|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2016 Шоу-бизнес
Фәридәне күршеләре шаккатырган!"Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшинаның социаль ипотека программасы буенча Имәнлек урамында салынган йорттан фатир алуына 10 ел тулган. Бу йортта К.Тинчурин театрының Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар кебек танылган артистлары да яши. Артистлар кайда да бәйрәм оештырырга сәләтле - йортларына 10 ел тулу уңаеннан ишегалдында бәйрәм үткәргәннәр. – Программаның режиссеры – Зөлфия Вәлиева. Бәйрәмгә Алсу да килде, бергә дуэт җырларыбызны башкардык. Без чыгыш ясаганда, 2 яшьлек кызым Әлфия дә сәхнәгә чыгып биеде. Бу аның сәхнәгә тәүге тапкыр чыгуы иде. Уртанчы улым Фәрхәд "эх, сәхнәдә фортепиано булмады, уйнар идем", - диде. Алай да төрле бәйгеләрдә катнашып матур бүләкләр отты, балаларны биетте, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Фәридә Әхмәтшина.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|