поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.10.2009 Мәдәният

"АЛТЫН МӨНБӘР" ФЕСТИВАЛЕНДӘ РУС ФИЛЬМЫ ҖИҢДЕ

“Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивалендә Россия фильмы – рус режиссеры Вера Глаголеваның “Одна война” нәфис фильмы Гран-при алды.

Вера Глаголеваның яңа фильмында сурәтләнүче хәлләр 1945 елның 8-9 май көннәрендә бара. Кечкенә генә бер утрауда биш яшь хатын-кыз һәм биш бала яшәп ята. Хатыннар биредә балык хуҗалыгында эшли – балык киптереп, фронтка җибәрә. Аларны утрауга фашистлар оккупацияләгән территорияләрдән җибәргән булганнар. Җиңү турында ишеткәч, аналар ниһаять өйләренә кайтабыз дип сөенә, тик шул чакта утрауга НКВД майоры Максим Прохоров атлы бер кеше килеп, аларны лагерьләргә, ә нарасыйларын – балалар йортларына җибәрәчәкләрен әйтә. Чөнки бу балалар - фашист солдатларыннан туган...

 

Бишенче “Алтын мөнбәр” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казанның “Пирамида” сәхнәсендә үтте. “Алтын мөнбәр” сынын алырга сәхнәгә режиссер Вера Глаголева һәм драманың продюсеры Наталья Иванова менде. “Минем өчен бу җиңү шуның кадәр көтелмәгән вакыйга, мин бик каушыйм, нәрсә әйтергә дә белмим. “Алтын мөнбәр” фестивале безгә нык ошады, оештыручыларга, тамашачыларга рәхмәт, Казанда безгә җылы мөнәсәбәт күрсәттеләр”, – диде Вера Глаголева. Наталья Иванова исә: “Рус әсәре мөселман киносы фестивалендә беренче урын алды. Бу – “Алтын мөнбәр”нең эчтәлеге киңәюен, фестиваль рухи мәсьәләләрне күтәрүче темаларны яклавын дәлилли”, – диде. "Одна война" хуҗалары фильмның бер күчерелмәсен бушка Казанга бүләк итәчәкләрен хәбәр итте.

 

Әле фестиваль башланганчы быелгы "Алтын мөнбәр"дә дә Иран кинематографистлары җиңәр дигән фаразлар бар иде. Чөнки Иран ел саен Казанга 40лап фильм китерә. Әлбәттә, аларның барысын да программага кертү мөмкин түгел. Бу юлы нәфис фильмнарның бәйге программасында Ираннан режиссер Панахбархода Резаиның “Свет в тумане” һәм хатын-кыз режиссер Тахминех Миланинең “Суперзвезда” әсәрләре күрсәтелде. Гран-при эләкмәсә дә Иран фильмнары мөселман илләре арасында әле мәйдан бирергә җыенмаганлыгы аңлашылды. “Свет в тумане” фильмы “Иң яхшы операторлык эше” (оператор Али Мөхәммәт Гасеми), “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” (баш рольне Париваш Назаривех уйный) һәм “Иң яхшы режиссерлык эше” номинацияләрендә билгеләп үтелде. “Алтын мөнбәр” сыннарын алырга сәхнәгә режиссер Панахбархода Резаи чыкты, фильмга югары бәя бирүләре өчен жюрига рәхмәт сүзләрен җиткерүдән тыш, ул: “Дөньяда кинофестивальләр күп һәм бу фильм да инде төрле фестивальләрдә катнашырга өлгерде. Әмма “Алтын мөнбәр” алар арасында аерым урын алып тора, безнең өчен бу фестиваль зур әһәмияткә ия. Минем “Алтын мөнбәр”не оештыручыларга бер теләгем, тәкъдимем бар – бу фестивальгә нәкъ менә мөселман киноларын сайлап алып тәкъдим итсеннәр иде”, – дип белдерде.

 

Гран-при яулаган “Одна война” өчен Вера Глаголеваны бүләкләгәндә  быелгы фестивальнең жюри рәисе, Үзбәкстан режиссеры һәм сценаристы Али Хамраев: “Без, жюри әгъзалары, Гран-прины кемгә бирергә дигәндә бер фикердә булдык”, – дип ассызыклады. Әйтергә кирәк, нигездә быелгы жюрида иң көчле кино мәктәбен – ВГИК – Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган кино вәкилләре җыелган иде: 75 яшьлек Али Хамраев заманында әлеге уку йортында белем алган, Россия Кинематографистлар берлеге рәисенең беренче урынбасары Сергей Лазарук бүгенге көндә үзе ВГИК доценты, Казанда туып үскән Валерий Севастьянов ВГИКның кинооператорлык факультетында укыган. Жюри әгьзалары – “Культура” газетының кино бүлеге мөхәррире Светлана Хохрякова исә Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате институтында белем алган, Сирия режиссеры Малас Мөхәммәт тә 1974 елда Мәскәүнең Кино институтын тәмамлаган булган...

