|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2016 Мәдәният
"Ак чәчәкләр"дән Гөлшаһидә Доминиканада ял итеп кайткан (ФОТО)Кәрим Тинчурин театрының йолдызлы гамләсе Резидә Сәлахова һәм Артем Пискунов җәйге ялларын күңелле үткәргән. Күптән түгел алар чемоданнарын асып Доминикана республикасыннан кайтып төштеләр. География дәресләренә йөрмәгәннәр өчен искәртеп узабыз, Доминикана Казаннан бик ерак, Урта Америкада урнашкан. Бу сиңа Төркия һәм Мисырны әйләнеп кайту түгел. "Артем белән җәйге ялның соңгы көннәрен диңгездә үткәрергә булдык. 7 генә көнгә Доминикана Республикасына ялга киттек, - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә "Ак чәчәкләр" фильмында Гөлшаһидә ролен башкарган Резидә Сәлахова, - Бөтен нәрсәсе ошады, бигрәк тә халкы! Гел елмаеп, көлеп, күңел ачып яшиләр! Ә биюләре... Мин гашыйк булдым биюләренә! Бачата, сальса, ча-ча-ча элек тә Театр училищесында укыганда да бик ошый иде, ә җирле халык башкаруында бөтенләй башка, тагын да күңелгә ятты. Диңгезе дә шәп, пальмалары да, ап-ак комы да. Ял итеп, сәламәтлекне ныгытып, алга таба иҗат итәргә дәрт-дәрман туплап кайттык, Ходаема рәхмәт!"
--- |
Иң күп укылган
|