поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.09.2016 Җәмгыять

Гыйбрәтме, үрнәкме?

– Ышанасыңмы, мин телевизор да карамыйм, газета-журнал да укымыйм. Аларда бернинди позитив та, игътибар итәрдәй яңалык та юк. Карасам да, “Маша и медведь”не генә карыйм, – дип шаккатырган иде моннан берничә ел элек райондагы бер җитәкче. Ышанырга да, ышанмас­ка да белмәдем. Ахыр килеп, кечкенә баласы булгач (ә балалы йортта төп канал – Карусель һәм анда бу сериалны еш күрсәтәләр ди­ләр), шулай эшлидер инде дип акладым үзен.

Үткән җәй атна-ун көн бик ыгы-зыгылы булды. Телевизор да каралмады, интернетны да кабызмадык, газеталар да өстән-өстән ге­нә күздән кичерелде. Ни­һаять, дип яңалыклар вакытына телевизорны кабыздым. “Без югында дөнья кай тарафларга үзгәрде икән?” – дисәм... әй­терсең, әлеге ун көн бөтенләй булмаган, телевизордан кичә генә “аерылган”. Шул ук сугыш, шул ук кан, шул ук күз яше... Украина вакыйгалары (кызганыч, “кайнар нокта”лар өстәлә тора), Европага ка­чак­лар агымы башланганнан бирле яңа­лыкларны фә­кать кеше­ләр язмышы турында уйлан­масаң гына карап була. Йортсыз-җирсез, илсез калганнарны уйласаң, билгеле, төн йокыларың кача торган. Аларга фаҗи­га­ләр, терактлар, вәх­ши­лек­ләр бе­лән тулы сюжетлар өс­тәлә һәм, гаҗизләнеп, бу илдә башкаларга күрсә­терлек бер генә матур яңалык, үр­нәк-өлге булырлык эшләр-кешеләр калмадымы әллә дисең. Явызлыкны күрә-күрә тагын да явызланып бетәбез түгелме, берсен­нән-берсе хәтәррәк вәхши­лекләр арту шуның нәти­җә­се түгелме? Матурлыкны, яхшылыкны күрми-ишетми генә аңа ничек омтылмак кирәк тә, яшь буыннан ни өмет итмәк кирәк?
 
Әле бит аның яңалыклары гына тү­гел, фәләнчә ка­нал­ның барысында да диярлек атыш-үтереш турындагы бетмәс-төкәнмәс, бер-бер­сенә ике тамчы су кебек охшаш детективлар яки “Воронины” кебек иләс-миләс сериаллар, берсен­нән-бер­се кү­ңел кайтаргыч хәл­ләргә корылган, беркем беркемне тың­ламый, ишетми торган ызгыш-талашлы шоулар... Гыйбрәттән дә бигрәк, һәм­мә­се начар өлге-үрнәккә охшап тора. Көн-төн, һәрь­яклап барган бу “тәр­бия” ба­ла­ларның гына түгел, өлкән­нәрнең дә пси­хология­сен “вата, җи­мерә” торган. Психологлар, балалар компьютерда атыш-үтереш уеннары уйнап “бозылып” бетә, дип чаң сукса, ир-ат заты, миңа калса, нәкъ менә әлеге дә баягы детективлар корбанына әйләнеп, үзләренә начар гадәтләрне шактый “йоктырды”. Үз баласына кул сузучылар, са­быйлар­ның сафлыгын мәс­хә­рә­ләү­челәр – ир-ат исеме әрәм булырлык бозык җан­нар арта бару да шуның бер нәтиҗә­седер күк тоела. Ялгыша­сың, боларны бит гыйбрәт өчен күрсәтәләр диючеләр дә табылыр. Бәл­ки, чыннан да, бүгенге за­ман­ның иң көчле идеология коралы булган шул эк­раннар аша безне алай эш­ләргә ярамый дип кисә­тү­ләредер? Тик алар бүгенге форматта үз максатларыннан шактый ерак шул, кызганыч.
 
