поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.08.2016 Җәмгыять

Йортыңа карап салым салалар

Күпме салым түләргә кирәклеген беләсезме? Бу көннәрдә милек өчен түләү кәгазьләре килсә, аптырап калмагыз. Узган ел белән чагыштырганда ул артып килергә дә яки инде бөтенләй аз сумма булырга да мөмкин. Бөтенесе дә нинди йортта яшәвегезгә бәйле.

28 төбәк өчен

Инде хәбәр итүебезчә, быелдан башлап салымны икенче төрле түли башладык. Шулай итеп 2015 ел өчен салым кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Ә моңа кадәр аны инвентаризация бәясеннән түли идек. Белгечләр инвентаризация бәясенең инде күптән искерүен, бүгенге бәя­ләр­гә туры килмәвен әйтә килде. Һәм менә салым түләүдә үзгәреш. Тик бу Россиядә яшәүче һәркемгә дә кагылмый. Закон бары пилот проект буларак 28 төбәктә эшләячәк. Исемлектә Татарстан да бар.

Яңалыкны акрынлап керт­мәк­челәр. Беренче елларда салымны өлешләп кенә түләт­мәк­челәр. Быел салым суммасының коэффициенты 0,2 булса, алдагы елларда бу 0,4; 0,6; 0,8 булачак. Һәм нәтиҗәдә, бары 2020 елда гына тулысынча түли башлаячакбыз.

Яңалыклар кертелгәндә, билгеле, сораулар күп була. Моны искә алып, без Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән элем­тәгә кереп, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертүләрен сорадык.
– Без бу көннәрдә яңача салым исәпләү белән мәшгуль, – диделәр безгә идарәдә. – Ул формула нигезендә башкарыла. Кемнекедер бераз артты, киресенчә, кимегән яки инде бөтенләй тү­ләргә тиеш булмаган хуҗалыклар да бар.

Ничекме?

Яңа таләпләр буенча, хәзер салым түләүче һәркемгә ташлама бирелә. Аны белгечләр үз телләрендә “налоговый вычет” дип йөртә. Бүлмәләргә – 10, фатирларга – 20, йортларга 50 квадрат метр торак мәйданына салым түләргә туры килмәячәк. Мәсәлән, бер кешенең исеменә 15 квадрат метрлы бүлмә тер­кәлгән булса, хуҗасына 10 квадрат метр өчен ташлама бирелә, ул бары калган 5се өчен генә түли. 42 квадрат метрлы фатиры булган очракта, 20 квадрат метр чигерелә, димәк, калган 22се өчен түлисе була. 70 квадрат метрлы йортта яшәүчеләргә 20 квадрат метр өчен генә салым салыначак – 50се чигерелә. Әлегә кадәр мондый ташламалар каралмаган иде, диләр салым инспекция­сен­дә.

– Базаны карап утырганда, шәхси йортларда яшәүче кайбер кешеләрнең йортлары бик кеч­кенә булуы, 50 квадрат метрга да тулмавы ачыклана. Билгеле, мәй­даннар чигерелгәч, ан­дыйлар­га салым бөтенләй исәп­ләнми. Ә моңа кадәр алар да түләде. Дөрес, хәзер авыл җирендә дә, шәһәрләрдә дә нинди генә йортлар юк. Зиннәтле йортларга, билгеле, кадастр бәясе дә зур. Салымы да күбрәк булачак. Гомумән алганда, узган ел белән чагыштырып карадык, үзгәрешне күп дип әйтеп булмый, – диләр салым хезмәткәрләре.

Берничә милек булганда

Заманалар авыр дисәк тә, бү­ген кайберәүләрнең әллә ничә милке бар. Андыйлар салымны ничек түләргә тиеш булачак соң? Барлык күчемсез объект мәйдан­нарына чигерелү (вычет) ясалачакмы? Мисалга, кешенең ике йорты бар икән, һәрберсенә 50 квадрат метр чигерелә. Бу фатирларга да, бүлмәләргә дә кагыла. Ә менә ташламалардан файдалана торган, ягъни салымнан азат ителүчеләр категориясенә кергән кеше булса (Федераль закон 15 категория гражданнарны салымнардан тулысынча азат итә), ул очракта, вычетлар һәр­бер­сенә чигерелә, ә ташлама бары милекнең берсенә генә ясала. Моңа кадәр, инвалид исемендә ничә милек булса да, салымнан азат ителә иде. Хәзер исә бер фатир, бер йорт, бер бүлмәсе өчен генә түләмәячәк. Мәсәлән, инвалид кеше исемендә ике йорт, ике фатир бар икән, быелдан башлап бер йортына, бер фатирына түләргә туры киләчәк.

Исәпләп карыйк

Шулай да салымны якынча чамалап карыйк. Узган ел инвентаризация бәясе 577 мең 187 сум 49 тиен булган йортка 1789 сум салым түләнгән, ди. Хәзер исә кадастр бәясе белән 136,40 квадрат метрлы йорт 1 миллион 812 мең 277 сум дип бәяләнгән. 50 квадрат метр чигерелгәч һәм 0,2 коэффициент белән йорт хуҗасы 1891 сум чамасы салым түләргә тиеш була.
Үзегезнең күпме салым түләя­чәгегезне алдан беләсегез килсә, nalog.ru рәсми сайтына кереп, исәпләп карый аласыз. Тик мо­ның өчен милеккә кадастр номерын, нинди ташламаларга ия булуыгызны белү кирәк. Әгәр дә кул астыгызда әлеге мәгъ­лү­матлар булса, “физик затларга салым” дигән бүлеккә кереп, якынча исәпләп карарга була.

P.S. Транспорт, җир, милек салымын 1 декабрьгә кадәр тү­ләргә кирәк. Бу хактагы бел­дерү кәгазе халыкка октябрь аенда өләшенеп бетәчәк. Ә салым идарәсенең рәсми сайтында шәхси бит ачучыларга исә бел­дерү кәгазьләре җибәрелми. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.08.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»