поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.10.2009 Милләт

МИҢА БУШЛАЙ PR ЯСАДЫЛАР

Татарстан китап нәшриятында урыс телендә балалар өчен чыккан “Татар халкының азатлык сугышы” дигән китап соңгы вакытта игътибар үзәгендә. Интернет шул мәгълүмат, басма тирәсендәге ыгы-зыгы белән тулы. Моның турында “И.М.” да язып чыккан иде. Тарихчылар һәм кешеләр арасында бәхәс куерганнан-куера, китап буенча диспутлар оештырыла.

Нурулла Гариф белеме буенча физик-математик, Биектау мәктәбендә укытучы булып эшли, ләкин татар тарихы белән “җенләнгән” кеше. Моңардан тыш ул әдәби әсәрләр дә иҗат итә, дистәләгән хикәясе, повесте бар. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, чатнатып татарча сөйләшәләр, тарихи документларны өйрәнгәндә әтиләренең төп ярдәмчеләре алар.

 

 

– Нурулла абый, балалар өчен язылган тарих китабыгыз шау-шу куптарыр дип уйлаган идегезме?

 

– Китап чыкканга 2 ел узды, моңа кадәр бер сүз булмады. Фальсификация турындагы 282 нче маддә барлыкка килгәч, аны кулланучылар да табыла башлады. Татар тарихы үсештә, чын тарихи фактлар өскә калыкты.

 

Безнең тарихны өнәп бетермәүчеләрнең чәчрәп чыгуы табигый хәл. Ничәмә-ничә еллар дәвамында үткән вакыйгалар берьяклы итеп кенә тасвирланды. Психологик яктан күпләр моны авыр кичерә, кысалардан чыгарга курка. Урыс империясенең татарларны басып алуы турында Михаил Худяков, Һади Атласи да язды, чит ил авторларының да бихисап китаплары дөнья күрде. Ниндидер ачыш, яңалык ясамадым, бары тик яңадан тарихи фактларны тасвирладым гына.

 

– Китабыгызны мәхкәмәгә биргән оппонентыгыз, тарихчы Александр Овчинников урысларны вәхши илбасарлар дип язуыгыз, урнаштырылган рәсемнәр аны, урыс кешесен рәнҗетә дип аңлата. Урыс телендәге тарих дәреслекләрендә дә татарларны кыргый кабилә дип сурәтләгән очраклар бар. Чаллы милли хәрәкәт активистлары моның белән судлашып та йөри. Урыс тарихчыларының татарларны кимсетеп язуларына китабыгызда тасвирланган вакыйгаларны безнең тарафтан җавап дип кабул итәргәме? “Әһә, сез шулаймы, ә без менә болай!” дигәнрәк килеп чыкмыймы?

 

– Шулай кабул ителергә мөмкин. Ләкин без дә чынбарлыкны күрсәтергә тиеш. Урыслар үпкәләмәсен дип утыруыбыз тагын күпме дәвам итәргә мөмкин? Без дә үз җавабыбызны әйтергә хаклы. Урыс авторлары “Русь под игом” дип исемләнгән китапны кимендә ун тапкыр бастырды, тиражы миллионлаган. Рәсемнәре дә кимсенерлек, хурланырлык. Анда татар йә урысның чабып ыргыткан башын тотып торган, йә эчәкләрен актарган, базарда саткан, тереләй яндырган килеш сурәтләнгән. Мәктәп балалары бу китап буенча рефератлар яза. Андый эчтәлекле басмалар белән интернет тулы. Без дәшми калырга тиешме бу очракта?

 

Әлбәттә, күпләр китабым чыккач, куркып калды, ләкин барлык сүзләр, бирелгән сурәтләр, тарихи гравюралар өчен дә җавап тота алам. Китапта бер генә дә шәхси фикерем юк, барысы да тарихи чыганаклардан алынды. Овчинниковка рәхмәт, ул миңа бушлай PR ясады. Судка биреп, көтелмәгән җирдә шулкадәр кызыксыну уятты ки, сатуда китапны табып булмый. Бу басмада тарихи фактларның меңнән бере генә язылды. Реаль күзлектән карасаң, Русия империясенең кылган золымын халыкка чыгарасы да чыгарасы.

 

– Әлеге китабыгыз өчен Сезгә каты басым бара, эзәрлеклиләр, диләр. Дөресме бу? Хәтер көнендә дә Нурулла Гариф кебек зыялыларыбызны яклап чыгабыз, диләр.

