поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.09.2016 Мәдәният

Тинчуринлылар 28 яшендә якты дөньядан киткән хезмәттәшләре каберенә зиярат кылды (ФОТО)

31 августта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 2010 елның августында каты авырудан соң якты дөнья белән хушлашкан яшь актрисасы Айгөл Әхмәтованың туган көне булып үтте. Шул уңайдан тинчуринлылар Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында аның каберен зиярат итте, рухына дога кылды, каберенә чәчәкләр салды. Театр коллективын Айгөлнең әти-әнисе – Җәүдәт абый белән Мәхрүзә апа каршы алды. Тинчуринлылар аларның Олы Шырдандагы нигезләренә барып та, Айгөл турында хәтер яңартты.

“Айгөлнең үлгәненә бүген дә ышанмыйбыз әле. Ул торган фатирга барып, гөлләренә сулар сибеп кайтам – кызыбыз һаман да исән кебек тоела”, – дип сөйләде бала кайгысы кичергән Мәхрүзә ханым. Ул Айгөлнең максатчанлыгын, тырышлыгын, үҗәтлеген, яңалыкка, белемгә омтылышын мактап искә алды. “Кызыбыз эшен дә, укуын да бер үк вакытта алып барды. Университетта сессия вакытларында яңа спектакльләр өстендә эшләргә дә өлгерә иде ул”, – дип билгеләп үтте  Мәхрүзә ханым бу уңайдан.
 
Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин: “Сөйкемлелеге, рольләрне югары дәрәҗәдә башкаруы белән күпләрне шаккатырган Айгөлнең бакыйлыкка күчүе безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Беребез дә бу баланың гомере шулай яшьли өзелер дип уйламадык. Ходай Тәгалә кылган догаларыбызны Айгөлнең рух шәрифләренә ирештерсә иде”, – дип теләде. Хезмәттәшләре арасында Айгөлнең яман шеш белән авыруын күпләр белми дә калган, чөнки аның беркайчан да сәламәтлегеннән зарланганы булмаган.
 
“Айгөл арабызга нур булып килеп керде. Сәләте, матурлыгы, илаһи чибәрлеге белән театрыбызны яктылыкка күмде. Әмма, атылган йолдыздай якты эз калдырып, безне сары сагышка күмеп, бик яшьли китеп тә барды. Бакыйлыкка күчсә дә, Айгөлнең рухы йөрәкләребездә мәңге сакланыр”, – диде Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина.
 
Әгәр исән булса, Айгөлгә 34 яшь тулган булыр иде…
 
Айгөл Әхмәтова 1982 елның 31 августында Яшел Үзән шәһәрендә туа. Кәрим Тинчурин театрына ул 2001 елда килә. Шушы дәвердә 30 дан артык матурдан-матур төп рольләрне башкара. Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”да – Маһинур, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”да – Сәлви, Т.Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар!”да – Хәмидә, Н.Хикмәтнең “Мәхәббәт турында риваять”тә – Ширин, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә”дә – Роза, Ю.Әминовның “Өти балак Гөлүзә”дә – Гөлүзә, Н.Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату”да – Рита һәм башкалар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 05.09.2016
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»