|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2016 Фаҗига
Татарстанда 2,5 яшьлек бала канализациягә төшеп һәлак булганКичә Аксубайның 2 нче Яр буе урамындагы йортларның берсе янында фаҗига килеп чыга: 2,5 яшьлек кыз бала канализация чокырына төшеп китеп, һәлак була. Бу хакта “Татар-информ”га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Аксубайның полиция бүлекчәсендә хәбәр итүләренчә, канализация чокыры фаҗига булган йортның бакчасында урнашкан. Аны такталар белән генә каплап куйган булганнар. Җир убылып, бала шул чокырга төшеп киткән һәм һәлак булган.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|