­ның әтиләре белән бер­гәләп килүе аеруча кү­ңелле. Аларны мәктәпләр­дә уза торган чараларга ешрак җәлеп итәргә кирәк. Ә бит кайбер әтиләр мәк­тәпнең кайда икәнле­ген дә белми. Әти тәрбиясе гаи­ләдә бик мөһим, – дип белдергән Дәү­ләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 1 сентябрь көнне. – Без Думага башлангыч сыйныф укучыларын биш көнлек укуга күчерүне тәкъ­дим иттек. Ике ял кө­нен балалар ялны әти-әниләре белән файдалы итеп, үткәрә алыр иде. Әти-әниләрнең дә, укыту­чы­ларның да максаты бер бит – бәхетле, сәламәт, иҗа­ди, тормышта югалып калмый торган бала тәрбияләү.
 
Кичә “Татар-информ” мәгъ­лүмат агентлыгында яңа уку елына багышланган брифингта да журналистлар бу сорауны күтәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәм­мәтов белдер­гәнчә, әлеге мәсьәләне мәк­тәпләр үзләре хәл итә. Әмма мәгариф министрлыгында алты көнлек укуны хуплыйлар. Ни өчен дигәндә, биш көн укыганда укучыларга программаны үз­ләштерү авырга туры ки­ләчәк. Өс­тәвенә безгә әле республика компонентын да укытырга кирәк. Уку көн­нәрен кыскарту гары сыйныфлар өчен дә ул файдалы түгел. Җавап менә шундыйрак. 
 
Чистайда кичен укыйлар
 
Ә менә балалары икенче сменада укыган әти-әни­ләрне башка проблема борчый. Балаларның иртән йокылары туйса да, мәктәптән соң кайту бер дә рәхәт түгел. Санкт-Петербург шә­һә­рен­нән кала илнең барлык төбәкләрендә укулар ике сменда оештырыла икән. Дөрес, бездә бу сан башкалар белән чагыштырганда азрак – уртача 8 процент. Әмма Чистай районында ул 33 процентка җитә. Проблеманы хәл итү өчен узган ел яңа мәктәпләр төзүгә кереште­ләр. 2025 елга кадәр барлыгы 8 миллион урын булдырмакчылар. Бездә Белем көнендә Чаллыда 800 укучыга исәп­лән­гән яңа мәктәп ачылды. Соңгы егерме елда анда бер генә мәктәптә төзелгәне булмаган. Проблема бигрәк тә шәһәр үзәкләренә кагыла. Зур мәктәпләр төзү өчен тиешле таләпләргә җавап бирердәй мәйданнар юк.
 
Туклану, сәламәтлек, тәрбия...
 
Мәктәпләрдә “Дөрес туклану турында сөйләшүләр” проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетынд ике атналык яңа меню турында карар чыгачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтүенчә, меню укучыларны сыйфатсыз ризык белән тәэмин итүгә бәйле.
 
Яңа министр Ольга Васильева өч физкультура дә­рес­ләренең берсен биюгә багышларга тәкъдим итә. Ә бездә әлеге сәгатьтә спорт­ның самбо, гольф, йөзү кебек төрләре белән шөгыль­ләнә­чәкләр. Әйтик, быел баш­калабызның 16 мәктә­бендә “Мәктәптә гольф” проек­ты тормышка ашырылачак. Быел җәй республика сулыкларында 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар­ның батып үлүе дә түрәләр­не уйланырга мәҗбүр ит­кән. Шу­ңа күрә балаларны йөзәргә өйрәтә башлаячаклар. Казан мәктәп­ләренең 34 ендә, моннан тыш, барлык районнарда да бассейннар бар. 300 дән артык белем йортында “Гаилә дәресләре” узачак. Педагогларны махсус укытканнар инде. Ата-аналар комитетлары өчен “Тату сыйныф­ның серләре” дигән бәйге игълан ителгән. Мәктәпләр рухи якны да кайгыртырга булган.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»