поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2016 Сәясәт

Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафат булган - Reuters

Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафат булган. Бу хакта Reuters агентлыгына өч дипломатик чыганактан мәгълүмат килгән. Журналистларның Reuters агентлыгы хәбәренә комментарий бирүен сорагач, РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков әлегә яңалыклар юклыгын, чыгынак булып бары тик рәсми мәгълүмат кына була алуын белдергән.

Ислам Абдугани улы Кәримов — совет, аннан Үзбәкстаннның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1991 елдан, ил бәйсезлек алганнан башлап Үзбәкстан Республикасының беренче президенты; 1990—1992 елларда Үзбәкстан хөкүмәте башлыгы. Совет чорында ул Үзбәкстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Беренче сәркатибе (1989—1991) һәм Үзбәк ССР президенты (1990—1991) вазифаларын били.
 
Ислам Кәримов 1938 елның 30 гыйнваренда Сәмарканд шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Рәсми биографиясендә милләте үзбәк диелгән (башка мәгълүматлар буенча әтисе үзбәк, әнисе таҗик).
 
Ислам Кәримовның 27 ел дәвамында – президентлык чорында рәсми хөкүмәт вәкилләре бер вакытта да авыруы турында хәбәр итмиләр. Шулай да матбугатта еш кына Кәримовның сәламәтлеге какшавы турында хәбәрләр басыла. Президентның ике тапкыр комага китүе турында мәгълүмат 2010 елдан күренә башлый. 2013 елда ул инфаркт кичерә һәм биостимуляторлар ярдәмендә яши икән диелә. Хәер, озакламый әлеге хәбәрләрдән соң Үзбәкстан башлыгы Мәскәүгә эш сәфәре белән килә.
 
2016 елның 28 августында Министрлар Кабинеты 78 яшьлек Ислам Кәримовның алдагы көнне инсульттан соң сырхауханәгә салынуын һәм стационар дәвалану үтүен хәбәр итә. Бер тәүлек үткәннән соң Кәримовның кече кызы Лола социаль челтәрләрдә әтисенең баш миенә кан савуын һәм реанимациядә икәнен һәм хәле тотрыклы дип белдерә. 31 августта Кәримовны беренче көннән үк Ташкентта Россия белгечләре – академик Н. Н. Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты табиблары дәвалавы билгеле була. Шул ук көнне РФ президенты Путин Кәримовны Үзбәкстанның Бәйсезлек көне белән котлый һәм аңа ныклы сәламәтлек тели. 2 сентябрьдә Үзбәкстанның Министрлар Кабинеты Кәримовның хәле кинәт авыраеп китүе һәм хәлнең кискен булуы турында хәбәр итә.
 
Хатыны— Татьяна Әкбәр кызы Кәримова милләте буенча таҗик-рус чыгышыннан. Белгечлеге буенча икътисадчы. Кәримовларның ике кызлары һәм биш оныклары бар.
 
Олы кызлары Гөлнара Кәримова (1972 елда туган) — дипломат, профессор һәм эшкуар, Үзбәкстанның мәдәният һәм сәнгать Форумына нигез салучы һәм аның рәисе, шулай ук дәүләтнеке булмаган оешмалар җитәкчесе. Кайбер матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 2014елның февраленнән Гөлнара үз вазифаларыннан артык файдаланган һәм коррупция гаепләве буенча өй арестында. Аның улы - Ислам Кәримов һәм кызы бар.
 
Икенче кызы - Лола Кәримова-Тилляева (1978 елда туган) — дипломат, Үзбәкстанда мәгариф һәм спорт өлкәсен үстерүдәге роле һәм балалар хокукын кайгырту эшләре белән билгеле шәхес. Ул эре хәйриячелек оешмаларына нигез салучы. ЮНЕСКОда Үзбәкстан вәкиле.
 
Лола Кәримова-Тилляеваның ире — бизнесмен, аларның ике кызлары һәм бер уллары бар.
 
Кәримов — совет илләре арасында хакимияттә озак утырган рекордчыларның берсе ( икенче урында ул, Казахстан лидеры Нурсолтан Назарбаевтан бер көнгә генә калыша). 1989 елдан республиканың беренче кешесе постында. Элеккеге СССР республикалары җитәкчеләре арасында аксакал – аңа 78 яшь.
 
Үзбәкстан һәм Казахстан — элеккеге СССРдагы бәйсезлек алганнан соң башлыклары алышынмаган ике республика.

---
Татар-информ
№ --- | 02.09.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»