 

Россия кинематографистлары кино фестиваленә ниндидер бер дини юнәлеш бирелүе белән килешмәүләре хакында инде электән әйтеп килә. Кино сәнгатенең дини билгеләнүе булмый, дип аңлата алар. Али Хамраев, Светлана Хохрякова һәм быел жюрида эшләгән башка кинематографистлар да журналистлар белән очрашуда “Алтын мөнбәр”не мөселман киносы фестивале дип атауларына ризасызлык  белдерде. Светлана Хохрякова: “Нәрсә соң ул мөселман киносы? Миңа моны билгеләү бик авыр. Бәлки бу очракта тирән мәгънәгә ия, әхлаклы кино турында сүз йөртергә кирәктер. Экранда Коръән тотып укып утыру гына мөселман киносы дигән сүз түгел минемчә...”, – дип әйтсә, Али Хамраев: “Кинематографияне мин диннәргә бүлмәс идем. Чөнки ул – радио, телевидение, Интернетның дине булмаган кебек, гомумкешелек сәнгате”, – диде. Фестивальне дөрес итеп ничек атарга соң, дигән сорауга Али әфәнде: “Бу сорауны оештыручыларга юллагыз. Без исә фестивальгә сайлап алынган фильмнарны тамаша кылып, аларны әйтергә теләгән үзенчәлекле фикеренә, эчтәлегенә, андагы вакыйгаларның ни дәрәҗәдә профессиональ рәвештә тәкъдим ителүенә карап бәя бирүчеләр генә”, – дип җавап бирде. Сергей Лазарук исә бу уңайдан: “Чынлыкта безгә бәя бирү авыр булмады. Бәхетебезгә, җиңүчеләрне 9 номинациядә билгеләү мөмкинлеге бар иде”, – диде. Билгеле булганча, быел бәйге программасына 13 нәфис, 14 документаль һәм 9 кыска метражлы фильм күрсәтелде.

 

Фестиваль башланганчы ук бишенче “Алтын мөнбәр”гә фильмнарны сайлап алу комиссиясе рәисе, Алмания кино белгече Ханс-Иохим Шлегель Босния һәм Герцеговина режиссеры Аида Бегичның “Снег” нәфис фильмын Гран-прига кандидат дип фаразлаган иде. 1992-1995 елларда Югославиядәге гражданнар сугышыннан соң барган хәлләрне тасвирлаган “Снег” фильмы чынлыкта да тамашачылар күңеленә көчле тәэсир итте. Бу фильмда документальлек, сюжет төзелеше һәм актерлар уйнавы – барысы да игътибарга лаек иде. Фестивальне йомгаклау көнендә “Снег” фильмын “Иң яхшы нәфис фильм сценариясе” номинациясендә бүләкләделәр (сценарийны тулы бер төркем авторлар язган – Аида Бегич, Ноэми де Лаппарен, Франц Роденкирхен, Фарук Сабанович, Эльма Татарагич).

 

Фестивальдә “Иң яхшы документаль фильм” номинациясендә “Другая Планета” фильмы өчен Венгрия режиссеры Ференс Молдований, “Документаль фильмда иң яхшы режиссерлык эше” номинациясендә “Воздушный змей” фильмы өчен Польша режиссеры Беата Дзянович “Алтын мөнбәр” алды. Ә Берләшкән Согуд Гарәбстаны режиссеры Сәет Сәлмиен Әл Мурриның “Дочь Марьям” фильмы “Иң яхшы кыска метражлы фильм” дип табылды.

 

Татарстан фильмы да кадер-хөрмәтсез калмады. Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллинның “Бөркетләр” нәфис фильмын “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә бүләкләделәр. “Алтын мөнбәр” сынын алырга сәхнәгә фильмда баш рольләрне уйнаган актерлар – Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиев чыкты.

 

Инде ничә ел “Алтын мөнбәр”дә кинематографистларга махсус бүләкләр дә тапшырыла. Бу юлы “Исламский мир” телевидеокомпаниясенең махсус бүләген аның җитәкчесе Зәүди Мәмиргов “Истина” документаль фильмы өчен Согуд Гарәбстаны режиссеры Усама Мансур Әлхурайджига тапшырды. ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы бүләге Үзбәкстан режиссеры Әюп Шәхәбетдиновның “Юрта” нәфис фильмына бирелде. Россиянең Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе бүләкләре икәү иде. Аларның берсенә Казан төбәгендә кино сәнгате үсеше тарихы турында ике фәнни хезмәт язган Елена Алексеева (20 ел элек ВГИК тәмамлаган) һәм икенчесенә – Гильдиянең билгесенә – кара фил сынына “Снег” фильмы өчен режиссер Аида Бегич лаек булды.

