|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2016 Юмор
Акчаң гына булсын...Хәзер, мин сиңа әйтим, кибетләрдә җаның ни тели — шул бар. Хәтта күгәрчен сөте дә саталар. Акчаң гына булсын. Ә төрле хезмәт күрсәтү турында сөйләп торасы да юк. Радио, телевизор, сәгать төзәттерү, өч бөртек йоны булган тунны, майлы тәбикмәк тиеп тапланган чалбарны тазарттырып алу турында сүз куертмыйм мин. Сүзем яңа, заманча хезмәтләр күрсәтү турында иде. Хатын Кырымга ялга киткәч, мин дә рәхәтләнеп ял иттем малай. Эштән кайтам да ашап-эчеп телевизор карап ятам. Егерме көндә аш бүлмәсе пычрак табак-савыт белән тулды. Ул юылмаган кер, идән турында әйтеп торасы түгел. Бушлай таратылучы реклама гәзите алып «Бер сәгатьлек хатын» фирмасына шалтыраткан идем, унбиш-егерме минуттан бер мөлаем гына кыз чүпрәк-чиләкләрен тотып килеп тә керде. Фатирны карап чыкты да: «Аңлашылды», – дип, эшкә дә тотынды. Мин кибеткә сырага чыгып кергәнче, өйне ялт иттергән. Бакчага баргач чүп савытына ыргытырмын әле дип йөргән иске ботинканы да кремлап, тазартып куйган бу. Акчаң гына булсын. — Син электр энергиясенә түләү өчен квитанцияне дә тутыра белмәгән, дүрт хәрефле сүздә алты хата ясаган бәндәне кем роман язарга кушсын, юләр, — дип, хатын минем ниятемә каршы төште. Бармадым теге язучы янына. Бераздан аның «негрлар»ы язган романы кибетләрдә сатуга чыкты. Һи-и, хәзер акчаң гына булсын... Бер көнне гәзиттә билгеле рәссамның чираттагы иҗат җимешен төгәлләп кую өчен ярдәмчеләр кирәк булу турында игъланга тап булдым. Бүген дә бер кызыклы игълан укыдым бит әле, мин сиңа әйтим. Шәһәребездә бер бик кирәкле фирма ачылган. Яшерен-батырын түгел бит инде, беребез дә чиратта торырга яратмыйбыз. Шушы фирмага мөрәҗәгать итеп, сәгатенә биш йөз тәңкә түлисең дә, аннан хезмәткәр килеп синең өчен чиратта тора. Паспортка мөһер суктырган җирдәме, кибеттә сөт алыргамы, мунчада җылы су артыннанмы, маршрут автобусы көткәндәме — үзең иренсәң яисә вакытың булмаса, фирмага мөрәҗәгать ит. Акчаң гына булсын...
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН |
Иң күп укылган
|