 

– Эштә үзем турында өстәмә белешмәләр алдылар, шәһәр прокуратурасына чакырттылар. Китап тирәсендә гауга чыккач, кемнәр генә шалтыратмады. Аллага шөкер, яклаучыларым күп. Татар тарихчылары хәзер көчле, без элеккеге кебек зәгыйфь түгел, үз фикеребезне әйтеп киләбез. Кул астыбызда интернет, мәгълүмат тарату зур кыенлык тудырмый, бәйсез хокук саклау оешмалары да эшли. Басым ясасалар да, курыкмыйм. Утыртып карасыннар әле, эш гомумән башка юнәлеш алачак! Овчинниковның үз фикерен әйтә алуы, минем дә үз дәгъваларымны белдерүем уңай күренеш. Ләкин прокуратурага “донослар” җиткерүне аңламыйм. Эшсез утырырмын дип курыкмыйм, 70 төрле һөнәрем бар, теләсә нинди хезмәтне башкара алам. Чиновниклар кебек эш урынымны югалтып, акчасыз калырмын дип хафаланмыйм.

 

– Тарих – сәясәт. Дәүләтләр, вакытлы хакимият үзенә ничек уңайлы, вакыйгаларны шулай тасвирлый. Тарихка һәр милләт үз күзлегеннән карый. Нурулла абый, чит илләрдә дә Русиядәге кебек тарихны берьяклы итеп кенә тасвирларга тырышалармы?

 

– Русия кебек каты режимлы дәүләтләр бар. Мәсәлән, Кытай. Осетиннар үз тарихын сөйли, грузиннар башка вариантлар, дәлилләр китерә. Төрле чорларда нинди генә вакыйгалар булмаган, ләкин аларны ничек бар, шулай тасвирларга, объектив бәяләргә кирәк. Тарихчыларның бурычы – дөреслекне сөйләү, халыкка җиткерү. Алар сәясәттән өстен булып, бары тик тарихи фактлар белән генә эш итәргә тиеш.

 

Галимнәрнең үзара аралашуында, бәхәсләшүендә, сүз көрәштерүендә дәүләтнең, хакимиятнең, тәртип саклау органнарының бернинди катнашы булырга тиеш түгел. Конституция дәүләтнең үз идеологиясен булдыруны, халыкка сеңдерүне тыя. Мәскәүдә тарихны дөрес бәяләр өчен махсус комиссия дә оештырылды. Имеш, алар дәүләтнең дәрәҗәсен төшерә торган очракларны булдырмаячаклар, дөрес тарих сөйләячәкләр. Ләкин комиссиядә кемнәр утыра?! 28 әгъза исәпләнә, шуларның бары тик дүртесе генә тарихчы, калганнары хәрбиләр, ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һ.б. Аларның тарихка ни катнашы бар? Ирек бирсәң, 1999 елга кадәр Русия турында бернинди начар язма булмаска тиеш дигән карар да кабул итәргә мөмкиннәр. Бу тарихның сәяси яссылыкка күчерелүе дигән сүз.

 

– Татар өчен тарихны объектив яктырту файдалымы?

 

– Файдалы. Чын тарих булган очракта отачакбыз гына! Нинди генә чорны алсак та, татар оят гамәлләр кылмаган. Бүген Мәскәү Украинада Бандера, Мазепаларга һәйкәлләр урнаштыруга чәчрәп чыкты, куркуга калдылар. Мазепа белән Бандералар кем генә булмасын, бу Украинаның эчке эше, тарих мәсьәләләрен дә алар үзләре хәл итә, монда Русиянең бер катнашы юк. Русия совет чоры фикере булган кешеләрне үзенә карата ала, ләкин 20-30 елдан соң хәлләр башкача булачак. Халыкның фикере үзгәрү – Русиянең төп куркынычы.

 

– Күптән түгел ТР Дәүләт Советында мәктәпләрдә тарих фәнен укыту турында сөйләшү булды. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин бу проблемага туктап, тарих укыту авырлашты, диде. Мәктәптә эшлисез, балаларга белем бирәсез. Математика, физика укытучысы булсагыз да, тарих белән кызыксынасыз. Мөгаллим буларак, тарих укытуның нинди кыен яклары бар?

