поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2016 Хәйрия

Улым сүзләр әйтә башлады!

“Тормыштагы бар шатлыгым – улым”, – ди Түбән Камада яшәүче Алинә Гатина. Салкын тидереп чирли дип уйлаган балага табиблар әллә ничә диагноз куя. Башта беркем дә малайның ни белән авырганын белми. Ә аннары күңелне өшеткеч хәбәр килеп җитә – балада эпилепсия авыруы диләр. Өстәвенә әнисенә: “Улыгызда Расмуссен энцефалиты”, – дигән колак ишетмәгән диагноз турында җиткерәләр.

– Улым 2012 елда дөньяга килде. Тупырдап торган бала. Ирем белән улыма карап сөенеп туя алмадык. Бар да әйбәт кебек иде. Улыма 3 яшь тулыр алдыннан аңа салкын тиде. Бик нык ютәлли башлады. Кичкә тән температурасы да күтәрелде, – дип сөйли Алинә. – Авыруына өч көн дигәндә, балабыз бик каты итеп тирли башлады. Гел су сорап торды. Шул чакта өянәкләре башланды. Без тизрәк “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттык. Табиблар баланы реанимация бүлегенә алып китте. Өянәккә каршы дарулар биреп карадылар. Түбән Кама табиблары тиз арада Республика балалар клиникасыннан табиб чакыртты. Ә ул исә безне Казанга күчерде. Менә шулай итеп без балабызның гомерен саклап калдык.
 
Авырганчы башка сау-сә­ла­мәт балалар кебек йөри дә, утыра да, сөйләшә дә алган сабый бу вакыйгадан соң бөтенләй башка төрлегә әйләнә. Өянәкләр баш миенә тәэсир итми калмый. Радель йөри алмый башлый һәм сөйләшүдән туктый. Малай көненә әллә ничә өянәк кичерә. Аңа инде табиблар язган дарулар да булышмый башлый. Шуннан соң Гатиннар гаиләсе, чит ил клиникалары булыша алмасмы дип, төрле җирләргә хат юллый.
 
Германия табиблары Радельне дәваларга алына. Шул чакта балага чит илдә 3 миллион сумлык операция ясаталар. “Ике яктан әти-әниләребез ярдәме, үзе­безнең булган акчаларны җыеп бардык. Бурычка да алып тордык. Чит ил табиблары баланың сул як баш миенә зыян килгәнен әйттеләр. Хәзер аның бары тик уң як баш мие генә эшли икән. Операциянең уңышлымы-юкмы икәнен алар бары тик өч айдан соң гына әйтәчәк. Әмма миңа, әни буларак, үзгәрешләр сизелә инде. Сабыем элеккеге тормышны исенә төшерә башлады. Сүзләр дә әйтә. Түбән Камада тернәк­лән­дерү үзәкләренә йөрибез. Аның да нәтиҗәсе күренә. Тиздән октябрь аенда кабат Германиягә барасыбыз бар. Анда барырга инде үзебезнең генә матди мөмкинлек җитми. Ирем тапкан акча тормышны алып барыр өчен, даруларга китеп бара. Изге күңелле кешеләр ярдәм итмәсме дип, газета укучыларга мөрә­җә­гать итәргә булдык”, – ди Алинә.
 
 4 яшьлек Радельнең тизрәк терелеп аякка басасы, яшьтәш­ләре белән бергә бакчага йөрисе килә. Әлегә бу аның өчен хыял гына. Малайның язмышы мәр­хәмәтле кешеләр һәм табиб­лар кулында. Бергәләп тотынсак, Гатиннар гаи­ләсенә ярдәм итә алабыз.
 
Радельгә булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Сбербанк 4276 6200 2344 1185 
Получатель – Гатина Алина Рустемовна 
Киви кошелек +79178875999 
Яндекс деньги 4100 1338 0190 349 
Билайн +79600593597 
Ак Барс Банк 5209 3512 2701 8566 
Получатель – Гатина Алина Рустемовна

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»