|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2016 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән, берсе авыр хәлдә (ФОТО)Бүген 12.37 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлының 117 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 15нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә беренче автомобильнең 61 яшьлек йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Пассажирның шәхесе ачыклана. "Шкода Октавиа"ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм 19 яшьлек пассажиры, "Лада"ның 55 яшьлек пассажиры Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Светлана БЕЛОВА |
Иң күп укылган
|