поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.09.2016 Җәмгыять

Бушлай бензин чишендерә

Күптән түгел шәһәребезнең автомашиналарга ягулык салу станцияләренең берсендә гадәти булмаган акция игълан иттеләр. Әлеге акциянең шарты буенча биккини гына киеп килүче хатын-кызларның машиналары багына 30ар литр бушлай бензин салдылар. “Челнинские известия” газетасы хәбәр итүенчә, бушлай бензинга кызыгучылар хәтсез күп булып чыккан, хәтта чират барлыкка килгән. Биккинилы кызларыбыз бернинди кыенсынусыз фотога да төшкәннәр.

Әлеге вакыйга интернетта шау-шу тудырды. Ә инде үз оешмасында эшләгән бер хатын-кыз хезмәткәрнең интернеттагы ярымшәрә фотосын күргән җитәкче аны эштән чыгарган һәм бу яңадан-яңа бәхәсләргә сәбәп булды. Кемнәрдер җитәкчене дөрес эшләде дип язды, кемнәрдер исә ханымны үз эшенә кире кайтарырга, ә җитәкчесен судка бирергә тәкъдим итте.

Шәһәрдәшләребезнең интернеттагы фикере нинди соң? Кайберләрен язып үтәм:

– Хатын-кызлардан көләргә, аларны мыскыл итәргә уйланган инде бу акция. Ә бәлки аларның ныклыгын, тәртиплелеген, сатыламы-юкмы икәнлеген сынаудыр. Кем чишенеп бензин салдырырга килгән, боларда хатын-кызда булырга тиешле сыйфатлар юк дип санарга кирәктер.
– Моның нәрсәсе начар инде, бөтенләй үк шәрә түгел бит алар.
– Бушлай нәрсәдер алу өчен намусыңны, оятыңны сатарга кирәк икән.
– Пляжда шулай йөриләр бит әле.
– Пляж бит ул – су коену һәм кызыну өчен махсус билгеләнгән урын, гадәттә шәһәр читендә. Ә монда шәһәр уртасындагы ягулык салу станциясе. Аерманы аңлыйсызмы?
– Бу кызлар бушка дигәндә бөтен нәрсәгә әзер. Бүген биккинидан калып кына чишенгәннәр, иртәгә анысын да салып атарга мөмкиннәр. Нинди үрнәк күрсәтә инде алар яшьләргә, балаларга? Ата-аналары, туганнары, таныш-белешләре каршында ничек оят түгел? 30 литр бензин дип, шулкадәр түбәнчелеккә төшәләрме инде?
– Ярар инде, кешеләргә бераз җүләрләнеп алырга ирек бирегез.
– Киләсе акциядә стрингиларда һәм биек үкчәле түфлиләрдә килүчеләргә генә бушлай бензин салырга тәкъдим итәм.
– Мондый кызу көннәрдә чишенсәң дә гөнаһ түгел, янга калган 1000 сум да зыян итми.
– Менә шулай үзенең әдәбен сата да инде безнең халык.
– Ә нигә... матур кызлар, машиналары яхшы. Ирләр җыелып, рәхәтләнеп бушлай гына шәрә хатын-кыз фигураларын күзли. Хатын-кыз тәненең матурлыгы күзләрне иркәли.
– Оят, валлаһи!
– Китереп җиткерделәр илне.
– Нормаль, психик яктан сау-сәламәт ирләргә мондый күренешләр ошамый, ә менә ихтиярсыз, көчсез, җенси тотанаксызларга, киресенчә, ошый. Бу – психологик проблема.
– Хатын-кыз гәүдәсе нормаль ирләрдә кызыксыну тудырырга тиеш, табигать безне шулай яраткан.
– Нормаль, сау-сәламәт ирләр бары тик үз дәрәҗәсен белгән, саф, акыллы, тәртипле, үзен хөрмәт итә торган кызларга гына карыйлар. Ә акча, бушка дигәндә теләсә-нәрсә эшләргә әзер кызлар аларны тамчы да кызыксындырмый. Чит кешеләр алдында чишенергә кыенсынмаган кыз иренә хыянәт итүдән дә, ярамаган бүтән гамәлләр кылудан да тартынып тормаячак.
– Өске фотодагы кыз кияүдә микән?
– Түгел, әмма аңа инде тиздән 40 яшь тула.
– Бу акцияне оештыручыларга һәм чишенгән кызларга хурлык!
– Ә нигә чишенмәскә, һәм дә ки, кызларны карарга килгән ирләрне шатландырмаска ди?
– Акыллы фикер йөртмисез, менә үзегез, чит ирләрне шатландыра-шатландыра, хатыныгызның, яисә кызыгызның шәрә килеш фотога төшүен ничек кабул итәр идегез?
– Болар Чаллы кызлары түгел, ә амораль җан ияләре.
 
Җитеп торыр, интернеттагы бөтен комментарийларны да язмада күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Шунысын гына әйтәм: Чаллы кешеләренең күбесе акцияне тискәре бәяләде. Тик, ни гаҗәп, хатын-кызларыбызның бер ише руль артында йөрүче кызларыбызның гадәти булмаган бу гамәлен аклап язганнар. Ә инде бушлай бензин салдырырга дип ярым-шәрә барган хезмәткәрен эштән чыгарган җитәкчегә карата ниләр генә әйтеп бетермәгәннәр. Янәсе, үзенең күзе төшеп йөргәндер әле, яки хатын-кыз мәсьәләсендә сәләтсездер, яисә башлык хатын-кыздыр, кул астында эшләүченең интернетка фотосы эленүен яратмагандыр. Билгеле, кызларның гамәленә дөрес бәя бирүчеләр дә бар, әмма аларның фикеренә каршы килүчеләр дә җитәрлек.
 
Ә бит ул чишенгән кызлар арасында татар кызлары да булуы шиксез. Мөселман кызларына гына хас тыйнаклык, тәртиплелек, сафлык кебек сыйфатларны югалта барабыз түгелме? Уйланыгыз әле бераз, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Шәрәлекне берүк акламагыз да, якламагыз да, милләтебезгә ят гамәл ул.
 

Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»