Детективлар ошамаса, әнә “сабын опералары” җи­тәр­лек, шуларны кара дию­челәр дә булыр. Алар да теләгән тәрбияне бирми шул. Чынбарлыктан бик ерак торган, бер чиктән икенче чиккә ташланучы сериаллар да кешене җиңел тормышка этәрә, “түшәмгә төкереп ятып кына” да баеп булуга, “Золушка” әкиятендәге бай принцларга өметләндерә. Иң популяр чагында фильм­нарга төшүдән туктаган, Рос­сиянең танылган бер актеры үзенең кинода төшмә­венең төп сәбәбен аңлат­канда: “Без уйнаган роль­ләр кешеләрне чынбарлыктан ерагайта, аның аңын, фикерен томалый, уйлау сәләтен үтерә, акча дип кенә мин моны эшли алмыйм”, –  дип шаккатырган иде. Зәңгәр болытлар арасында адашу да юньлегә илтмәсен аңла­сак­мы?..
 
Бер чорда бар мәгъ­лүмат чаралары дәр­рәү килеп спайслар турында шаулады. Аларга хокук саклаучылар, укытучылар, тәрбия­челәр кушылды. Бу эшкә әти-әни­ләрне дә тартырга теләп, өсте-өстенә җыелыш җый­дылар, фильмнар күрсәт­теләр. Артыкка китте. Көн-төн шулар турында гына сөйләп, күрсәтеп, балаларны тагын да ныграк кызыксындыралар инде дип, чын-чыннан курка башлаган идек (ә бит заманында наркотик­лар белән дә нәкъ шулай булды, әле дә аның яңа төре билгеле булу белән мәгъ­лүмат бирми калмыйлар, әйтерсең, махсус эшлә­нә). Бәхеткә, бераздан туктадылар. Май ботканы бозган кебек, артыкка киткән һәр мәгълүмат кире реакция бирә башлый. Үте­рүләр, га­дәт­тән тыш авыр җина­ять­ләр турында де­тальләп, ваклап сөйләү, язу, күрсәтү дә, миңа калса, гыйб­рәт булудан бигрәк күрсәтмә әсбап булып хезмәт итә. Гыйбрәт икән, ул инде уйсызларны да уйландыра белергә тиеш. Бездә кан­сызлыкны дә­лилләүче фактлар белән шыплап тулган мәгъ­лүмат кына бирелә. Үз-үзенә кул салучылар турында күбрәк язган саен, киле­шәсездер, бу адымга баручылар да арта гына.
 
Кызганыч ки, бүген журналистика үзенең тәрбияви асылын югалта бара. Үз хез­мәтен фәкать товар дип бәя­ләүче иҗат әһелләре арта. Һәм бу “товар”ның заказга корылуы бигрәк тә уйландыра. Сенсация артыннан куу, фаҗигаләр, үлем-китем, һә­лакәтләр... – халык шундый те­­маларны егылып укый, шундый газета-жур­нал­ларга күбрәк языла бит дия-дия, шактый “сул”га каердык бугай инде... Билгеле, бу хәл­ләргә башкача бәя бирергә омтылучылар да, авыр хәлгә юлыкканнарга ярдәм итү, тормыш төбенә төш­кән­нәр­гә менәргә булышу, авырлык­ларны җиңә белүчеләр үр­нә­ге белән яшәргә өйрәтү­челәр, көч бирүчеләр, шө­кер, сирәг­рәк булса да, бар...
 
Язмамның башында без тәрбия чарасы дип уйлаганнар нигә көткән нәтиҗәне бирми дигән идем. Миңа калса, тәрбиянең кыйбласы, билгеле бер максаты, системасы калмады. Бер “кадак”ка сугарга тиешле кешеләр әлеге “кадак”ны төрле якка боргалый, үзенә кулай якка сугарга тырыша, ә аңыбыз белән акча, байлык идарә итә. Ә акча хакимлек иткән җирдә тагын ни көтәсең?

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»