|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2008 Милләт
ТУКАЙГА КАЙТУТукайга кайту... Язучылар моны әнә шулай дип атый. Һәр елны бөек шагыйребез туган көне алдыннан сәнгать әһелләре Тукайның туган ягына – Арчага кайтып, хатирәләрен яңартып, шагыйрьгә булган олы хөрмәт хисен күрсәтеп китәләр. Быел да бу традициядән тайпылыш күзәтелмәде. 25 апрель көнне Арча бөек Тукаебыз иҗаты алдында баш игән әдәбият әһелләренең бер өлешен каршылады. Шагыйрь туган ягында Татарстан язучылар союзы рәисе И.Ибраһимов, язучылар Р.Вәлиев, Т. Миңнуллин, Х. Миңнегулов, Р. Фәйзуллин, Р. Фәизов, Г. Садә, Р. Гыйлемханов, Р. Әймәт, И. Ихсанова һәм башка яшь шагыйрьләр үзләренең иҗатлары өчен илһам алып, күңелләрен сафландырып китте.(Кызганыч, быелгы бәйрәмдә Ф. Галимуллин катнаша алмады, ел саен аның тавышын ишетү өчен бу бәйрәмне көтеп ала идем). Быел исә татарның бөек шагыйренең туган көнен бәйрәм итәргә күрше Башкортстан республикасыннан да бер төркем делегация килгән. Алар Казанда узучы барлык чаралар белән беррәттән, Тукайның туган ягында уздырылучы шигырь бәйрәмендә дә катнаштылар. Арчага килгән кунаклар шагыйрь бюсты алдында баш иеп, чәчәкләр куйганнан соң, бәйрәмнең тантаналы өлешенә күчеп, Тукаебыз шигырьләрен һәм үзләренең иҗат җимешләрен халыкка тәкъдим иттеләр. Арчалылар исә шагыйребезнең Печән базарында сатылу күренешен сәхнәләштереп, шагыйрьнең авыр бала чагын тагын бер кат күз алдыннан уздырдырды. Тукай туган ягына кайт та, ничек Кушлавыч, Кырлайда булмый кит инде? Килгән кунаклар да шагыйрь эзе калган авылларда булып, һәр җирдә бөек Тукаебызга булган хисләре белән шагыйрьнен якташлары белән уртаклаштылар. Быел күп кенә тавыш чыгарган, күпләрнең төн йокыларын качырган дәүләт бүләге – Г.Тукай премиясе бирелә башлаганга 50 ел. Шул уңайдан, шагыйрьнен туган ягында булган әдәбият әһелләре 50 төп чыршы утыртып, бу вакыйганы да тарихка беркетеп куйдылар. Менә шулай, бөек Тукаебызның 122 еллык туган көненә багышланган чараларның берсе шагыйрьнең туган ягында узды. Бу аңлашыла да, Арча – Тукай ягы, әгәр аның бәйрәмен Арчада билгеләмәсәләр, бу зур ялгыш булыр иде. Г.Тукайның туган көне алдыннан уздырылучы әлеге бәйрәм ел да кабатлануга карамастан, һәр елны үзенчә бер дулкынландыру тудыра. Әдәбият әһелләре дә әлеге бәйрәмнән икенче елга кадәр җитәрлек илһам алып киткәннәрдер, дип ышанасы килә, һәрхәлдә, үз сүзләренә карасаң, шулайрак булырга тиеш.
Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|