поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.09.2016 Шоу-бизнес

Артистлар балаларын Белем иленә озатты (ФОТО)

Белем бәйрәме көнне беренче сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә алардан ким дулкынланмый. Мәктәп эзләү, баланы баштан-аяк киендерү, букет әзерләү – ата-аналар өстендәге зур бурыч. Газизләренең тырышып укуын теләп, бүген күпләр балаларын мәктәпкә озатты.

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаеваның төпчек кызлары Зифа, Раяз Фасыйховның беренче баласы Венера, Ләйсән һәм Илнар Ялаловларның уллары Аяз, Алсу һәм Азат Фазлыевларның беренче уллары Аяз, Ильвинаның кызы Раяна да быел тәүге тапкыр белем иленә аяк басты.
 
 
 
 
Раяз Фасыйховның кызына форма ярамаган
 
 
- Кызым 149 нчы татар-төрек лицеена укырга керде. Бик ябык булганга Венерага гадәти әзер мәктәп формасы ярамады. Шуңа күрә тектерергә туры килде, берничә тапкыр “примерка”га да бардык. Мәктәпкә тизрәк бару теләге белән янды. Әзерлек курсларына йөрде. Яза, саный белә. Сумкасын август башыннан бирле көненә өч-дүрт тапкыр бушатып-тутырып карады инде. Балалар бакчасына йөреп, иртүк торырга ияләште. Шуңа күрә бу яктан авыр булыр, дип уйламыйм. Энесе генә нишләп бетәр менә. Балалар бакчасына икәү йөрергә ияләшкәннәр бит. Ул әлегә аңлап бетерми. Мәктәптән соң апа “садик”ка килә, дип куана.
 
Илнар Ялаловның улы мәктәпкә имтихан биреп кергән
 
 
– Аяз 19 гимназиядә белем алачак. Монда эләгү җиңелләрдән булмады: бер урынга 7-8 бала дәгъва кылды. Улыбыз мәктәпкә имтихан биреп керде. Карарны үзе кабул итте: икенче мәктәп сайлау мөмкинлеге дә бар иде. 1 сентябрьне җәй башыннан бирле көтте. Һәр иртә: “Тагын ничә көн калды?” соравы белән башлана иде. Улыбыз укый, яза, математик гамәлләрне башкара белә. Сыйныфта малайлар күбрәк. Инде бүген дуслашырга да өлгерделәр. Тик менә балалар бакчасындагы дусларын гына сагына. Урамда күрешсәләр, зурларча кочаклашалар, – ди Илнар.
 
Булат Бәйрәмовның кызы форма алган көнне кичкә кадәр салмый йөргән
 
 
- Кызларыма караганда үзем күбрәк дулкынландым, – ди Булат. – Беренче сыйныфка барган көннәр искә төште. Аннан соң балалар ничек укыр, дип тә борчыласың. Бүген безнең Җиһангәрәевлар гаиләсе өчен тарихи көн. Ике абыемның да төпчек кызлары беренче сыйныфка укырга керде. Әниебез шулай итеп өч оныгын Белем иленә озатты. Зифа инде мәктәпкә барырга күптән әзер. Әзерлек курсларына да йөрде. Ул безнең туганнан бирле укучы. Олы кызыбыз Таңсылу белән иң яраткан уеннары – укытучы булып уйнау. Каннарына сеңгән, күрәсең, Ләйсән белән минем дәү әти-дәү әниләр дә, әти-әниләр дә, үзебез дә укытучы бит. Укый белә. Үзенчә яза да. Җәй беткәнгә хафаланып, көндәлек язган бит, балакаем.
 
 
- Таңсылу бишенчегә күчте. Кай арада үсеп җиткәннәр диген! Зифа бу көнне бик зарыгып көтте. Уку кирәк-яракларын да әллә кайчан җыя башладык. Мәктәп формасы алган көнне салмыйча да кичкә кадәр шуның белән йөрде. Сумкасын да әллә ничә тапкыр тутырып-бушатып, асып йөрде. Исән-сау булып, тырышып укысыннар гына инде. Ходайга һәм укытучыга тапшырдык! – ди кызларыннан да артыграк дулкынланган Булат Бәйрәмов.
 
Фазлыевлар: «Ничек укытырбыз”, – дип баш вата
 
 
- Улыбыз Аяз 149 лицейга барды. Үзенең укырга теләге бик көчле. Әмма балалыгы белән алда ниләр көтәсен аңлап бетерми инде. Сыйныфта 32 бала. Әти-әниләр дә күп килгән иде. Алар арасында әзрәк югалып та калды кебек. Әзерлек курсларына йөргәндә аның кадәр күп бала түгел иде бит. Кечкенә улыбыз Ильяс “мин дә укырга барам”, дип җыенды. Сумкасына китаплар тутырып килде. Үзебез Аязга караганда да күбрәк борчылабыз. Укытасы бар бит. Эш белән вакыт яклары тыгыз булгач, икеләтә дулкынландыра.

Чулпан ШАКИРОВА сораштырды
Интертат.ру
№ --- | 01.09.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»