|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2016 Криминал
Берәү кечкенә улы каршында бала тудырып, сабыйны бакчада ташлап калдырганБу хәл Наро-Фоминскида була. Алма бакчасында юка футболкага төрелгән бала 11 сәгать яткан. Хокук сакчылары күке ананы тиз ачыклый. Ул 35 яшьлек күпбалалы хатын булып чыга. Олы улы әтисе белән яши. Икенче сыйныфта укучы улын үзе тәрбияли. Нәкъ шушы малай анасының урамда бала табып, аны ташлап калдыруына шаһит булган.
“Хастаханәгә шалтыратырга теләдем, әмма телефонның зарядкасы беткән иде”, – дип аклана хатын. Аның йөкле булуын туганнары белмәгән, табибларга да йөрмәгән. Янәсе “паспортын урлаганнар”.
Баланы ташлап калдыру сәбәбен хатын аңлата алмый. Тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|