 

– Бар нәрсә дә укытучыга бәйле. Нинди генә матур, яхшы басмалар булмасын, остаз федераль үзәк чыгарган китапны читкә куеп балалар белән сөйләшмәсә, дәрестән тыш алар белән аралашмаса, укучыларда тарих белән кызыксыну, тел, әдәбиятка мәхәббәт уятып булмый. Яхшы тарихи китаплар бар, ләкин 5 миллион татарга 2 мең тираж ул юк дигән сүз. Халыкка барып җитми алар. Интернетны тиешенчә кулланмыйбыз. Күпме кеше интернетта утыра да, ничәсе генә татар тарихы белән кызыксына соң? Бик аз бит алар. Телевидениедә дә тарихи тапшырулар юк.

 

Яшьләр, балалар өчен күпләп фәнни-популяр китаплар чыгарырга кирәк. Галимнәр арасында йөгерек тел белән, яңа буын кешеләренә аңлаешлы итеп татарча язучылар бик сирәк. Татар тарихы турында урысча язу кирәк, мирасыбыз белән башкаларны да таныштыру мөһим, ләкин үз телебезне дә кайгыртырга тиешбез.

 

– Нурулла абый, Сезне тарих буенча кандидатлык диссертациясен татарча яклаган беренче аспирант диләр. Бүген фәннең татар телендә үсеше ни хәлдә?

 

– Татарча яклыйм, дигәч, азапланма, барыбер яклатмыйлар, диделәр. Мәрхүм Равил абый Әмирханов, беркемгә дә карама, туган телдә яз, дип киңәш бирде. Диссертацияне татарча якларга рөхсәт ителми дип бер җирдә дә язылмаган. Мәскәүдән 10 көн эчендә уңай җавап килгән, ләкин бездәге диссертацион комиссия моны  3 айдан соң гына әйтте. Ике ел яклый алмыйча йөрдем, аннары үз дигәнемә ирештем. Миннән соң тагын бер аспирант яклады. Өлкән кеше булгач, компьютерны белми, аңа бар эшендә булыштым, татарча яклаучылар гына булсын! Яшьләрнең теләге бар, ләкин фәнни җитәкчеләре кирәкми, артык мәшәкать диләр. Бик җиңел темалар сайлыйлар. Татар тарихында ак таплар шулкадәр күп. Чукындыру темасының бер чорын гына алсаң да, әллә ниләр чокып чыгарып була.

 

– Сез ел саен Хәтер көненә чыгасыз. Үзегез белән өч балагызны да ияртәсез, матур итеп түбәтәй киеп йөриләр. Милли хәрәкәт активистлары арасында Хәтер көне датасы турында бәхәс бара. Тарихчы буларак әйтегез әле, аның төгәл көне мөһимме яисә юкмы?

 

– Хәтер көне 12 октябрьгә туры килә, бу – тарихи факт. Ләкин матәм чарасы якшәмбе көнне оештырыла икән, бу дөрес, чөнки эш кешеләренә мәйданга чыгу өчен иң уңайлы вакыт. Татар йөрәген әрнетеп торучы тарихи вакыйганы һәрберебез истә тотарга тиеш. Мөмкинлеге бар кеше 12 октябрьдә Сөембикә манарасы янында дога кылса, безнең халыкка таман гына булачак.

 

– Хәзер нинди эшләр белән мәшгульсез?

 

– Балык Бистәсендә Чаллы исемле тарихи шәһәрчек бар. Ул 800 ел элек үк искә алына. Татарстандагы 200 борынгы шәһәр арасында биш тарихи урын, шул исәптән Чаллы да Русия күләмендә тыюлык зонасы дип игълан ителде, ул дәүләт тарафыннан саклана. Анда көрәк белән дә кагылырга ярамый. Ләкин Балык Бистәсе район җитәкчелеге моны аңламый. Болай да андагы зиратның бер өлешеннән карьер ясап, балчык алалар инде. Гаеткә кайткач, ни күрим, тыюлык җирендә нәселле атлар утары төзеп куйганнар, икенче бер ягында пилорамада хуҗалык эшчәнлеге бара. Дәүләт җире бит, салым түлисе юк! Атларга ризык булсын өчен җирне сөрәбез, диләр. Чаллы – уникаль шәһәрчек, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган тарихи катламнар сакланып калган. Юристлар белән кайттык, бар материаллар да судка тапшырылачак.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 14 | 02.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»