 

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең “Кино сәнгатендәге гуманистлык өчен” махсус бүләге иясен игълан итәргә сәхнәгә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева чыкты. Бу бүләкне шулай ук Польша режиссеры – “Воздушный змей” документаль фильмы өчен Беата ханым Дзянович алды. “Мин дөньяда “Алтын мөнбәр” кебек фестиваль булуына шатланам. Бу фестиваль – төрле милләт, төрле дин вәкилләре күрешеп, аралаша торган урын”, – диде Беата ханым бер кичтә инде икенче тапкыр бүләк артыннан сәхнәгә чакырылгач.

Бишенче “Алтын мөнбәр”дә бүләкләнүчеләр әле моның белән генә бетмәде. Фестиваль ябылган көнне, 4 октябрьдә, Казанда Голливуд артисты – фестивальнең кунагы актер Арманд Ассантега 60 яшь тулды. Шулай итеп, ул үзенең туган көнен Татарстан башкаласында үткәрде. Зилә Вәлиева чит ил кунагын юбилее белән тәбрик итеп, истәлеккә татар милли бизәкләре төшерелгән күн панно бүләк итте. Арманд Ассанте исә фестивальнең фильмнарын кызыксынып каравы, Казан шәһәрен ошатуы турында әйтте. “Фестивальне оештыручыларга, фильмнарны төшерүчеләргә үз, шулай ук быелгы фестивальнең кунаклары булган Голливуд вәкилләре – дусларым Кэри Тагава, Эркен Елгашев исеменнән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. “Алтын мөнбәр”дә күрсәтелүче фильмнарны мин замана кешеләренең җан догасы дип атар идем”, – диде Арманд Ассанте.

 

Бишенче “Алтын мөнбәр”нең ябылышында, ачылышында кебек үк, кунак буларак Россиянең танылган кино артистлары да шактый җыелды. Лауреатларны Россиянең халык артистлары Алла Сурикова, Лев Дуров, Валентин Гафт тәбрик итте. Бәйрәмне алып баручылар рәтендә бүгенге көндә театр һәм кинода уйнаучы популяр яшь артист Андрей Носковны күрергә мөмкин иде. (Андрей Носковны “Кто в доме хозяин?” телесериалы аша танып белүчеләр күптер).

 

Билгеле булганча, быелгы “Алтын мөнбәр”нең бәйге программасына Голливуд режиссеры Ридли Скоттның “Совокупность лжи” нәфис фильмы да кергән иде. Жюри рәисе Али Хамраев фикеренчә, “Гладиатор” кебек "кассалы" фильмнар төшерүче режиссерларның фильмнары “Алтын мөнбәр” фестиваленә тәкъдим ителергә тиеш түгел. "Америка, Япониянең “зур киносы” өчен түгел бу фестиваль. Андый әсәрләр бәлки махсус күрсәтү программасында гына тәкъдим ителә ала. Мәсәлән, фестиваль ачылышында яисә ябылышта. “Совокупность лжи” инде күптән прокатка чыгып, Россиядә 2 миллион доллар акча эшләде. Ул барыбер, ни дисәң дә, “кассалы” кино. Ридли Скотт кебек кинематографистларның коммерцияле кино төшерүдә мөмкинлекләре күбрәк. “Алтын мөнбәр”дә, минемчә, беренче чиратта авторларга урын бирелергә тиеш. Биредә шәхеснең уйлануларын, аларның эзләнүләрен күрсәтүче, төрле илләр, халыклар, мәдәниятләр турында сөйләүче, кинода яңа “тел” табучы авторларның фильмнары катнашса дөрес һәм гадел булыр”, – диде Али Хамраев.

 

Бу уңайдан әйтергә кирәк, чынлыкта да “Алтын мөнбәр”дә тәүге тапкыр нәфис яисә документаль фильм төшереп катнашучылар күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән, Иорданиядән Амин Матальканың “Капитан Абу Райед” нәфис фильмы, Иран режиссеры Панахбархода Резаиның тулы метражлы “Свет в тумане” нәфис фильмы, Босния һәм Герцеговинадан Аида Бегичның “Снег” нәфис фильмы, Согуд Гарәбстаныннан Усама Мансур Әлхураджиның “Истина” документаль фильмы, Франциядән Оливье Дюриның “Миражи” документаль фильмы, Россиядән Сергей Воеводинның “Олег и Ольга” кыска метражлы нәфис фильмы (һ.б.) шундыйлардан. Күренгәнчә, кайберләре төрле номинациядә “Алтын мөнбәр” дә алып китте. Бу режиссерлар Казан фестивале аларга иҗади яктан үсәргә этәргеч ясавын ассызыклады. Фестивальдә “Потерянный мир” исемле кыска метражлы фильмы белән катнашкан Венгрия режиссеры Гюла Немес, әйтик, үзенең фильмын нәкъ менә “Алтын мөнбәр”дә яхшырак аңлавын әйткән иде...

 

P.S. Фотода "Одна война" фильмыннан күренеш.


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 05.10.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»