поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.08.2016 Ир белән хатын

Каенанаң сине көндәш санаса, нишләргә?

Әнисеннән бик иртә ятим калып, үги әни кулында үскән Гөлгенә сайланмады, беренче гашыйк булган егете Иреккә кияүгә чыкты. Тик каенана гына киленне үз итмәде. «Булачак килен әнисе тәрбиясендә үсмәгән. Ашарга пешерә белмәгән, хәтта югары белем дә алмаган гади шәфкать туташы белән язмышын бәйләп, улы бик нык ялгышты. Аларны аерырга кирәк». Шулай уйлый каенана һәм чарасына керешә.

Иң беренче итеп, каенана Гөлгенә пешергәнне авызына да алмый, янәсе   тәмсез.  Җитмәсә, Ирекне төшке ашка үзенә чакыра башлый. Килене моңа каршы килгәч, ачуланып ташлый.

Гөлгенә китаплар ярдәмендә, акрынлап, ашарга пешерергә өйрәнә. Әмма каенана тынычланмый. Нәни улын карау мәшәкате белән, килене  Ирекнең күлмәген  үтүкләргә өлгерми.   Ирек моны әнисенә җиткергән. Каенана килеп, Ирекнең юылган киемнәрен алып китәчәген әйткәч, киленнең сабыр савыты тула: «Ирекнең күлмәкләре нигә сиңа? Эшең юкмени?»   Телефон  каенананың ачулы тавышын җиткерә: «Син аның күлмәкләрен үтүкләмисең ич. Син аңа көн күрсәтмисең. Хатын нәрсәгә? Алай эшләргә ярыймени, ул бит ир кеше». Гөлгенә дә  шашынып кычкыра: «Мин әле аны үзе ашаганнан соң савыт-сабасын   юарга да мәҗбүр итәм. Пычраган киемен тутырып, кер юу машинасын да кабызырга кушам. Килеп, читтән күзәтеп тор, ирләрнең башка эшен башкаруын да».

Ике арадагы бу сөйләшүне   каенана, түкми-чәчми,  Иреккә җиткерә. Ире, «ул минем бердәнбер әнием бит», дип, хатынына үпкәли.   «Әни –  үз урынында, ә ир үз урынында булырга тиеш», дип, Гөлгенә аңлатмакчы була.  Хатынының юк-бар кимчелекләрен әнисенә җиткергәнче, башта уртага салып сөйләшү дөрес буласын әйтә.  Ире аңлый,  шулай итеп. каенана белән ике арадагы киеренкелекне чишү юлларын бергә эзлиләр.

Улын бик яратканга, шулай кыланадыр дип, Гөлгенә  түзәргә тырыша.  «Үзем каенана     булгач, киленемне үз кызымдай  яратачакмын, шул вакытта гына улым да, аның хатыны да һәм мин үзем дә бәхетле булачакмын», дип, үз-үзенә сүз бирә.

Каенана һич тә тынычланмый, бер бәйрәм табынында, Гөлгенә йөрәгенә кылыч белән кадагандай, «Улым, мин үлгәч, сиңа итле бәлешләр пешереп ашатучы да булмас», дип килде-китте сүз сөйләп утыра.  Килен дә сүзсез калмый, иренә борылып: «Киленем булгач, әниең мине кимсеткән, мине мәсхәрәләгән төсле, беркайчан да киленемне мәсхәрә итмәячәкмен. Без дуслар булырбыз», дип елмая, үзенең күзеннән яшь тамчылары тәгәри. 

Хатынының,  «зинһар, әниеңә зарлануыңны туктата», дигән сүзләре, ниһаять, ирнең башына барып җитә. «Барыбер яшәтмим, аерам»,  дип тузынучы әнисенең Гөлгенәгә     кагылышлы сорауларына, Ирек бер-ике сүз белән җавап кайтара башлый. Әмма һич тә тынычлана алмый.
Әгәр дә көчле авыру  урынга екмаса, ул нишләр иде икән?.. Хәрәкәтләнә алмый башлагач кына, каенана үзгәрә. Килен, гади шәфкать туташы буларак, каенанасын карый. Ирек хатынының тырышлыгын, эчкерсезлеген күреп, тоеп йөри.   Килен кеше каенанасын үз әниседәй тәрбияли. Әйтерсең,  арада бернинди   дошманлык булмаган. «Кулларың   бигрәк шифалы, йомшак...»  – хәлсез каенананың үз килененә әйтелгән  беренче яхшы  сүзләре.   Бер кичне: «Усал булдым, мине кичер, синең күңелең яхшы икән. Бәхил бул, бәхетле яшәгез, булачак киленгә минем кебек булма» , дип, каенана аның белән бәхилләшә...

«Әнием синең яхшы күңелле, ярдәмчел һәм миһербанлы булуыңны аңлап китте.   Гөлгенә, сиңа рәхмәт, – ди Ирек. –
Сезнең арадагы киеренкелеккә мин дә гаепле идем.  Сүзләрегезне бер-берегезгә җиткермичә, икебез арасындагы сөюнең  һич тә әниемне яратуыма киртә  булмавын вакытында ипләп кенә үзенә аңлата алмадым».

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Чыганак: Туган як


---
Матбугат.ру
№ --- | 29.08.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»