|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2016 Спорт
"Рубин” уенчысы Гёкдениз Карадениз Татарстан пенсионерына зур бүләк ясаган (ФОТО)Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче 74 яшьлек Рифкать Шәйдуллинга Казанның “Рубин” футбол командасы лидеры Гёкдениз Карадениз инвалид креслосы бүләк иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Рифкать абый һәм аның тормыш иптәше Фирүзә Шәйдуллина сөйләде. 2015 нче елның 5 октябрендә Рифкать Шәйдуллинның бер аягы ампутацияләнә. “Рифкатьнең аягы бармактан бозылып китте. Дарулар белән дә дәваладык, сөлек тә салдырып карадык. Чүпрәле районында да, Буада да, Ульяновскида да хастаханәдә ятты, бер файдасы булмады. Аннан инде Ульяновскида тездән өске яктан кисәргә куштылар. Бүтән чарабыз калмагач, районда кистердек”, - дип сөйләде Фирүзә апа.
“Гангренага китсә, бот төбеннән үк кисәсе була дигәч, аякны кистерүгә ризалаштым. Бик зур авыртулар кичердем. Искә төшерсәм, күземә яшь тула. Дошманыңа да күрергә язмасын моны. Аякны эзләп басам да, тәгәрәп китәм. Ничә тапкыр егылдым инде”, - диде Рифкать Шәйдуллин.
Аяксыз калган пенсионерга шактый гына урын өстендә ятарга туры килгән. “Култык таякларыннан ике култык асты каралып чыкты инде”, - ди Фирүзә ханым.
Рифкатьнең оныгы Динар һәм күршеләрендә яшәүче “Рубин” клубы җанатары (исемен әйтмәүне сорады) ярдәм сорап, “Рубин” клубына мөрәҗәгать иткән. Лидер уенчыларның берсе Гёкдениз Карадениз үтенечне кабул итеп, махсус инвалид креслосы бүләк иткән. Кресло Россиядә җитештерелгән. "Төймәгә басып, бер 15 км тирәсе барырга була. Шөкер, кресло әйбәт булды. Безгә, сугыш балаларына, инвалидларга булышканнары өчен зур рәхмәт”, - диде Рифкать Шәйдуллин.
“Шөкер, Рифкать хәзер урамга чыгып йөри башлады. Бик шатландык, бик уңайлы кресло”, - диде Фирүзә апа. Шәйдуллиннар гаиләсе иганәче Гекденизга компьютер аша рәхмәт хаты язып җибәргән.
Фирүзә ханым әйтүенчә, Рифкать абыйның аягына протез да ясаталар. “Ул әзер булгач, Казанга бер 10 көнгә йөрергә өйрәтергә киләсе диделәр”,- диде ул. “Шул протезны күз карасы күк көтеп ятабыз, әлегә Казаннан хәбәр юк, - ди Рифкать Шәйдуллин.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|